Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Һәр җәүһәрдә — халкым тарихы»

Узган ел Татарстанда «Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы» дип игълан ителгән иде.

Аның кысаларында китапханәдә берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы очрашулар, гамле әңгәмәләр, осталык дәресләре үткәрелде. "Туган як«ны укучыларга шуларның берсе турында язарга булдым. 

«Һәр җәүһәрдә — халкым тарихы» чарасы турында сүзем. Очрашуга 6 нчы мәктәп укучылары килгән иде. Чара башында китапханәдә эшләп килүче күргәзмә белән таныштырдык үзләрен. Кызыл чуклы сөлге, читек, түбәтәй, калфак, чабата... Һәркайсының үз тарихы бар. Китапханәче апаларының татар халкының милли киемнәре, йолалары, уеннары турында кызыклы итеп сөйләвен тын да алмый тыңлады балалар. 

Чарада шагыйрә Мөнҗия Хәлимова да катнашты. Ул яшь китап укучыларны милли уеннар тарихы белән таныштырды. Бергәләп «Йөзек салыш» уенын да уйнадылар. 

Әйе, татар халкының рухи мирасы гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Бәһасе булмаган бу зур хәзинә сандык төпләрендә сакланып ятмасын, аның хакында үсеп килүче яшь буынга ешрак сөйлик, матурлыгын күрсәтик, кадер-хөрмәтен аңларга ярдәм итик.

Руфия Медетова, 2 нче китапханә хезмәткәре
Фото https://vk.com/nk_biblioteka2 сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев