Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Хатлар яздым утырып...

Ни өчен аерылышалар? Сәбәбе бик гади: үз-үзен генә яратучы, башкаларны санга сукмаучы яшь буын үсеп җитте. Кемдер әзерләп бирсен, ашатсын, эчертсен, матди таләпләрен үтәсен. Кыскасы, ялкау егетләр, эшлексез кызлар күбәйде. Балачактан бер эшкә дә тартылмаган бу яшьләр тормыш сынаулары алдында аптырап калалар, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәрә алмый алар: әзергә-бәзер үстеләр...

Ни өчен аерылышалар?
Сәбәбе бик гади: үз-үзен генә яратучы, башкаларны санга сукмаучы яшь буын үсеп җитте. Кемдер әзерләп бирсен, ашатсын, эчертсен, матди таләпләрен үтәсен. Кыскасы, ялкау егетләр, эшлексез кызлар күбәйде.
Балачактан бер эшкә дә тартылмаган бу яшьләр тормыш сынаулары алдында аптырап калалар, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәрә алмый алар: әзергә-бәзер үстеләр бит. Әти-әниләр үзләренең бердәнбер улын яки кызын өрмәгән җиргә дә утыртмаска тырышалар. Нәтиҗәдә, кулына чүкеч тотып кадак кага белмәгән егет, энә-җеп тота белмәгән кызлар үсә. Йөзләрчә мең сумга төшкән туйлар; ата-ана һәм туган-тумачаларның, өзелеп-өзелеп, яшьләргә алдагы көннәренә бәхет теләүләре... Кечкенә чагыннан эшкә өйрәнмәгән ике яшьнең әти-әни янында яшиселәре килми, әмма аерым яшәрлек тәҗрибәләре дә юк. Бераз гына яшәп карыйлар да, мең төрле сәбәп табып, аерылышырга гариза язалар. Ата-ана да үгетләп маташмый, үз сөягем үзебездән артмый, янәсе. Аерылышуның икенче сәбәбе: закон буенча хатын-кызның хокукы югары йөри хәзер. Өченче сәбәп: аерылышкач, күкрәк сөтеннән башкасын белмәгән баласы (кайчак хатынның үзенә дә!) өчен алимент алу. Әгәр алимент бетерелсә, ирләрнең дәрәҗәсе бераз артыр иде.
Кыскача гына әйткәндә, егетләр һәм кызлар гаилә мәсьәләсендә табигый инстинктлары буенча кушылучы-аерылучы хайвани затларга охшап баралар хәзер.
Саимә СӨЛӘЙМАНОВА.
Каенлы авылы.
 
Чаллыга «Бэби-бокс» карарга бардык
Яңа туган сабыйларны ташлап китү, һичкайчан булмаганча, бүгенге Россиядә көнүзәк проблемага әйләнеп бара. Ата-аналары үз балаларын карап-тәрбияли алмаган илнең киләчәге юк. Һәм бу безне, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзаларын бик тә борчый. Ул хакта «Туган як» газетасы (4 декабрь, 2015 ел) безнең аксакаллар шурасының белгечләр белән берлектә уздырган «түгәрәк өстәл»ен яктыртты… Яр Чаллы шәһәренең бала табу йорты карамагында «Бэби-бокс» барлыгын ишеткәч, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов белән бергәләп, узган елның соңгы көннәрендә Яр Чаллыга юл тоттык.
Бала табу йорты хез-мәткәрләре безне бик җылы каршы алдылар. Башта «Бэби-бокс»ны ничек ачулары турында сөйләделәр. Иң элек, бу бинаның проектын эшләгәннәр. Проектны Яр Чаллының ФСБ бүлегенә һәм шәһәр прокурорына күрсәтеп, алардан рөхсәт алганнар. Соңыннан спонсор оешмалар эзләп тапканнар һәм, ниһаять, узган елның сентябрь аенда «Бэби-бокс» бинасы барлыкка килгән.
Ул бала табу бинасының арткы өлешендә урнашкан. Анда бернинди тәрәзә дә, ишек тә юк, шулай ук, видеокүзәткеч тә куелмаган -
кыскасы, сабыйны калдырып китү минутын чит-ят кеше күрерлек түгел. Стенада кечкенә капкач формасында җайланма эшләнгән, шунда ук кнопка-төймә дә бар. Шул төймәгә басуга, капкач ачылып китә һәм баланы салу өчен, автомат рәвештә, махсус тартма чыга. Баланы тармага салгач, балалы тартма бүлмәгә кереп китә һәм капкач ябыла. 30 секунд үткәннән соң, капкач кабат ачылмый. Шул вакытта ук «Бэби-бокс» өчен җаваплы хезмәткәргә (шәфкать туташына) сигнал килә һәм ул тартмага куеп калдырылган сабый янына килеп җитә. Балага, кичекмәстән, медицина тикшерүе үткәрәләр. Баланы кануннар буенча теркәү максатыннан, полициягә дә хәбәр итәләр.
Шунысын да әйтү мөһим, «Бэби-бокс» капкачы кырыена яшь ана өчен мәгълүмат эленгән. Бала калдыруның аноним икәнлеге, баланы башка гаиләгә алганчы, әни кешегә баласын яңадан килеп алу мөмкинлеге турында язылган анда. Баласын кабат алырга теләгән очракта, үзенең сабыйны тудырган ана икәнен исбатлау өчен, аңа генетик экспертиза үтәргә кирәк булачак. Шул ук капкач янында «Бэби-бокс»ны төзүдә акчалата ярдәм күрсәткән оешмаларның исемлеге дә эленгән.
Түбән Камада «Бэби-бокс»ны ачаргамы яки ачмаскамы дигән сорауга, без аксакалларның җавабы бердәм - ачарга кирәк! Чөнки елга бер генә баланың гына булса да гомерен саклап кала алсак та, аның бүгенге җәмгыятебез өчен әһәмияте зур булачак.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Еласак, күз яшьләребез төшәр...
Ипи валчыгының ни икәнен дә белмичә, үлән ашап, үлем белән тартышып, ят җиребезне капларлык та алмаш кием күрмичә, аякларыбызга кияргә чабата да булмыйча, кыш көне яланаяк мәктәпкә укырга йөреп, «әти» сүзен әйтергә тилмереп, сугыштан исән кайтканнарның балаларына кызыгып үскән буын без. Мөгаен, үлән ныклык биргәндер, бишенче класс-тан башлап, зурлар белән беррәттән, барлык эштә катнаштык: явыз кигәвеннәр талавы астында борчак йолку, комбайннан салам төшерү, төнге сменаларда ашлык иләү, югары классларда укыганда машинада йөк ташучы булу, аркага бодай капчыгы салып элеваторда трап буенча көчкә-көчкә менү - санап китсәң, колхозда без эшләмәгән эш калмады.
Без, 45әр-55әр ел эш стажы булган сугыш елы балалары, хәзер инде күбебез «өч аяклы», кәкрәеп-бөкрәеп беткән, агуланган, канатлары салпайган тараканнар кебек көчкә кыймылдап йөрибез. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның ни икәнен китаптан гына укып белгән замана чиновниклары өчен без артык кешеләр, алар бездән бу тормышны күпсенәләр. Югыйсә, ничек аңларга тукталышлардагы павильоннарда 20шәр еллар буена утыргычлар булмавын?! Без аһылдап-уфылдап, шыбыр тиргә батып, көч-хәл белән тукталышка барып җитәбез, ә анда ял итү өчен утыргычлар юк! Утыргычлар юклыгы бер хәл булса, астан-өстән, ян-яклардан бөтен җирдән җил өрә; кар, буран, давыл, көчле яңгырдан сакламый. Еласак, күз яшьләребез рәнҗеш булып төшәр сезгә, безнең әниләребезнең тире сеңгән ил байлыгын бүлеп алып әллә кем булган түрәләр! Үзегез берәр мәртәбә тукталышлардагы шул павильоннарда кар-яңгырдай ышыкланып карасагыз, бик тиз үзгәртеп куяр идегез, машинада «выж»лап узып киткәндә генә күреп булмый ул...
Безнең тукталышлардагы павильоннар - мин аларны төрек зонтиклары дип атар идем - безнең шартларга бөтенләй туры килми. Шәһәрдә безнең шартларга туры килә торган дүрт кенә павильон бар: «Гагарин» тукталышында, Шинчылар урамындагы «Балалар бакчасы» тукталышында, «Аттракционнар паркы» тукталышында, тагын берәү бар - кайда икәнен онытканмын.
25 августта мин депутат белән очрашуда катнаштым һәм «11нче микрорайон» тукталышындагы павильоннарда инде 20 ел буе эскәмияләр юклыгын, трамвай тукталышы ягындагысының элекке утыргычының да 20 сантиметр биеклектә генә булып, нибары 3 кеше өчен генә ясаганнарын әйтеп чыгыш ясасам да, дүрт айдан артык вакыт үтүгә карамастан, «йөк бүген дә урынында».
Мин бу шәһәрдә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән ике җитәкчене (Николай Максимов һәм Әнвәр Шамов) беләм. Алар үз мәктәпләрендә берәр җиргә яшеренгән таракан булса, анысын да белеп торалар иде. Минемчә, шәһәр җитәкчеләре дә (җитмәсә, шәһәр зур түгел) мактаныр өчен генә төзелгән утыргычларны гына түгел, ватыкларын да күрә белергә тиешләр һәм алар өчен җаваплы кешеләр дә булырга тиештер бит?! Ярты елга бер мәртәбә булса да, үзләренә йөреп, күзәтеп чыгу зыянга булмас иде. Шул проблеманы әйтә башласаң, җаваплары әзер: «Ваталар бит!» Кеше дә үлә, ләкин аңа карап бала тумый тормый бит. Сәламәтлеге әйбәт булган кешеләр озак яшәгән кебек, ныклы утыргычларны да аяк белән тибеп, яки кул белән йолкып вата алмыйлар. Утыргычларны ныклы сыйфатлы итеп ясарга кирәк. Кешеләрне тиешле дәрәҗәдә тәрбияли алмагач, ватканны төзәтеп торырга туры килә инде.
Халидә МӨХӘММӘТОВА,
икенче группа инвалид.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Кайсы китапны укыганнар?
Китапханәгә йөрүчеләр тарафыннан иң күп укылган китапны билгеләү максатыннан, республикабызның милли китапханәсе инде 29нчы мәртәбә «Ел китабы» конкурсын үткәрә. Бу юлы ул 2014 елда нәшрияттә басылып чыккан 302 исемдәге китапка кагыла. Татарстан күләмендә аңа әле март аенда гына нәтиҗә ясалса да, безнең Түбән Кама буенча инде нәтиҗәләр билгеле.
Республика исемлегенә кергән китапларның 155 исемдәгесе (6292 данә) Түбән Кама шәһәре һәм районыбыз авылларының китапханәләр фондына керде. Бу китаплар белән укучылар ел буе «Ел китабы», «Тылсымлы китап дөньясы», «Таныш булыгыз! Мин яңа китап», «Яңа китап - көткән кунак», «Яңа исемнәр» һ.б. күргәзмәләр аша таныштылар.
Китапханәләргә йө-рүчеләрнең узып киткән Әдәбият елында иң күп укыган китаплары түбәндәгеләр.
Проза әсәрләреннән, «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык» (авто-ры - Гөлсинә Галимуллина) беренче һәм икенче урынга чыктылар. «Мәхәббәтем хакына» (Наилә Галиева) - өченче, «Мулла килене» (Роза Хәбибуллина) - дүртенче урында.
Поэзиягә килгәндә, уку рейтингы түбәндәгечә: «Яратам!» дип язып куйдым» шигырьләр җыентыгы (Галия Гайнетдинова) - беренче, «Робагыйлар» (Рәфәт Шәйдуллин) - икенче, «Кыл уртасы» (Ләйсән Мөгътәсимова) өченче урынга чыкты.
Балалар әдәбиятын алсак, 42 исемдәге балалар китабы арасыннан 29ын (барлыгы 1591 данә) безнең китапханәләргә йөрүчеләр укый алды. Арада иң күп укылганнары: «Серле дөнья» (Әлфия Ситдыйкова), «Хыялый Мияубикә=Мечтательная Мурлышка» (Разил Вәлиев) һәм «Нәни кунак-лар» (Рәшит Бәшәр).
Татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр басмалар номинациясе буенча «Татар шәҗәрәләре», «Онытырга мөмкин түгел» (Марсель Әхмәтҗанов) һәм «Кәгазь өстендә калган исем - бетмәс гомердер = Ризаэтдин Фахретдин: Жизнь длиною в вечность» (Ризаэтдин Фәхреддин) китаплары - иң күп укылганнар рәтендә.
Рәмзия
КАМБИЕВА,
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең бүлек мөдире.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев