Туган як

Хатлар

Узган җомгада Тукай паркына килгән дума депутатларының берсе шәһәребезне Кама Тамагы дип атады, ә үзләренә ияреп йөрүче алып баручы, хәтта, Нефтекамск дип тә ычкындырды. Халык янына бронялы автобустан чыккан бу әфәнделәр шул халыкны аз гына хөрмәт итсәләр, шәһәр исемнәрен генә булса да өйрәнеп килерләр иде. Әллә башлары каткан, әллә арыганнар,...

Узган җомгада Тукай паркына килгән дума депутатларының берсе шәһәребезне Кама Тамагы дип атады, ә үзләренә ияреп йөрүче алып баручы, хәтта, Нефтекамск дип тә ычкындырды.
Халык янына бронялы автобустан чыккан бу әфәнделәр шул халыкны аз гына хөрмәт итсәләр, шәһәр исемнәрен генә булса да өйрәнеп килерләр иде. Әллә башлары каткан, әллә арыганнар, кордашлар белән шуны һич тә аңлый-төшенә алмадык. Әмма үзебезнең Түбән Кама һәм аның
халкы өчен тырышучы җитәкчеләребез өчен бик тә гарьләндек. Димәк, без сан өчен генә кирәк кемнәрнеңдер дәүләт-күләм уенында.
Галим Сабиров.
***
Шинчылар урамындагы 47нче йорт ишегалдына аннан-моннан гына көпшәк асфальт җәйделәр.
Бер 10 минут яңгыр сибәләгән иде, беренче подъезддан 51нче йорт белән ике арадагы эчке юлга чыга торган яңа асфальт юлда, элеккечә үк, яңгыр күле җыелып та өлгерде. Яңа тротуарлары да җирдән 7-8 см. түбән, димәк, эрегән карга ияреп, туфрак та тротуарга төшәчәк. Җитмәсә, беренче подъездга менә торган баскычның басмаларын эттереп, эчкә кертеп җибәргәннәр. Бордюрларны да, урыны-урыны белән генә алмаштырдылар. Юл салучыларга контроль бармы-юкмы икәнен белешмәкче идек, Алекссевск юл салучылары үзләре үк заказчы да, подрядчы да дип аңлаттылар.
И.Галиев.
***
Түбән Каманың 50 еллыгы, беренче чиратта, сайт һәм интернетның ни икәнен белмәүче олы яшьтәгеләр бәйрәме ул, чөнки бу шәһәрне алар үз куллары белән төзегәннәр.
Үземнән чыгып әйтәм, өлкәннәр интернетта утырмый, сайт аша тавыш бирү нечкәлеген дә аңламый. Шәһәребезнең 50 еллык бәйрәменә үз Татарстаныбызның танылган татар сәхнәсе йолдызларын һәм республикадагы рус җырчыларын чакырсаң, дөресрәк бу-
лыр иде. Бигрәк тә хәзерге акча кытлыгы вакытында. Әмма оештыручыларга барыбер - үз кесәләреннән түләмиләр. Акча бит казнадан, ә казна акчасы халык кесәсеннән чыга. Ни өчен мондый гаделсезлек? Ни өчен олы яшьтәгеләр бе-лән исәпләшмиләр, алар-
ны санга санамыйлар? Шуны һич тә аңламыйм...
Фәрит Низамов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: