Туган як

Гомерлек мәхәббәт

«Вакыт җәрәхәтләрне, күңел яраларын дәвалый», – диләр, кайгы үз башларына төшмәгән кешеләр. Әмма мәхәббәт, йөрәктә тирән яраларын калдырып, мәңгегә кала. Күпме еллар үтсә дә өлкәннәргә: «Ничек таныштыгыз?» – дигән сорау бирсәң, берсе дә: «Хәтерләмим», – димәс. Даруларының исемнәрен онытсалар да, беренче мәхәббәтләре турында озаклап, тәфсилләп сөйләрләр.

Яшьлектәге яра эзләре бигрәк тирән була икән. Зөмәйрә әле кичә генә сабый бала иде. Тизрәк үсәсе килә, ә үсеп буйга җиткәнеңне сизми дә каласың икән. Егылабыз да, торабыз, алга барырга тырышабыз. Табигатьнең бездә эше юк, гомер үтә тора. Кызга сөю учагы мәңгелек булып янар да, җылынып кына яшәр кебек иде. Кайчан да булса янып торган учакны салкын җилләр сүндерер дип, кем уйлаган?.. Җилнең дә ниндие әле, әллә каян, кинәт кенә искәне.
Зөмәйрә акыллы, зирәк булып динле гаиләдә үсә. Әти-әнисенең йөзләрен кызартмый, дөрес тәрбия ала. Кичке уеннарга, әниләре аны иптәш кызына ияртеп чыгаралар. Яшьлек үзенекен итә, гомер буе ияреп йөреп булмый. Күрше йортта яшәүче Зөбәер исемле егет, кызны күптән күзләп йөри икән. Дуслашып китәләр, тукталышка бергә чыгып, эшкә бергә баралар. Элегрәк тә бергә йөриләр иде, тик Зөмәйрә генә егетне күрми.
Ярты еллап вакыт үткәч, егетне армия сафларына чакыралар. Ике генә ел үтәр дә китәр, тагын бергә булырлар. Көтеп алган мәхәббәт тагын да ныгыр. Арада берсеннән-берсе чын күңелдән язылган сагыну хатлары очып кына тора. Ул хатларның җылылыгын солдатта булганнар гына беләдер. «Мин – көтәргә, син – әйләнеп кайтырга», – дип вәгъдәләр бирешеп, күрешүләрен көтәләр.
Зөмәйрә башка егетләрнең күзе төшүеннән куркып, кичке уеннарга да йөрми. «Артыгын яратырга ярамый», дигәннәрен ишеткәне булса да, бар күңеле белән өзелеп ярата. Санаулы көннәр көттереп булса да үтә тора, егетнең кайтырына да күп калмый. Әмма ни булгандыр, кинәт кенә егеттән хатлар килү туктый... Зөмәйрә ни уйларга да белми. Зөбәернең туганнары да аптырашта.
Кайтыр көн дә җитә, ә егет күренми. «Көтмә, кайтмыйм», –дип хәбәр биреп, сәбәбен язса, күпкә җиңелрәк булыр иде. Күңел һаман көтә. Якты көннәр болытлы төнгә әйләнә. Бакчада үскән гөлләрнең матурлыгы да күренми. Кошлар сайрый, ә Зөмәйрә аларны ишетми.
Күпмедер вакыттан соң Зөбәер әниләренә: «Нигә Зөмәйрәнең мине көтмичә, башкага кияүгә чыгуын язмадыгыз?» – дип үпкәләп хат язган, диделәр. Ялган хәбәргә кызның йөрәге әрнесә дә, егетнең исән булуына сөенә. «Язган булса, кайчан да бер күрешербез әле», – дип үзен тынычландырырга тырыша. Җанны өзәрлек ялган хәбәр кем җибәргән, кемгә кирәк булган араларын бозу?!
Егет хезмәт иткән җирендә гаилә кора. Гомер уза тора, балалары туа. Гомере читтә үтеп, олыгая. Зөмәйрә табиблыкка укый. Авырып чакырсалар, сөйгәненең әти-әнисенә кереп, дәвалый. «Ярый әле үзебезнең Зөмәйрәбез бар, ничек яшәр идек, уколын кадап, тәрбияләп тора, үз кызым кебек», – ди яшьләрен сөртеп әнисе. Сак белән Сок кебек икесе ике якта тилмергән балаларны уйлап: «Ходай үзе гадел хөкем чыгарыр, кара эчлеләр дә җәзаларын алыр», – дип дога кыла.
Сорап килүчеләр булса да, Зөмәйрә егетләрне кире бора. Мәхәббәтенә кер кундырасы килми. Әнисе дә картаеп килә. Шулай да, сөйгәне белән күрешергә насыйп була аңа. Әти-әнисе хәлен белергә кайткан ир, үзе дә Зөмәйрәне уйлап гомер кичерә икән, үзен күргәч, «Аның белән калыргамы әллә?» дип икеләнеп кала. Икенче яктан, ничә еллар буе гомер иткән хатынының нинди гаебе бар? Балалар, оныклар ни дияр? Алар кичермәсләр. Зөмәйрә төшендә генә күргән кебек күрешүләрен онытыр өчен, башка шәһәргә күченеп китә. «Яңа җирдә яшьлек сукмакларын күрмәсәм, бәлки, онытылыр», – дип уйлый ул. Ә күпмедер вакыттан соң телефонына беренче мәхәббәте үлүе турында SMS-хәбәр җибәрәләр.
Күңеле белән кабул итә алмый хатын бу хәбәрне. Сөйгәне еракта булса да, исән булуын тоеп яшәү дә күңелне юандыра икән. «Озатуда була алмасам да, ичмасам каберенә чәчәк куеп, дога кылып кайтыйм», – дип, Зөмәйрә җаные күмелгән зиратка бара. Тик күпме генә эзләсә дә, каберен таба алмый. Күпме сынарга була язмыш дигәненә?! Тагын күпме сыналырга язган икән?!
Шулай күпмедер вакыт үткәч, беркөн телефон шалтырый. «Кем булыр икән», – дип алса – таныш номер. Башта танымыйча торса да, берничә секундтан Зөбәер тавышы икәнен абайлап ала. Димәк, ул исән! Тик ник шулкадәр ашыгып, өзек-өзек сөйли? Көтмәгәндә элемтә өзелә. Зөмәйрә шул номерга үзе шалтырата. Телефонда хатын-кыз тавышы: «Сезнең белән сөйләшкән вакытта әтиебезнең йөрәге туктады. Соңгы көннәрендә телендә гел сезнең исем булды. Гаепләмәгез аны», – дип җавап бирделәр.
Гаепләми Зөмәйрә, нишләп гаепләсен? Шушы гомергә кадәр мәхәббәт хакына гына яшәгән икән. Үткәннәр уйламыйм, дисәң дә, уйландыра, искә төшеп моңландыра. Аптырагач: «Күрәчәгем булгандыр», – дисең.
Бервакыт ишектә Зөмәйрәнең кайчандыр дус-сердәш булып йөргән кызы пәйда була. Керә-керешкә үк: «Кичерә алсаң кичер, мин синең алда бик гаепле», – ди. Үзен танырлык түгел, үзгәргән, күләгәсе генә калган, диярсең...
«Синең хакта Зөбәереңә ялган сүзләрне язу һәм аннан соң «үлгән» дигән хәбәр җибәрү – минем эш. Көнләштем мин синнән. Үземә каратмакчы булсам да, ул сине сайлады. Синнән үч алам дип, инде үзем газапланам. Авырый башладым. Гөнаһсызга рәнҗеткәнем өчен гафу ит. Тагын күрешә алабызмы, белмим», – дип үксеп-үксеп елап, Зөмәйрә алдына килеп тезләнә. Ул аны ни юатмый, ни сүкми, эчтән генә: «Ходай кичерсен», – ди. Ә ике көннән дус кызын соңгы юлга озата.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: