Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Хатлар яздым утырып...

Афанаста өлкәннәрне кадерли беләләр Безнең Зур Афанас авылында өлкән яшьтәге кешеләргә кадер-хөрмәт зур. Моны аңлату өчен, бер-ике генә мисал китерәм. Беренчесе - һәммәбез икенче елга кадәр сагынып сөйләрлек Өлкәннәр көне. Ул бик күңелле булды. Башта клубта концерт карадык, аннары безне мәктәп ашханәсенә - мул табынлы мәҗлескә чакырдылар. Афанас авыл җирлеге...

Афанаста өлкәннәрне кадерли беләләр
Безнең Зур Афанас авылында өлкән яшьтәге кешеләргә кадер-хөрмәт зур. Моны аңлату өчен, бер-ике генә мисал китерәм.
Беренчесе - һәммәбез икенче елга кадәр сагынып сөйләрлек Өлкәннәр көне. Ул бик күңелле булды. Башта клубта концерт карадык, аннары безне мәктәп ашханәсенә - мул табынлы мәҗлескә чакырдылар. Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Александрович Бурмистров, без өлкәннәрне котлап, эш көчендә чакта куйган хезмәтебез өчен рәхмәт белдерде, нык-лы сәламәтлек, иминлек теләде. Бер-беребез белән күрешеп, күңелебез булганчы сөйләшеп утыру - үзе бер гомер. Пенсия яшендәге кешеләрне шулай хөрмәтләүләре өчен, без Николай Александровичка һәм мул табын әзерләүчеләрнең һәркайсына рәхмәтләр әйтеп таралыштык.
Тиешле вакытында безгә «Туган як»ны һ.б. газеталарны китерүче, пенсия акчасы өләшүче Наталья Курданованың кабат үз эшенә, почтага кайтуын без үзебез өчен олы вакыйга һәм безгә ихтирам дип кабул иттек. Аның эшеннән китү хәбәрен ишеткәч, без өлкәннәр бик борчылган идек. Ни өчен дигәндә, пенсия өләшкәндә дә һәрберебезнең өенә ачык йөз белән килеп керә, яхшы сүзе белән күңелләрне күтәреп чыгып китә.
Ул китеп торган арада, бер-ике айлап булыр, почта таратуда һәм пенсия бирүдә бер яшь кенә хатын эшләп алды. Почта эше бик җиңелләрдән түгел шул. Вакытында газетасын да китерергә, пенсиясен дә өләшергә кирәк. Үзләренә бирелгән йортларны, кайчак, көнгә икешәр генә түгел, өчәр мәртәбә дә урап чыгарга туры килә аларга. Квитанцияләрне дә башта - җыеп алырга, аннан таратырга кирәк була. Натальяны эшенә кабат чакырып алгач сөенүләребезне белсәгез иде.
Сәлаховлар, Соловьевлар гаиләләре һәм, шулай ук, Заһруллина, Осипова исеменнән,
К.НӘСМИЕВА.
Зур Афанас авылы.
 
Авылга кайткач туган уйлар
Сентябрьнең, җәйгә тиң бик җылы матур көннәрендә туган авылым Үчкәгә кайтып килдек. Иң беренче эш итеп, ирем белән Зәй буен урадык. Әмма кәефебез генә бозылып кайтты.
Зәй елгасы ярына якын барышлы түгел: яр өстенең буеннан-буена казып кабель үткәргәннәр. Ә аның өстен, бик тупас итеп, трактор белән күмдереп чыкканнар. Үләннәр актарылып беткән, кеше мәсхәрәләгән ул урынның киңлеге бер метрдан артыг-
рак. Өстәвенә, тыкрык кырындагы йорт хуҗалары, ике яклап та, үз бакчаларында кипмәгән яшел бәрәңге сабагы яндыра. Аның агулы әче төтене бөтен болынга таралган. Билләһи, химия комбинаты бер якта торсын, диярлек. Авыл кешеләре берсен-берсе зәһәр төтен белән агулый, үзләре дә агулана. Менә сиңа авылның чиста һавасы! Югыйсә, авыл һавасының дәвага тиң булуы, элек-электән билгеле.
Әле берничә дистә ел элек кенә безнең Үчкә авылының табигате әкияттәге сихри бер оҗмахка тиң иде. Ул чәчәккә күмелеп утырган болыннар, аргы як әрәмәләре! Яздан сәламәтлек өчен файдалы үләннәр баш калкыта, яр буендагы җиләк-җимешкә бай булган әрәмәлек, балыкка бай Зәй елгасы һәркемне үзенә чакырып тора. Ач вакытларда безне коткарып калган табигатьне нишләтә халык? Җир кадерен белүче авыл кешесенә нәрсә булды, нишләп ваемсызга әйләнде?
Сайлап куйган түрәләрдә табигать кайгысы түгел шул. Рәхәтләнеп печәнен чабып ала торган болынны бөтенләй сөреп, яшелчә дә утыртып карадылар. Рәте чыкмагач ташладылар. Хәзер ул урыннар җирнең кешеләргә рәнҗеше булып ташландык хәлдә ята - болынлык та, чәчәкләр дә юк, бары тик әрсез агач-куак басып, кешеләрнең бакча башына үрмәләп килә.
Сабантуйлар да элекке кебек түгел, кешеләрнең үзара аралашуында эчкерсезлек, җылылык хисләре юк. Әйе, күп итеп артистлар чакырыла (аз акча да түләнмидер), ә үз талантларын җырларга чыгару гадәте бетеп бара кебек. Ә бит Сабантуй үткәрергә авыл халкы һәм шәһәрдә торучы авылдашлар бүләкләр белән ярдәм итәләр. Шулай булгач, кунак булып кайтучы үз авылдашларына да игътибар булсын иде.
Яшьтәшләр арасыннан да килеп исәнләшүче юк. Кыргыйларга әйләнеп барабыз. Авылда яшеллек аз, урам яклап, йорт алларында бик сирәк кешеләр генә сирень һ.б. агач утыртканнар. Күп кенә йортларның урам ягы ялангач кешегә охшап тора. Элек ишегалларын гына түгел, таң белән торып, һәркем үз йорты турысын да урам яклап себереп куя иде. Хәзер ул күркәм гадәт тә югалган.
Ә шулай да, үзгәртү чорында юкка чыккан күп кенә авылларның кара язмышы Үчкәне читләтеп үтте. Шунысына сөенеп бетә алмыйбыз. Әнә бит, йортлар яңартыла. Арт як урамда да бик күп бай йортлар салынган. Шул бертуктаусыз төзелеш баргангадыр инде, йортлар алдында -
урам яклап, гел төзелеш материаллары өеп куелган. Берсе дә үз ишегалдына эчкә кертеп тезмәгән. Шуңа күрә дә яшеллеккә исләре китми, күрәсең.
Ә инде үзебезгә килгәндә, без күп балалы гаиләдә үстек. Ир туганнарыбыз инде калмаса да, хәзерге көндә алты кыз туган исән-сау. Сабантуйларда җыелышабыз. Үчкәдә Флүзә сеңлем әти-әниебез җылысын саклаган туган нигезебездә яши. Йорт-каралты яңартып, яшелчә-бәрәңге үстереп, мал асрап, ире Заян белән пенсиядә, Аллага шөкер, көн күреп яшиләр. Түбән Камада яшәүче балалары да еш кына кайтып, ярдәм итеп торалар. Кирәк вакытта, көчебездән килгәнчә, без туганнары да кайтып ярдәм иткәлибез. Ирем белән без үзебез хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшибез. Ярты гасырга якын туган якта тормаганлыктан, авылыбызны элеккечә, табигать бөтенлеге сакланган чагындагыча итеп күрәсе килә.
Земфира РӘХИМОВА,
«Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе.
Фотода: З. Рәхимова
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
«Сөембикә»дәге көзне озату бәйрәмендә
64нче «Сөембикә» бакчасында, 2нче төркемгә йөрүче нәниләр һәм аларның тәрбияче апалары, безне, ата-аналарны көзгә багышланган бәйрәмгә җыйдылар.
Бакчадагы бу бәйрәм барышында, балаларыбызның көзгә, алтын яфракларга һ.б. багышланган шигырьләрне тырыша-тырыша сөйләү-ләрен ишеттек. Авазлар дөрес әйтелеп бетмәсә дә, сабыйлар авызыннан чыккан һәр сүзне шатланып тыңлап утырдык. Балалар табышмак чиштеләр, урман җәнлеге керпе алып килгән гөмбәләр арасыннан ашарга яраклыларын сайлап кәрҗингә тутырдылар, тиен кәрҗиненә чикләвек җыеп салдылар.
Көзгә багышлап, күмәк-ләшеп, татарча һәм русча җыр башкардылар. Тиен белән керпе аларга татлы ризык бүләк итсә, әти-әниләр исеменнән рәсемнәре буяла торган китаплар өләшенде.
Безнең әхлак тәрбиясе төркемендә сабыйлар русча да, татарча да өйрәнәләр. Бәйрәмгә килүчеләр арасыннан өч яшьлек Әделнең әбисе, рус милләтеннән булса да, татарча аңлаучы Галина Давыдова бу уңайдан түбәндәге фикер белдерде:
- Киявем Булат та, кызым Оля да - мөселманнар. Оныгыбызны, ике телне дә белсен, әхлак тәрбиясе алсын өчен, шушы бакчага бирдек. Аның «Сөембикә»гә йөрүенә сөенәбез. Бу бәйрәмдә дә бит ике телгә дә игътибар биргәннәр, рәхмәт тәрбиячеләренә.
Тәрбияче Гөлнур апалары Камаева һәм аның ярдәмчесе Әлфия Гыйззәтова, музыка җитәкчесе Алсу Шаһиева хезмәте, чыннан да, рәхмәткә лаек. Алар бу бәйрәмгә дә балаларны бик ныклап әзерләгәннәр. Башка бакчаларда ничектер, «Сөембикә»дәге тәрбиячеләр, аеруча, безнең төркемнекеләр, бирегә килүче һәр нәнине үз сабые-на тиң күреп тәрбиялиләр. Шуңа да балаларны бакчада алар кулына тапшырып, тыныч күңел белән эшкә китәбез. Хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык һәм җан тынычлыгы насыйп бул-сын тәрбиячеләребезгә.
Ләйсән МИНСАФИНА.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Тәкъдимем бар иде
 
Үзенең эссе көннәре белән җәй дә үтеп китте. Кояшлы һәм салкын яңгырлы көз дә үтеп бара, инде иртәләрен җир туңдырган була. Салкыннар җитүгә, барыбыз да өстебезгә калынрак киенә башлыйбыз.
Әмма бар кешенең дә көзге, кышкы вакытта киярлек җылы өс киеме алырлык мөмкинлеге юк. Шәһәрдә яки авылда яшәүчеләр арасында очын-очка ялгап, көч-хәл көн итүчеләр дә байтак. Кемнәрдер кыш көне кияргә киеме булмаганга кыенсынадыр.
Шул ук вакытта, кемнәр-дер бер дигән өс киемнәрен чүп контейнерына чыгарып өя. Яхшы хәлдә булган кышкы киемнәрне, «чүплеккә ташларга кызганыч, кемгәдер ярап куяр иде», дип саклап торучылар да җитәрлектер.
Шәһәребездә андый киемнәрне тапшырырлык махсус урыннар булдырылсын иде. Теге яки бу кием кирәк кеше шунда барып, үзенә таманын сайлап алыр иде. Һичьюгы газетада шундый игъланнар бастырып булмасмы?
Әлфия ХАФИЗОВА.
 
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев