Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Егетләр башлы безнең

Безнең 24нче лицей-интернат - укучыларга белем бирү буенча шәһәребездә генә түгел, ил күләмендә дә билгеле уку йортларыннан. Биредә математика, физика, информатика фәннәре җентекләп өйрәтелү белән беррәттән, укучыларның чит һәм туган телләрне үзләштерүләренә дә зур игътибар бирелә. Лицей елның-елында шәһәр һәм республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча Түбән Кама мәктәпләре арасында алдынгылыкны...

Безнең 24нче лицей-интернат - укучыларга белем бирү буенча шәһәребездә генә түгел, ил күләмендә дә билгеле уку йортларыннан. Биредә математика, физика, информатика фәннәре җентекләп өйрәтелү белән беррәттән, укучыларның чит һәм туган телләрне үзләштерүләренә дә зур игътибар бирелә. Лицей елның-елында шәһәр һәм республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча Түбән Кама мәктәпләре арасында алдынгылыкны бирми. Болардан тыш, лицейның дөньякүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә яулаган җиңүләре дә шактый. Узган ел лицей Түбән Каманың инновацион мәктәпләре арасында иң яхшысы дип танылды. Шул ук узган уку елында БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре буенча лицейның шәһәрдә беренче урынны алуын да өстәргә кирәк.

Әле күптән түгел ике укучыбызның математика буенча Казанда уздырылган халыкара турнирда җиңеп кайтулары да безнең өчен зур горурлык. А.Н.Колмогоров исемендәге XV турнирда илебезнең төрле төбәкләреннән генә түгел, якын чит илләрдән килгән командалар да акыл көчендә сынаштылар. 9нчы класс укучысы Алмаз Мельников катнашкан команда үсмерләр төркеменең югары лигасында өченче урынны яулады. 11нче класс укучысы Рөстәм Мәрданов исә, бик яхшы күрсәткечләр белән шәхси зачетта өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Аларның уңышка ирешүендә, һичшиксез, математика укытучысы Равил Алишевнең дә хезмәте зур. Гомумән, безнең укытучылар белем дәрәҗәләре, омтылышлары һәм тәрбияле булулары белән дә укучыларга үрнәк булып торалар.

Әлбәттә инде, Алмаз белән Рөстәмнең математиклар бәйгесендә катнашу хыялларын тормышка ашыруда матди яктан булышучы олы йөрәкле эшмәкәр һәм депутат Рафис Мостафинга, шулай ук адвокат Нурисә Сабирҗановага, Түбән Кама электр челтәре җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез. Лицеебызда укучы сәләтле балаларга ярдәм кулы сузган бу хөрмәтле җитәкчеләргә Яңа ел уңышлар гына китерсен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев