«Гел үземнеке сыман»
Түбән Камада химия комбинатының «ударный темп»лар белән төзелеп, дөньяга яңгыраган вакыты. Кайберәүләр романтика эзләп, күпләр фатир алыр өчен, белгечләр чакыру кәгазе буенча Түбән Камага агыла. Шулар рәтендә Казаннан килгән Мансур да бар.
Күпмедер вакыт эшләгәч, Мансур, сагынам дип, атна саен Казанга кайта башлый. Бер тапкыр аңа дусты Кәлимулла да иярә.
Вокзалга барып төшкәч, Мансур күчтәнәчкә кәнфит эзли башлый. Мәгълүм булганча, ул елларда кибет киштәләре ул кадәр бай түгел. Бер кибеткә керәләр – кәнфит юк, икенчесенә, өченчесенә... Эзли торгач, табалар бит. Тик чират. Халык елан кебек боргалана-сыргалана тезелгән.
Чиратка басалар. Кулга бер кило гына кәнфит бирәләр икән дигәч, Мансур: «Бер кило гына аз, әйдә, син дә ал», – дип, акчасын Кәлимуллага да биргән. Бер сәгатьтән артык чиратта торып, кәнфитне алганнар тәки! Мансур ике янчык кәнфитне берләштереп тә куйган.
Ике дус Казан урамы буйлап киткәннәр. Мансур очраган бер балага кәнфит өләшеп бара икән. Кәлимулланың:
– Таратып бетерәсең бит инде, кунакка керергә күчтәнәчең дә калмый, – дигән сүзләренә, Мансур:
– Шушы йөгереп йөргән балаларның берәрсе я минекедер, ашасыннар рәхәтләнеп. Ә күчтәнәчне хатын биреп җибәргән иде, сумкада ул, – дип көлгән генә.
– Син, атна саен Казанга килеп, балаларга кәнфит таратып йөрисеңмени?
– Юк ла инде, әле таратыр идем, аның кәнфите дифицит бит, кайчагында вафли, печенье да таратырга туры килә... .
– Түбән Камада да балалар бар бит, нишләп анда гына таратмыйсың?
– Бер тапкыр тараткан идем, нишләптер, күңелем булмады. Ни өчендер, Казан балалары гел үземнеке сыман, – дигән, имеш, Мансур.
Шулай итеп, Казан урамнарында кәнфитне таратып бетереп, туганнарына кич җиткәч кенә барып кергәннәр.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.6000
-
19 февраль 2019 - 10:06Электрны өзәчәкләр Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б.ны планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.1800
-
19 февраль 2019 - 10:04Кабул итү 21 февральдә 15.00-17.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова җавап бирә.1300
-
19 февраль 2019 - 10:03Солдатларга – күчтәнәч 23 февраль – Ватан сакчылары көне алдыннан шәһәрдә «Солдатка – ана бәлеше» акциясе игълан ителде. Аны, елдагыча, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы оештыра.1500
-
4 май 2018 - 12:59Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
-
18 март 2018 - 19:54Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
-
19 февраль 2019 - 10:07Гомере аның моңлы бер җыр иде... 15 февральдә Түбән Камада бөек татар шагыйре, журналисты Муса Җәлилнең 113 еллыгына багышланган чаралар, шигырь бәйрәмнәре һәм аның һәйкәле янында митинг үтте.5800
-
15 февраль 2019 - 11:29Газетага да языл, спектакль дә кара... Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2019 елның икенче яртысына газеталарга вакытыннан алда яздыру бара. Шунысын искәртәбез, 1 апрельдә язылу бәяләре артканчы, «Туган як»ка хәзер язылып куйсагыз, отышлырак була. Газетага шәһәр һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.14800
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.6000
-
19 февраль 2019 - 10:07Гомере аның моңлы бер җыр иде... 15 февральдә Түбән Камада бөек татар шагыйре, журналисты Муса Җәлилнең 113 еллыгына багышланган чаралар, шигырь бәйрәмнәре һәм аның һәйкәле янында митинг үтте.5800
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.4100
-
19 февраль 2019 - 09:45Осталыкларын күрсәттеләр Шәһәребездә ел саен Коръән уку буенча бәйге уздыру күркәм гадәткә керде. «Өмет» сәхифәсендә мөслимәләр өчен үзәк мәчеттә үткәрелгән бәйге турында язган идек. Күптән түгел «Нур» мәчетендә белем алучы хатын-кызлар да Коръән укуда осталыкларын күрсәттеләр.2800
-
19 февраль 2019 - 09:50«Йөрәкләрдә мәңгегә калырсың» Гыйнварда татар дөньясы шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтте.2800
-
19 февраль 2019 - 10:06Электрны өзәчәкләр Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б.ны планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.1800
-
19 февраль 2019 - 09:00Шайбалар явып торды… «Нефтехимик» һәм «Себер» командаларының очрашулары сюрпризларга бай булды.1600
-
19 февраль 2019 - 10:03Солдатларга – күчтәнәч 23 февраль – Ватан сакчылары көне алдыннан шәһәрдә «Солдатка – ана бәлеше» акциясе игълан ителде. Аны, елдагыча, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы оештыра.1500
-
19 февраль 2019 - 10:00Сугыш тәмамланса да Шәһәребездә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгы билгеләп үтелде. Митинг сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узды.1300
-
19 февраль 2019 - 10:04Кабул итү 21 февральдә 15.00-17.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова җавап бирә.1300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ №ТУ 16-01036 от 16.05.2013
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика