Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Горурланып карадым

Туфан Миңнуллин язган пьеса буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Казанда укыганда берничә тапкыр караган идем. Аннан соң күп еллар узды. Ә менә шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге драма театры артистлары тарафыннан куелган шушы спектакльне карагач, озак вакыт хискә бирелеп йөрдем. Бу сәхнә әсәрен алар бөтенләй икенче яктан ачканнар.

Спектакльне үзебезнең артистлар куясын белгәч, ул көнне бар эшемне ташлап, Халык иҗаты йортына ашыктым. Тамаша залында үземне яңадан Камал театрында кебек хис иттем. Ничә еллар буе сәхнәдә күренмәгән һәм башка бер генә театр да алынмаган бу спектакльне ничек куярлар икән дип борчылуларым бик тиз юкка чыкты. Спектакльнең ахырына кадәр артистлар янында йөргән кебек булдым. Пьесаның бер генә күренеше дә, җырлары да төшеп калмаган, киресенчә, тулыландырганнар гына. Аларның зал белән сәхнәне бербөтен итеп уйнаулары–  үзе үк искиткеч күренеш.
Яшь артист Алмаз Хөсәеновның уйнавын беренче тапкыр күрүем. Әҗәл ролен шулкадәр оста итеп башкарды ул. Башка артист болай ук булдыра алыр иде микән? Егетнең киләчәге зур, афәрин! Театрыбызга берсеннән-берсе талантлы артистлар килү – үзе бер шатлык.
Катлаулы әсәрләрне сәхнәләштерүче, үзе дә пьесалар язучы Рөстәм Галиевнең Әлмәндәр ролен башкаруы турында сөйләп тә торасы юк. Казанда вакытта ук «Язгы аҗаган» спектаклендәге Гази роле белән минем күңелемдә калган гаҗәеп талантлы артист бит ул.
Тамашачы спектакльне нык охшатты, ахырда артистларны кат-кат чакырып, көчле алкышларга күмде. 
Шәһәребездә җаннарыбызны рухи баетучы шундый оста артистлар булуына горурланып утырдым.
Бу ел Россия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителде. Димәк, театр артистлары алдына зур таләпләр куелачак. Безнең талантлы артистларыбыз үз югарылыкларында калырлар һәм яңа үрләр яуларлар дип ышанам.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев