Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Газета укучыларыбыз иҗаты.

«Кама таңнары»нда Һәр якшәмбедә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан иҗат бүлмәсенә шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучылар, каләм тибрәтүчеләр җыела. Берләшмә җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин узган атнадагы эшләргә йомгак ясаганнан соң, Татарстан дәүләт советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев премиясенә оештырылган бәйгегә килгән әсәрләр тикшерелде. Түбән Камада 16нчы мәртәбә...

«Кама таңнары»нда
Һәр якшәмбедә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан иҗат бүлмәсенә шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучылар, каләм тибрәтүчеләр җыела.
Берләшмә җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин узган атнадагы эшләргә йомгак ясаганнан соң, Татарстан дәүләт советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев премиясенә оештырылган бәйгегә килгән әсәрләр тикшерелде. Түбән Камада 16нчы мәртәбә уздырыла торган ул иҗади бәйгегә шәһәр, авыл мәктәпләрендә белем алучы укучылардан илледән артык эш кергән. Быел шәһәребезнең илле еллыгына багышлап уздырыла торган ул бәйгегә килгән әсәрләрне әдәби язылышы, тел камиллеге ягыннан тикшереп, бәяләдек. Талантлы егет-кызларга бүләкләрне һәм рәхмәт хатларын, язның соңгы аенда, Разил Вәлиев шәхсән үзе тапшырачак.
Шулай ук, утырышта берләшмәгә йөрүче иҗатчыларның «Казан утлары» журналына җибәреләчәк шигырьләре тикшерелеп, арадан уңышлы дип табылганнары сайланды.
Соңгы вакытта әдәби берләшмә каләм тибрәтүчеләр белән тулыланып тора. Асия Сафина, Инсаф Кашапов, Гөләндәм Галиева берләшмәгә быел гына аяк бассалар да, иң актив әгъзаларга әйләнеп киләләр. Әлбәттә, моның өчен без «Туган як» газетасына рәхмәтлебез, алар үзләренә килгән авторларны һәм әсәрләрне «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә юллыйлар. Ни дисәң дә, Фәтхулла Абдуллин, Рифкат Имаев, Никифор Тукмачев, Хөсәен Җәгъфәр кебек олпат язучыларыбызның фикерләрен ишетү иҗатка ышанычны арттыра. Яшерен түгел, күпләребез өчен әдәби осталыкның кайбер яклары әле һаман да ачылып бетмәгән сер булып калуын дәвам итә. Утырышта тикшерелеп, фатиха алган шигырьләр күпкә дөрес һәм камил дә. Шуңа күрә, авыр һәм кызыклы иҗат юлының башлангычын «Кама таңнары » әдәби берләшмәсендә алып, иҗат белемен арттыру беркемгә дә комачау итмәс. Күренекле язучыларыбыз Разил Вәлиев, Фәннүр Сафин, Зөлфәт Хәким, Рахмай Хисмәтуллин, Мизхәт Хәбибуллин һәм бик күп танылган язучылар иҗатка юлны «Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән салганнар.
Каләм тибрәтүчеләр, сезне әдәби берләшмәдә көтеп калабыз. Безнең адрес: Химиклар урамы, 74б, Халыклар дуслыгы йорты, 221нче бүлмә.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркәтибе.
 
Фотода: Редакция архивында саклана торган бу тарихи фоторәсем 1978 елда, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 10 еллыгына багышланган кичәдә төшереп алынган. Кичә кунагы рәссам Әхсән Фәтхетдиновның үз кулы белән ясаган бүләген «Кама таңнары» җитәкчесе язучы Рахмай Хисмәтуллинга тапшырган вакытын күрәсез. Сәхнәдә утыручылар арасында тагын бер дәрәҗәле кунак - Казаннан килгән танылган шагыйрь Равил Фәйзуллин да бар.
 
Моңнар тулган икән бит
Ралия Кәримова - шигърияттә үз йөзен, үз биеклеген тапкан шагыйрә. Ул шул биеклектән түбән шигырьләр яза алмый. Ә биеклекнең чиге юк һәм шуңа омтылырга кирәк тә. Мин Ралияне табигать җырчысы, матурлык җырчысы дияр идем. Ул табигатькә үзенчә соклана, аңа үзенчә гашыйк. Башкортстанның гүзәллеге аның күңеленә ана сөте белән салынган. Туган җирең шундый булсын да, шигырь язмый калу мөмкинме?! Әмма бу дөнья гел камиллектән, гел матурлыктан гына тормый шул. Ралиянең дә моны күреп җаны әрни:
Гөлләр сулган бакчаларга
Моңнар тулган икән бит,
дип яза ул бер шигырендә. Аннан тагын шуны әйтер идем: барлык хатын- кыз шагыйрәләр кебек, ул да мәхәббәткә битараф түгел. Мәсәлән:
Нигә сөю өчпочмаклы икән,
Кырыс булды безгә карата.
Син яраткан ярлар сине сөйми,
Яратмаган - сине ярата, - дип нәтиҗә ясый ул үзенчә. Профессиясе буенча Ралия ханым - укытучы, тормышта иң кирәкле профессия кешесе. Мин аны инде утыз еллап беләм. Иҗатына карашым уңай. Иҗат бит ул - даими үсү, каләм белән кое казу. Без менә ничә еллар инде бергә Түбән Камадагы «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә чарланабыз. Һәрчак шулай, үзең язганча ачык йөзле, оптимист булып калсаң иде, каләмдәшем!
Шунысы бәхет, дөнья әле бездән,
Без дөньядан һич тә туймаган!- ди Ралия. Афәрин! Шундый булып калырга язсын!
Әсәрләре Татарстан һәм Башкортстан газета-журналларында дөнья күргән өч җыентык авторы, проза жанрына караган «Ташлы туфрак» исемле повесте «Туган як»та басыла башлаган Ралия Кәримова бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аны тормыш бәй-рәме белән котлап, иҗат уңышлары телибез.
Рифкать ИМАЕВ,
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,
шагыйрь.
Түбән Камабыз
Чәчәкләргә күмелеп,
Яшеллеккә төренеп,
Үсә калабыз!
Шатланып туган якта,
Җырлыйбыз синең хакта
Түбән Камабыз!
Кушымта:
Түбән Кама, Түбән Кама,
Гүзәл шәһәр син.
Бәхет йорты булып җирдә
Мәңге яшәрсең!
Уңышларга шатланып,
Эшлибез канатланып,
Дусларча бергә.
Хезмәттә җиңү даулап,
Иҗатта уңыш яулап,
Менәбез үргә!
Ралия КӘРИМОВА.
 
Табибта
Бүген табибка күрендем,
Артык, ди, канда басым.
Кан басымым
төшәр кебек,
Булмаса җанга басым.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
 
Гүзәл татар кызы
Кашың карлыгач канаты,
Буең зифа тал кебек.
Толымнарың кара ефәк,
Күзләрең тора көлеп.
Чибәр дә син, акыллы да,
Әй, гүзәл татар кызы.
Кем сокланмас сине күреп,
Син бит таңның йолдызы.
Кемгә насыйп яр булырсың,
Кем соң көтәр сагынып?
Ут кабына йөрәкләрдә,
Ялгыш китсәң кагылып.
Юк, җибәрмәбез ятларга,
Яр булырсың уңганга.
Яшәүләре гүя җәннәт
Сез гүзәлләр булганга!
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.
 
Яз китерү җиңел түгел
Минем күрше - ялгыз хатын,
Иртүк торып боз вата.
Ә кичләрен җырлар җырлап,
Елак кызын юата.
Кызчык елый, әти көтә.
Әти каян табасы?
Әти кеше ерак йөри,
Бураннарда адашып.
Әнә тагы, иренмичә,
Төн буе үҗәт буран,
Тау кадәрле кар көртләрен
Юлларга өеп куйган.
Ялгыз хатын, кара төннән
Кар көрәп, ара тала...
Бүген дә әле, бу якларга
Җылы яз килми кала.
Яз китерү җиңел түгел,
Туң-бозны, кайчан да бер,
Язын көткән җырлы күңел,
Моңы белән эретер!
Асия САФИНА.
 
Киек каз юлы буйлап
Барыр юлыбызны нурга күмә,
Кич кабынган сихри йолдызлар.
Яктылыгын күреп күгебезнең,
Бер көнләшсен әле, ялгызлар.
Тәрәзәмне ачып айлы төндә,
Һаваларга карап уйланам.
Куанычым ташый, ярый әле,
Юлларыбыз аерым булмаган.
Киек каз юллары буйлап шулай,
Уй-хисләрем сиңа сузыла.
Килер көннәрдә дә күзләребез
Текәлсеннәр бер үк йолдызга.
Хөсәен ҖӘГЪФӘР.
 
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев