Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Хатлар

Гаҗәп нәрсәләр

Җылылыкка бәяләр арту сәбәпле, йортларда яшәүчеләргә газета аша да, рәсми чыганаклардан да шактый мәгьлүмат бирелде. Шуларны чагыштыргач, кайбер сораулар туа. Менә август ае өчен торакка килгән түләү кәгазьләрен карап утырам. Корабельная урамындагы 25нче йортта яшәүчеләргә квартирны җылыту өчен 1 кв.м.га тариф 14,86 сум дип язылган. Моңа кадәр (1 июльгә кадәр)...

Җылылыкка бәяләр арту сәбәпле, йортларда яшәүчеләргә газета аша да, рәсми чыганаклардан да шактый мәгьлүмат бирелде. Шуларны чагыштыргач, кайбер сораулар туа.
Менә август ае өчен торакка килгән түләү кәгазьләрен карап утырам. Корабельная урамындагы 25нче йортта яшәүчеләргә квартирны җылыту өчен 1 кв.м.га тариф 14,86 сум дип язылган. Моңа кадәр (1 июльгә кадәр) түләве 14,02 сум булган йортта яшәүче берәү, аңлатуларын сорап, кирәкле урынга шалтыраткан икән, аңа: «Сезнең йортыгыз тугыз катлы, биеккә менгерү өчен биш катлы йортларга караганда су күбрәк кирәк», - дип җавап биргәннәр. Ә менә Студентлар урамындагы 17нче йорт та, шулай ук, тугыз катлы, аларда тариф - 12,33 сум, Корабельная урамындагы биш катлы 21нче йортта - 9,36 сум. Бер сәер сорау туа: тугыз катлы йортларныкы белән биш катлы йотларныкы тигезләнергә тиеш түгелме икән? Болай булса, инде тугыз катлы йортларда яшәүчеләргә, электр энергиясе өчен дә тарифларны арттыруларын көтәргә генә кала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев