Туган як

«Гыйлем Камай урамы» дип куйсалар...

Түбән Кама шәһәрендә бер матур урам бар. Төзек, якты бу урам Ованес Мурадьян исемен йөртә. СССР чорында безнең шәһәргә ике тапкыр эш сәфәре белән килеп, кунак булып киткән кеше исемен тотканнар да урам исеме итеп куйганнар.

Юкса, Татарстанда туып, фәнгә зур өлеш керткән башка танылган шәхесләр дә бар. Әйтик, татар галиме Гыйлем Камай СССРның Дәүләт премиясенә, ике тапкыр Ленин орденына, өч тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденына, Мактау билгесе орденына лаек була. Ул яңа төрдәге мышьяк – фосфор кушымтасын дөньяда беренчеләрдән булып синтезлаган. Бу реакция хәзерге көндә дә Камай исеме белән йөртелә. Катлаулы молекуляр кушымталарга ия булган пластификаторларның кулланышка керүендә «Камай» реакциясенең әһәмияте чиксез зур.
Гыйлем Хәер улы Камай – Татарстаннан, 1901 елның 23 февралендә Тәтештә дөньяга килгән. Тугыз яшеннән эшләргә мәҗбүр булса да, малайның укырга теләге көчле булган. Казанда ул рус-татар укытучылар мәктәбендә укыган. 1922 елда Камай Томск шәһәрендәге университетның химия факультетына укырга кереп, аны 1926 елда тәмамлаган. 1929 елда ул химияне Германиядә өйрәнә. Ул вакытта чит илгә командировкага бик сирәк җибәргәннәр. Алда язылганча, галим дөньяда беренче булып мышьяк – фосфор кушымтасының яңа тибын синтезлаган. Әлеге ачыш зур әһәмияткә ия. Моның өчен аңа төрле дәүләт бүләкләре тапшырыла.
Илебез тарихына сеңгән шәхесләребезнең исемнәрен оныттырмыйча, югалтмыйча сакларга һәм мәңгеләштерергә иде. Бу гамәл кулыбыздан килә. Теләк кенә булуы шарт.

Земфира Сәлахетдинова

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: