Туган як

Гаепсездән гаепле

Безнең халык аңгыра ахрысы ул. Кайберәүләр гел үзләре турында гына кайгырталар, тирә-якта яшәүчеләрнең сәламәтлеге, тынычлыгы хакында уйлап та карамыйлар. Шулай булмаганда, кичен кеше эштән арып кайткач, «перфоратор» белән стена тыкырдатучыларны ничек аңлатырга? Башкалар фикеренә төкереп тә бирмәү шул буладыр инде ул. Кайберәүләр шулкадәргә барып җитәләр ки, кичке сәгать кичке тугыздан...

Безнең халык аңгыра ахрысы ул. Кайберәүләр гел үзләре турында гына кайгырталар, тирә-якта яшәүчеләрнең сәламәтлеге, тынычлыгы хакында уйлап та карамыйлар. Шулай булмаганда, кичен кеше эштән арып кайткач, «перфоратор» белән стена тыкырдатучыларны ничек аңлатырга? Башкалар фикеренә төкереп тә бирмәү шул буладыр инде ул. Кайберәүләр шулкадәргә барып җитәләр ки, кичке сәгать кичке тугыздан соң да һаман тыкырдатуларын беләләр. Мондый чакта мәсьәләнең икенче ягы да бар икән бит әле. Гел уйламаганда, гаепсездән гаепле итеп калдыручылар да табыла күрше-күләндә. Беркөнне кичен, бөтен кеше ял итәр вакытта, өстәме, астамы, әллә күршедәме шунда, «перфоратор» үкертә башладылар. Тавышы нервыларны чыгара моның. Ярар, тешләрне кысып түзәбез инде. Бер заманны күршеләр ягыннан безнең стенага суга башладылар. «Перфоратор» тавышын бездән килә дип уйладылар булса кирәк. Шулай итеп, без ике ут арасында калдык. Озак та үтмәде, ишектә кыңгырау чылтырады. Ишекне ачуга, күрше хатыны дөньядагы иң начар сүзләр белән кычкыра ук башлады. Без, янәсе, ремонт эшләре белән шөгыльләнеп, тынычлыкларын бозабыз. Аңа аңлатырга тырышып караган идек. Тик кая ул! Чәпчимсең чәпчи. Фәлән-фәсмәтән, кайчан туктыйсыз инде бу сансызлыгыгыздан, ди. Без берни дә эшләмибез, ышанмасаң кереп кара, дигәч: «Болай да беләм сездән чыкканын», - дип, кул гына селтәде дә, сүгенә-сүгенә кире үзенә кереп китте. Ул кичне йокыбыз йокы булмады, квартирның бер ягында «перфоратор» тавышы, икенче яктан күрше хатынының стена төеп кычкырганы әле шактый вакыт ишетелеп торды... Әнә шулай итеп, берәүнең сансызлыгы аркасында ничә гаилә зыян күрә. Күршеләрендә шундый оятсыз адәмнәр булганнарга Ходай сабырлык бирсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: