Туган як

Хатлар яздым утырып...

Әтине сагынганда... Беренче класста укыган чагында кырда башак җыюдан башланган иде дәүләткә хезмәтем. Гомерем эштә үтте. Унике яшьтән болынга аш пешерергә чыктым, миңа бер ярдәмче билгеләделәр. Бер ай буе болында утыз биш кешегә ашарга әзерләдек. Шуннан соң ындырга весовщик итеп куйдылар. Сугыш чорында без, Әгерҗе районы Уразай авылының мәктәп балалары,...

Әтине сагынганда...
Беренче класста укыган чагында кырда башак җыюдан башланган иде дәүләткә хезмәтем. Гомерем эштә үтте. Унике яшьтән болынга аш пешерергә чыктым, миңа бер ярдәмче билгеләделәр. Бер ай буе болында утыз биш кешегә ашарга әзерләдек. Шуннан соң ындырга весовщик итеп куйдылар. Сугыш чорында без, Әгерҗе районы Уразай авылының мәктәп балалары, өлкәннәр белән тигез дәрәҗәдә эшләдек.
Әтием, Исрафил улы Исмәгыйль сугышта хәбәрсез югалды. Фашист самолетлары бомбага тотып, вагоннары белән юкка чыкканнар дип сөйләделәр.
Авыр сугыш еллары беребезнең дә йөрәкләрне яраламый калмады. Без балалар тынычлыкны Ходайдан ялварып сорадык. Күпме күз яшьләре түктек - көчсезлектән, чарасызлыктан. 1945 елның 9 маенда кырда эшләгәндә, «сугыш туктады, барыгыз, кайтыгыз, ял итегез», дип килеп әйттеләр. Без, шатланып, өйләргә йөгердек... Әмма сугыш әтисез калдырган без ятимнәр өчен, соңгы сулышыбызга кадәр, кайгы белән шатлык бергә инде. Әтиемне сагынганда, хисләремне шигъри юлларга салып, дәфтәргә теркәп куям һәм шуларны укып юанам:
Әти, бәгърем, көтәм сине,
Ник соң һаман
кайтмыйсың?
Кайтыр өчен әллә инде
Эзләп, юллар тапмыйсың...
Аллаһыга мең шөкер, Бөек Ватан сугышы тынган көннән алып, инде менә җитмеш ел без тыныч илдә яшибез. Күкләрнең аяз, илләрнең имин, табыннарның муллыгын Аллаһыдан сорап, дога кылабыз. Яшьләр дә үз Ватаныбызның, бүгенге имин тормышның кадерен белеп яшәсен иде:
Сугыш кайгы-хәсрәте
Килмәсен илебезгә.
Шатланып яши белик
Бүгенге көнебезгә.
Факия ХАННАНОВА.
Түбән Кама шәһәре.
 
Юллардагы "бөке"ләрдән котыла алабызмы?
Үземне борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәм. Ул да булса, бакчаларга бару-кайту юлларындагы «бөке» проблемасы. Бу Красный Ключ поселогы аша - Кама елгасы дамбасы янәшәсендәге һәм Ильинка, Дмитриевка аша бакчаларга илтә торган юлларга да карый (анда 121, 121а һ. б. маршут автобуслары йөри).
28 июньдә, якшәмбедә, кичке сигездә 121а маршруты автобусында шәһәргә кузгалдык. Дмитриевка ягына борылып озак та бармадык, алдагы машиналар ташкынына барып төртелдек. 200-300 метрлап барып азаплангач, кире борылып, дамбадан Красный Ключ поселогы аша кайту юлына киттек. Ләкин анда да озак бара алмадык, тагын «бөке»гә төртелдек. Инде «бөке»дә утырудан башка чара калмады. Шул 25 чакрым араны без бер сәгать ярым кайттык. Бу «бөке»ләр ел саен кабатлана һәм, бакчачылардан кала, беркемне дә борчымый...
Без Дмитриевка аша кайткандагы «бөке»нең сәбәбе шәһәргә керү юлындагы «боҗра» икәнен беләбез. Транспорт күп йөргәнлектән, анда гел тукталып, машиналар үткәрергә туры килә. Бу «бөке»не икеләтә киметергә була: аның өчен шәһәрдән Төзүчеләр урамы аша, яисә бүтәнрәк җирдән Ильинкага илтә торган урман борылышына турыга юл салырга кирәк. Бик ерак ара да түгел югыйсә, 2-3 чакрымдыр инде.
Бу чара «бөке»ләрне икеләтә киметергә ярдәм итәр, яисә бөтенләй бетерер иде. «Бөке»ләр һәм шәһәрне ике яклап урап бакчаларга бару «заправка» хуҗаларына гына зур табыш китерәдер. Меңләгән машина күпме бензин яндыра бит ул «бөке»ләрдә, дистәләгән, йөзләгән тонна. Өстәвенә, күпме зарарлы газ чыга.
Дамбадан Красный Ключ поселогы аша кайткандагы «бөке»не киметүнең бер дә авырлыгы юк. Андагы юлның урман эчендәге борылышында юл тамгасы тора. Бу тамганы ГАИ хезмәткәрләре нәрсә уйлап куйганнардыр, билгесез, шуны кубарып алып Кама елгасына тотып атасы килә кайчак. Меңләгән машина кайтып-китеп йөри торган юл анда икенче дәрәҗәдәге әһәмиятсез юл итеп калдырылган, ә төп юл итеп тупикка бара торганы күрсәтелгән. Бу, бәлки, күл ярындагы коттеджларның хуҗаларына уңайлы булсын өчен шулай эшләнгәндер? Куркынычызлык өчен кирәк дисәләр: юлны каплап торган агачларның ботакларын кисәргә була бит машиналар күренеп торырлык итеп. Күл буена коттеджлар, дачалар салганда бер дә жәлләп тормадылар ул агачларны, кисеп тондырдылар.
Альберт ХУҖИЕВ.
 
Тәҗрибә өчен...
Ничек бәхетле һәм сәламәт булырга? Бу сорауларга җавапны, теләгән очракта, китаплардан табарга мөмкин. Әмма белү - бернәрсә, ә тормышта куллану - бөтенләй икенче...
Әйтик, баерга теләүчеләр Зиг-Зигларның «До встречи на Вершине» китабын алып укый алалар, бәхеткә, хәзер интернет һәркемдә диярлек бар. Әгәр телевизор карасагыз, Шамкайның ничек Америкага очуы турындагы мәзәкне ишеткәнегез булгандыр, мөгаен. Бу китап шуңа охшашлы мәзәк белән бик кызык башланып китә... Шул авторның йөз беренче киңәше аркасында шушы мәкаләне язып утыруым.
Укып чыккан да, баеган инде бу, дисезме? Ике ел үтте, мин бары тик ул китапта язылганнарны кулланып, Америкада гына уңышка ирешеп булуына төшендем.
Бәхетле булырга теләүчеләр, шулай ук, Америка язучысы, пластик хирург та булып эшләгән Максвелл Мольцның «Я - это Я, или как стать счатливым» дигән китабын укый алалар. Менә бу китап инде миңа, чынлап та, тормышымдагы бик кара көннәрне ерып чыгарга булышты. Кеше дигән җан иясе, бу тормышта юк кына сәбәпләр аркасында да югалып кала шул. Әгәр дә тормышыңа нокта куярга теләсәң, аны һәрвакыт өтергә әйләндереп, алга таба яшәүне дәвам итәргә кирәклегенә төшендем мин ул китап ярдәмендә.
Ә ничек сәламәт булырга? Норбековның кайсы гына китабын алсагыз да, туры юлга чыгарсыз дип уйлыйм. Тик, әллә ялкаулыгым көчле булды, 2-3 күнегүдән соң күңелем сүрелде. Әмма арада бик тә файдалы киңәшләре бар дип исәплим.
Виталий Гибертның «Моделирование будущего» дигән китабы бар. Шуны укыгач, визуализация буенча өч тәҗрибә үткәрдем. Бәхетле очраклылык булдымы - икесе уңышлы чыкты, берсе яртылаш кына чынга ашты.
Татар әдәбиятында да хатын-кыз күңелен ачып салучы Нәбирә Гыйматдинова, Марат Кәбиров, Зифа Кадыйрова бар.
Китап укыйм да, якыннарым өстендә тәҗрибә үткәрәм. Дусларым качып беттеләр диярлек. Кемнең генә тәҗрибә тычканы буласы килсен соң?! Ирем дә качармы инде дип куркуга калган идем, ул үзе минем белән тәҗрибә үткәрә икән, ләбаса...
Ә бәхетле гаилә корырга теләүчеләргә «Гаилә календаре»н укырга киңәш итәм. Анда язылган һәр сүзне чын күңелемнән ышанып укып чыктым. Бәхет аяк астыбызда гына ята икән бит, без аны атлап чыгабыз, күрмибез...
Шулай, вакыт үтә тора, тормыш дигән лаборато-
риядә тәҗрибәләр дәвам итә.
Гөлнара ТАҺИРОВА.
 
Җирдә тынычлык хакына
Мин - сугыш елы баласы. Әтием Хөсәен улы Локман 1942 елның 24 августында Сталинград сугышында һәлак булган.
Әнием Бибифатыйма безне, ике кызын һәм 82 яшьлек бабайны ялгызы тәрбияләде. Әтиебез истәлегенә тугры булып яшәде, аны беркемгә дә алмаштырмады. Әмма адәм күтәрә алмаслык авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр әниебезнең акылын алды. Шул халәтендә ул, безнең тәрбиядә 51ел яшәп, 91 яшендә вафат булды.
Әниләребез буынына күпме авырлыклар туры килгән: сугыш чоры, ачлык-ялангачлык, көнне-төнгә ялгап эшләү, төрле заемнар җыю... Әмма алар буыны, илебезнең азатлыгы, күкләребезнең аязлыгы, тынычлык хакына барысын да сабырлык белән кичергән, эшчән һәм бердәм булган. Без балаларын да алар үзләренә лаеклы алмаш итеп тәрбияли алдылар. Илебез иминлеге һәм бөтенлеге хакына эшләдек, яшәдек.
Венера ХӨСӘЕНОВА.
Смыловка авылы.
 
Авыл зираты чистартылмаган
Һәр елдагыча, Болгар авылы зиратына әнием, карт әбием Гайнисорур, Энҗе апам hәм җизнәм Энгель Ибраһимов каберләрен зыярәт кылып кайттык. Киявем Володя балта белән тирә-юньдә баскан чия куакларын чабып, ике оныгым бик яхшылап чистартып, кызым Фәридә кабер ташларын юып, чардуганнарны сөртеп чыкты. Аннары белгәннәребезне укып, барлык әрвахларга да багышлап дога кылдык.
Безнекеләрнең каберләре янындагы, әлеге дә баягы, Кавказ ягының Аюдаг тавын хәтерләтә торган һәм зурайганнан зурая баручы чүп өеме hаман да урынында икән. Игелек кылу ае булган рамазан алдыннан шул өемне карап торып, ипләп кенә, яндырырга ярамадымы икән? Болгарда бит ул эш кенә хәленнән килерлек ир-атлар бар. Мәчеткә намазга йөрүчеләр нишләп күрмиләр икән шуны? Зират чистартып, савап җыярлар иде, югыйсә.
Инде Болгарда бөтенесен дә бетердек дигәч тә, кайчан да булса барыбыз да барасы мәңгелек йортыбыз зиратны, башка тәртипле авыллардагыча, карап торырга буладыр бит инде. Картлар димим, кырык яшьтән узган ирләр дә эшсез яталар анда...
«Кайт та, үзең балта белән зиратны чистарт!» дип, олы яшьтәге авылдашларына әйтмәсләр дип уйлыйм, безнең авыл халкы акыллы бит ул. Анысын булдыра алмам, үзем үскән һәм 10 ел эшләгән авылым дип, җир сорап алып, будка җиткертеп, 7-8 ел таякка таянып бакча үстереп йөргәндә күрмәгәннәрем калмады. Кызу җәй уртасында туганым Ринат өй каршындагы су колонкасыннан бакчама торба сузып бирде. Җаваплы берәү, яшьләрне җыеп китереп, шау-гөр килеп шуны кистерде. Терәлеп торган күршеләргә үзләренең 40 сутый җирләре җитмичә, минем слива, карлыган үсеп утырган бакчам җирен бүлеп алырга керештеләр. Ахырда, үзем юкта, будкам тора салып янып китте.
Ул «яхшылыклар» мәңге онытылмаса да, чистартылмаган зиратны күреп, авылдашларым өчен оялдым. Кабер ияләренең рухлары алдында без исәннәр бурычлы бит. Юкка гына, исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, димәгән борынгылар.
Лира ГАБИТОВА.
 
Кибеттә алданмагыз
Кичен эштән соң, үзебезнең яндагы бер кибеткә кергән идем. Бызов базары каршында, олы юлның икенче ягындагы өч катлы бинаның аскы, подвал өлешендә урнашкан ул. «Впрок» һәм теге, бар әйбер бер бәядән булган арзанлы кибет янәшәсендә.
Андагы олы яшьтәге чандыр гына татар хатыны шундый тәмле телле, сата торган ризыгын үтереп мактый, шуңа да су буе чират тезелгән. Башта янәшәдәге хатыннан, каяндыр әллә Новгород, әллә кайсы шәһәрдән китерелгән арзанлы каймак, йогурт үлчәтеп алдым. Аннан соң теге хатыннан да, пилмән белән гөмбәле слойка үлчәттем. Кайткач үземдәге төгәл үлчәүгә салып карыйсы иттем бит. Каймак та, йогурт та граммына кадәр туры килә, ә теге татлы телле хатынкайдан алган ризыкның икесе дә 80шәр граммга диярлек ким. Шуннан соң, мин аны урап узам, саткан ризыгы сыйфатлы булса да. Кеше алдап ятмасын!
Шул ук кибетләр рәте буйлап барып, трамвай тукталышы янәшәсендәге «Пятерочка»га сугыласы иттем. Киштәдәге бала ризыгы арасында ике көн элек саклау срогы чыккан «Тема»ны күреп, артыма утыра яздым. Үзен Катерина дип таныштырган җаваплы хезмәткәрләреннән ул ризыкны киштәдән алдырдым, әллә дүрт, әллә биш данә иде. Бала ризыгы саклау срогы бетәргә ике тәүлек (!) алдан ук кибет киштәсеннән алынырга тиеш! Моны алар белергә бурычлы. Дәлил булсын өчен, фотога да төшердем.
Кибетләрдә бик тә игътибарлы һәм уяу булыгыз. Кесәгездән чыга торган акчагызга сыйфатлы һәм граммына кадәр төгәл үлчәнгән ризык алырга хаклы сез.
Сәхия БАТТАЛОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: