Туган як

Горурлыгым – Түбән Уратма

Тау башына салынгандыр безнең авыл,Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...

Г.Тукайның бу юлларын укыгач, үз авылым күз алдына килә. Чөнки Түбән Уратма да тау итәгендә урнашкан. Якында гына чишмәләр челтерәп ага. Әйдәгез, шушы гүзәл табигатьле авылыбыз буйлап сәяхәтебезне башлыйк.
Борынгы легендалар буенча, Уратма елгасының югары агымы өлешендә Югары Уратма авылына нигез салынган. Анда ике татар гаиләсе килеп урнаша, ләкин алар ул урында яшәп китә алмыйлар. Бәхет эзләп, Уратма агымы буйлап түбәнгәрәк төшеп китәләр. Гаҗәеп матур табигатьле урыннарны күреп, таң калалар юлчылар. Инде монда яшәп көн күрүче ике чирмеш гаиләсенең сүзенә колак салып, бәлки бу җирләр үз күңелләренә дә хуш килгәнгәдер, татар гаиләләре дә шушы урында урнашып кала. Татарларның берсе Рәмкол исемле була, икенчесенең исеме тарихи истәлекләрдә сакланмаган. Күпмедер вакыттан соң, татарларга, төн кунып чыгу өчен, бәхет эзләп дөнья гизүче ике чуваш гаиләсе туктала. Урмандагы агачларны төпләү, җир сөрү өчен эшче куллар кирәк булганлыктан, аларга монда калырга тәкъдим ясыйлар. Әлбәттә, инде бергә-бергә күңеллерәк тә, җиңелрәк тә булачак. Менә шул заманнардан бирле татар һәм чуваш милләтеннән булган авылдашлар дус-тату булып яшиләр. Иңне-иңгә куеп хезмәт итәләр, бергәләшеп бәйрәмнәр уздыралар.
Авылда бу ике милләт кешеләренең ныклы дуслыгын исбатлаган бер вакыйга була. Түбәләре салам белән ябылган бүрәнә өйләргә ут каба. Татарлар яшәгән урамның өйләре рәттән янып бара. Һәрберсе ничек булса да йортын коткарырга тели. Бу фаҗигадә бик күпләр йорт-җирсез кала. Янгын туктаганнан соң көлгә әйләнгән урам уртасында горур калкып торган мәчет манарасын күреп, күпләр аптырый. Изге Аллаһ йортын чувашлар коткарып калган. Бу вакыйганың истәлеге булсын дип, авылның тимерчесе Кирилл Макаров, мәчет манарасына кую өчен, ай сурәте ясап бүләк итә. Ә 2018 елның 11 ноябрендә авылыбызда яңа мәчет ачылды. 
Дөньяда төрле авыллар бар. Бер авыл – үзенең таулары, икенчесе – елга-күлләре, өченчесе урманнары белән дан тота. Ә минем авылым шуларның барысы белән дә мәшһүр.    
Туган ягым, туган авылым, Түбән Уратмам! Аның туфрагында йөзләгән, меңләгән кешеләрнең эзе калган һәм алар өчен дә ул туган авыл, туган як, туган төбәк булган. Шул кешеләрнең кул көче, акылы белән авылым көннән-көн баеган, матурланган. Мин Закир чишмәсенең сафлыгына, ялан-кырлардагы чәчкәләрнең гүзәллегенә, таудагы чыршыларның яшеллегенә һәм каеннарның төзлегенә сокланам. Авылым табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә матур. Ул миндә горурлык хисе уята. Киләчәктә ул тагын да гүзәлрәк булыр.
Чөнки аның киләчәге – без – шушы мәктәп укучылары. 
Илнур ХӘБИБРАХМАНОВ, Түбән Уратма мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: