Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Фотоларын кадерле истәлек итеп саклыйм

Узган гасырның 90 нчы еллар азагында безнең шәһәрдән дүрт журналистка зур бәхет елмайды: чит илгә командировкага, тәҗрибә уртаклашырга бардык.

Мәчеттә ешрак булырга кирәк

Башта безне Санкт-Петербургта җыеп, 3 көн буе лекция укыдылар, аннары экскурсияләр... Иртәгә Парижга очабыз, дигән көнне Кышкы сарайдан ерак түгел урамда гына урнашкан мәчеткә кердек.

Мулла бабайга дога укытып, группаның җыйган уртак бар акчасын хәер итеп калдырдык. Арабызда ике генә мөселман булса да, калганнар каршы килмәде. Сәяхәтебез бик уңышлы булды, ун көн эчендә Европаның зур ике дәүләтенең иң кызыклы урыннарын да күрдек.

Париждан Лондонга «Евростар» дип аталган зур тизлекле поезд йөри. Төньяк диңгезнең Ла-манш култыгын 50 чакрым чамасы су асты тоннеле аша 10-15 минутта уздык. Берничә атнадан, инде Рәсәйгә кайткач, шул тоннельдә зур авария, пожарда үлүчеләр булуын ишеттем. Ирексездән Петербург мәчете искә төште... Шул вакыттан бирле мәчетләрдә ешрак булырга кирәклегенә инандым.

Аэропорт һәм... «куяннар фермасы»

Парижда ничә аэропорт булуын белмим. Санкт-Петербургтан очкан безнең самолет «Генерал Шарль де Голль» аэродромына килде. Инде берничә сәгать иллюминатордан башны аермыйча карап барып, Франция башкаласы күгендә игътибарымны тагын да көчәйттем. Әнә, Эйфель манарасы, әнә бихисап күп күперләр белән кискәләнгән Сена елгасы...

Тик ул көнне иң кызыгы самолет полосага төшеп, аэровокзал бинасына таба юнәлеш алганда булды. Иллюминаторга карыйм – очыш кыры ни өчендер куе сетка һәм чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган. Һәм анда... зур куяннар чабып йөри!

Кичен кунакханәнең кафесында безгә бик зур тәлинкәдә яшелчәләр белән пешкән итле бот бирделәр. Күрше Әдистән: – Нәрсә ите икән бу? – дип сораган идем. – Соң, иртән күрмәдеңме, аларның куян фермасы ерак түгел иде бит, – дип шаяртты ул...

«Плиз, сэр...»

Лондон шәһәрендә эреле-ваклы 200 дән артык музей бар. Әмма туристлар яратып йөри торганнары уннан артмый. Шулар арасында «Мадам Тюссоның балавыз сыннары» музейханәсе иң популяры икән. Ике гасырлык тарихы булган бу бина эчендә дөньяның иң танылган меңнән артык шәхеснең балавыз сыннары тупланган: сәясәтчеләр, артистлар, спортчылар...

Ул скульптуралар шундый нык охшашлык белән ясалган. Мәсәлән, җырчы Мадоннаның ак күлмәген арттан вентилятор өрдереп тора, ике кулын җәеп синең кочагыңа хәзер килеп төшәрдәй...

Без булганда Рәсәй туристларын беренче катта, В.И.Ленин сыны янында еш очратырга туры килә иде – барысы анда фотога төшә. Бүген руслар Путин һәм хоккейчы Овечкин сыннары янында җыелалар. Бинаның түрендә иң зур композиция – Британиянең король гаиләсе сыннары урнашкан. Уртада королева Елизавета, янәшәдә ире һәм уллары хатыннары белән. Бераз читтәрәк принцесса Диана басып тора...

Аның белән янәшә фотога төшәргә теләп, янәшәмдә муеннарына төрле аппаратлар аскан шакмаклы күлмәкле иргә вата- җимерә үземчә инглизчә: – Плиз, сэр, уно моменто..., – дип эндәштем. Бәлкем, мине ишетмәгәндер дип, үтенечемне катырак кычкырып тагын кабатладым. Чукрак кына түгел, әллә телсез дә инде?.. Бераз алгарак үтеп, теге ирнең йөзенә нык игътибар белән карадым.

Иң гаҗәпләндергәне, ул да балавыздан ясалган сын булып чыкты. Стена кырыенда торучы музей хезмәткәре «Рашен туристо» дип көлеп җибәрде, әмма аппаратымны алып, мине фотога төшерде. Бүген ул рәсем күп фотоальбомнар арасында иң кадерлесе...

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев