Туган як

Хатлар яздым утырып...

Чаган әрсезләнде Америка чаганының чүп үләнедәй үрчүенә эчем поша. Ул чаган, әрсез эт эчәгеседәй, авылларны, зиратларны, буш йорт ишегалларын, бакчаларын, эшкәртелмәгән басуларны һ.б. акрынлап биләп ала бара. Эшкәртелмәгән басуларга чыксаң, хәйран калып торасың, гүя, анда чаган орлыгын махсус чәчеп чыкканнар. Америка чаганы басып бетергән ташландык басу-кырлар бигрәк кызганыч. Көнкүрештә барыбызга...

Чаган әрсезләнде

Америка чаганының чүп үләнедәй үрчүенә эчем поша. Ул чаган, әрсез эт эчәгеседәй, авылларны, зиратларны, буш йорт ишегалларын, бакчаларын, эшкәртелмәгән басуларны һ.б. акрынлап биләп ала бара.
Эшкәртелмәгән басуларга чыксаң, хәйран калып торасың, гүя, анда чаган орлыгын махсус чәчеп чыкканнар. Америка чаганы басып бетергән ташландык басу-кырлар бигрәк кызганыч. Көнкүрештә барыбызга да кирәк булган яхшы үсемлекне күпме тәрбияләп, хәстәрләп тә үстерермен димә, ә бу чаган тәмам азынды...
Зиратларны, өмәгә халыкны җыеп, язын чистартырга тырышалар, әмма тиз арада әрсез Америка чаганы басып китә. Ул бит бер төптән бик күп булып чыга һәм үрчи тора. Бәлки аны көзен җир катыра башлаганда җыярга һәм моны җиргә кар төшкәнче эшләргәдер?..
Ни өчен көзге айдамы? Чөнки ул вакытта барлык үсемлек һәм агачлар үсүдән туктап, кышкы йокыга әзерләнә. Яшь чаганнарны төптән үк кискән очракта, тамырлары, бәлки, кышын туңар. Ә орлык чәчә торган зур чаганнарны кисеп, төбенә тоз сибеп целлофан бәйләсәң, мөгаен, кибәр, яшь чыбыкчалар хасил булмас иде. Кышка кергән вакытта авыл кешесенең вакыты да күбрәк була. Шул ук зиратны да кыш алдыннан тәртипләсәк, язга чиста булыр иде. Яз болай да табигатьнең яшәрү, үсемлекнең һ.б. үсү, үрчү вакыты бит.
Шәһәрдә дә чаганнарны җимеш бирә торган агачларга алмаштырып буладыр. Матур да, кошларга ризык та булыр. Бары тик, экологик якны күздә тотып, шәһәрнең үпкәсе булырлык агачлар сайлый белергә генә кирәк.
Мондый зур эшкә тотыну өчен, уңдырышлы җирнең киләчәген кайгыртучы булдыклы ир затлары һәм, әлбәттә, бабайларның да үз сүзләрен әйтүләре кирәк.
Светлана БУЛАНОВА.
Олы Аты авылы.
Җыештыручыга эш күп
Түбән Кама - Татарстанда иң матур шәһәрләрнең берсе. Түбән Камада күп еллар яшәп киткәнлектән, сагынган чакларымда хәзер дә килеп-килеп киткәлим. Яшеллеккә, чәчәкләргә төренеп утыручы урамнар буйлап йөрим, Кама елгасы тирәләрен дә урап кайтам. Бу ак каладагы гүзәллеккә таң калам.
Матурлык бит ул үзеннән-үзе барлыкка килми, чәчәкләр дә үзеннән-үзе үсми. Болар барысы да урам себерүче-җыештыручы дворник хатын-кызларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Менә мин Шинчылар урамындагы 17нче йорт каршында басып торам. Алдымда - ап-ак, ал флоксалар, саргылт кызыл бәрхет чәчәкләре балкып яна. Бу ишегалды хуҗасы -
дворник Тәнзилә Газизова.
Кышын буран дулап, ишеп-ишеп кар яуганда, ул иртүк көрәген алып урамга ашыга. Кешеләр торып чыгуга инде сукмаклар көрәлгән, тирә-якта кар таучыклары хасил булган. Ул кышларның да төрлесе була: тоташ кар яуганы да, җиңелчә генә үтеп киткәне дә. «Җем-җем итеп ап-ак карлар ява», дип әйтергә яратсак та, кышлар дворникны чыдамлыкта сыный.
Яз җитеп, кардан җир ачылуга, дворникка яңа эш өстәлә. Тирә-якны чүп-чардан чистартырга, җыештырырга, түтәлләр казырга, чәчәк орлыкларын чәчәргә - барысына да өлгерергә кирәк.
Җәйге җылы көннәрдә түтәлләрдә матур булып чәчәкләр баш калкытуга, һәрдаим аларны чүптән арындырырга, төпләрен йомшартырга, су сибәргә, ишегалдын тәртиптә тотарга, үләннәрне дә чабып торырга кирәк.
Көз җитүгә, яфраклар җиргә коела башлый. Аларны җыештырып барырга, түтәлләрдәге чәчәк орлыкларын вакытында җыеп алырга, түтәлләрне яңадан казып, язга әзерләп куярга кирәк.
Ел буе дәвам иткән бу мәшәкатькә көндәлек эшләр дә өстәлә: подъездлардагы пакет-пакет чүп-чарны һәр иртәдә җыеп алу, идән себерү, юу, чүп камераларыннан көндәлек көнкүреш калдыгын озату.
Түгәрәктәге тиен кебек бөтерелә дә бөтерелә дворник хатын-кызларыбыз.
Аксубай районы Такталы авылы кызы Тәнзилә Газизова инде 30 ел шушы хезмәттә. Шушы еллар эчендә ул кешеләрдән күпме рәхмәт сүзләре ишетә, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мас-
тер-техник булып эшләүче Нурсинә Шәрипҗанова аның турында: «Тәнзиләбез - бик тырыш, кешелекле. Һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер», - дип сөйләп торды.
Хезмәтеннән ямь табып яшәүче, кешеләр күңеленә матурлык өстәүче, ал гөлләр үстерүче Тәнзиләнең гомер юллары үзе үстергән чәчәкләрдәй ямьле булсын иде.
Әлфия НОГМАНОВА,
Җәлил поселогындагы «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Каенлылар нәсел барлый
Хәзерге техника заманында күзгә күз карап, кул биреп күрешүләр сирәгәя - кесә телефоны һ.б. аралашуны алмаштыра бара...
Элегрәк нәселдәшләр, туганнар аралашканнар, бер-берсенә берничә көнгә кунакка барганнар, яшь кызлар туганнарына берәр айга «утырма»га килә торган булган.
Хәзер исә алдавыч бер Сабан туе бар, ул да бер генә көнлек. Көрәш батыры билгеле булуга, тарала ул бәйрәм, күпчелек кеше үз туганнары белән иркенләп сөйләшмичә дә кала. Сабан туеннан соң халык дөнья муенына ябыша.
Шулай да кайберәүләр нәсел шаҗәрәсен төзеп маташалар, я төзетәләр. Бу бит дәфтәргә төшерелгән исемнәр генә. Күзгә-күз күреп сөйләшмәгәч, нинди туганлык булсын соң?!
Әмма арада авылдашыбыз Дамир Ахунов кебек, үз нәселдәшләрен очраштыру уе белән янып йөрүчеләр дә юк түгелдер.
Ахун нәселенең өченче, дүртенче буынын барлап, исәннәрне бергә очраштырды ул. Билгеле, бу эштә быел үзенең 95 яшьлек юбилеен үткәргән әнисе, туганнары һәм киленнәре булышкандыр. Кунаклар бик күп иде: күрше-тирә авыллардан, шәһәрдән, Казаннан һәм бик ераклардан килгәннәр.
Ахун нәселенең мәҗлесен авылның имамы Нияз хәзрәт сүзләрнең иң кирәклесен генә сайлап, Коръән аятьләренә басым ясап, туганлык җепләре ныклыгы турында сөйләде. Әйтергә дә онытканмын, әле башта барысы да Каенлы зиратына барып, ташларына Ахунов фамилиясе язылган каберләр янында туктап, дога укылды. Ахун бабайның әтисе Әхмәтҗан да биредә җирләнгән икән.
Ачык һавада зур беседкада бу мәҗлестә һәркемгә үз фикерен әйтергә дә мөмкинлек бирелде.
Асия Ахунова ( Салаватова) чыгышын йотлыгып тыңладылар. Минем, «Зәй суларны ага тора» дигән китабымны да бик ошатып, рәхмәт җиткерделәр нәселдәшләрем.
Дамир - Ахунов Җәмилнең улы, Чаллы шәһәрендә гомер итә. Каенлы авылына кайтып, әтисе нигезендә өй салып куйды, бертуган абыйсы Наил дә аның янәшәсендә өй төзеде. Димәк, Ахуновларның нәсел җепләре генә түгел, нигез ташлары да сакланачак.
Саимә СӨЛӘЙМАНОВА.
Каенлы авылы.
Берәүләр соклана, икенчеләр җимерә...
Ирем белән бергәләп, «Кояшлы алан» паркы аша, урман кырыеннан Красный Ключка кадәр сузылган брусчаткалы җәяүле юлыннан Камага кадәр барып-кайтабыз. Көн дә диярлек, шул матурлыкка сок-ланып, җәяүләп йөрибез.
«Кояшлы алан»га җиткәнче әле «ТАНЕКО»ның Яңа ел мәйданчыгын да үз эченә алган ял паркы бар. Анда аллы-гөлле чәчәккә төренгән яшел чыршы, кояшлы көндә күләгә ясый торган (яңгырда ышыкланыр урын) торшер һ.б. урын алган. Безнең кебек гади шәһәр халкы өчен ясалган ул матурлыкка, әлбәттә, акылы сау-сәламәт кеше сокланмыйча, битараф калмас.
Әмма, бар кеше дә безнең кебек түгел, күрәсең. Мисалга, «Гулливер кәнәфие»н китерергә була. Бер көнне кичкә таба шул парк аша үтеп барганда кәнәфинең киселеп ташланганын, пенопласт ватыкларының тирә-якка таралып чүп булып ятуын күреп, йөрәк әрнеде. Куллары кычыткан тәрбиясез һәм сай акыллы түбәнкамалылар бала-чаганы үзенә тартып торган шул әкияти матурлыкны юкка чыгардылар.
Хәзер «Кабак-карета»ны җимереп-ватып ташларга чират җитте бугай. Анысының да ишек тоткычларын каерып, кубарып баралар. Атлар өстенә 5-6 бала менеп утырганнар да, төшәргә уйламыйча, кайсы ягыннан кубарып була икән дип, ни эшләргә белми, аяклары белән бәрә-бәрә утыралар. «Төшегез, болар бит уен объекты түгел», дигәнгә игътибар да итмиләр, чөнки әтиләре аларны ат өстенә утыртканнар да, үзләре эскәмияләрдә ял итәләр. Үзләре дә тәртипсез булган ата-аналар үз балаларын тәрбияли алмыйлар.
Якында гына балаларга рәхәтләнеп уйнарга күпме уен мәйданчыклары бар. Кечерәкләр шунда уйнаса, бераз зурракларына спорт белән шөгылләнү өчен махсус җайланмалар да җитәрлек.
Шунысы да гаҗәпкә калдыра, бит саклау (охрана) бүлеге шунда каршыда гына һәм полиция участогы да якын гына. Аларның бурычына кермиме икән әллә биредәге тәртипне һәм объектларның төзеклеген күзәтеп тору? Бу ял урыннарында күпме йөрибез, тик ул хезмәт кешеләрен бер дә очратканыбыз юк. Аларның барын сизсәләр, кешеләр дә азрак куркыбрак торыр иде.
Ә кешеләргә кычкырасы килә: «Ул матурлык кем өчен төзелгән, сезнең белән безнең өчен тырышканнар түгелме?! Нигә җимерәсез, нигә бозасыз матурлыкны?».
Земфира РӘХИМОВА,
пенсионерларның «Берегиня» клубы җитәкчесе, хезмәт ветераны.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: