Туган як

Элемтәче булган ул

Вакыт үзенекен итә, гомер уза. Шаулап-гөрләп тарихи вакыйгалар артта кала, томанга төренгән кебек, ераклаша бара. Әмма кан коюлар, үлемнәр, яраланулар, җәфа чигүләр, ачлык-ялангачлык, җирнең асты өскә әйләнгән чакларны онытырга мөмкинме соң? - Сугыш еллары, фронт юллары истәлекләре күңелдән мәңге җуелмас, - дип әйтә иде «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең Бөек Ватан сугышы...

Вакыт үзенекен итә, гомер уза. Шаулап-гөрләп тарихи вакыйгалар артта кала, томанга төренгән кебек, ераклаша бара. Әмма кан коюлар, үлемнәр, яраланулар, җәфа чигүләр, ачлык-ялангачлык, җирнең асты өскә әйләнгән чакларны онытырга мөмкинме соң?
- Сугыш еллары, фронт юллары истәлекләре күңелдән мәңге җуелмас, - дип әйтә иде «Нефтехим»
акционерлык җәмгыятенең Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары советы әгъзасы Рәшит Рәхмәтулла улы Рәхимов. - Төшләргә керсә, сискәндереп уята, җанны газап-лый торганнары да аз түгел. Шуннан исән-имин кайта алуыңа мең шөкерана кыласың...
Ул армия сафларына 1944 елның көзендә Башкортостанның Благовар хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Хәрби хәзерлек курсын Татищево хәрби лагеренда үтә. Ул Саратовтан әллә ни ерак түгел. Өч ай дәвамында үтәргә тиешле строевой хәзерлеккә нибары санаулы сәгатьләр генә бирелә, күпчелек вакыт оборона һәм һөҗүм итү кебек операцияләргә әзерлеккә юнәлдерелә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Саратов җирендә шуышып үткән дис-тәләрчә чакрымнарны бары тик өсләрендәге ертылып, челтәрләнеп беткән киемнәреннән генә дә абайларга мөмкин булыр иде.
1945 елның мартында Рәшитләрне, товар вагоннарына төяп, көнбатышка озаталар һәм апрель башларында алар Польша җиренә аяк басалар. Шулай итеп, Рәшит НКВДның аерым элемтә батальонына килеп эләгә һәм аңа 377нче кабель ротасында линияне тикшереп-күзәтеп тору вазифасы йөкләнә. Бурычы - кабель линиясен штабтан фронт линиясенә сузудан гыйбарәт.
Хезмәте җиңелдән булмый аның.Командирлар исә элемтәнең ныклы һәм ышанычлы булуын таләп итә. Ә элемтә чыбыклары еш кына бомба һәм снаряд шартлауларыннан, танк чылбырларына эләгеп өзелә. 9 май Рәшитләр өчен аеруча зур имтихан була. Шул көнне бик иртә башланган атышулар барышында элемтә югала, кабель берничә урыннан өзелә. Элемтәне урнаштыру өчен ашыгыч рәвештә берничә төркем җибәрелә һәм алар шунда шатлыклы хәбәр - фашистлар Германиясенең капитуляцияләнүен ишетә.
Рәшитләр өчен сугыш тагын бер атна дәвам итә әле, чөнки немец гаскәрләренең иң зур төркеме Прага шәһәрендә тупланган була һәм һөҗүм итүче безнең гаскәрләргә алар шактый каршылык күрсәтә.
Федор ЕРМАКОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: