Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Экскурсияләргә йөртәләр

Бер булганнан барысы да була, диләр. Бу сүзләр Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимовка һәм аның кул астында эшләүчеләргә турыдан-тыры кагыладыр, мөгаен. Узган ел үзебезнең җирлеккә караган авыллардан өлкәннәрне җыеп, Изге Болгар җиренә алып барганнар иде. Кайткач, Ришат: "Йә, күңелегез булдымы?" - дип сорады. Булмыймы соң, булды, әлбәттә! "Киләсе елга...

Бер булганнан барысы да була, диләр. Бу сүзләр Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимовка һәм аның кул астында эшләүчеләргә турыдан-тыры кагыладыр, мөгаен. Узган ел үзебезнең җирлеккә караган авыллардан өлкәннәрне җыеп, Изге Болгар җиренә алып барганнар иде. Кайткач, Ришат: "Йә, күңелегез булдымы?" - дип сорады. Булмыймы соң, булды, әлбәттә! "Киләсе елга Казанга, Кол Шәриф мәчетенә алып барырмын, дип торам. Теләгегез бармы?", - дип тә сорады. Без бертавыштан: "Әлбәттә барасыбыз килә", - дип җавап биргән идек.
"Вәгъдә - иман" дигәндәй, менә ул көн дә килеп җитте. 27 августта, иртәнге сәгать алтыдан, Түбән Камадан килгән зур автобуска утырып, Болгар, Сухрау, Яуыш, Би авылларыннан барлыгы 40лап әби-бабайлар Казанга кузгалдык.
Барып җитеп автобустан төшүгә, экскурсовод каршы алды. Ул безгә Кремль, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенский соборларын (алар барысы да янәшә генә) һәм башка тарихи урыннарны күрсәтеп йөрде. Без Казаннан бик күп яңалыклар ишетеп, үзебезгә рухи азык алып, куанышып кайттык.
Өлкәннәргә шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен Ришат Расим улына һәм депутатларыбызга рәхмәтлебез. Безгә кылган яхшылыклары өчен үзләренә дә уңышлар гына юлдаш булсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев