Туган як

Дуслык җебен өзмә

Раушан инде гомеренең көзенә кереп бара. Пенсиягә чыгуына да инде берничә ел. Шулай да күңел бирешми: «Әле җәй, көз – алда», – ди ул. Нәкъ соңлап килгән көздәге кебек: кояшлы җылы көннәре алда әле аның тормышында. Бүген дусты белән очрашты. Андый чакта гел яшьлектәге җырлар искә төшә. Тик, ни хикмәт, соңгы вакытта җыр сүзләре онытылган, китаптан карарга туры килә.

Бер елны аларга санаторийга юллама бирделәр. Көн тәртибе болайрак: көндез дәвалау курслары, спорт залында шөгыльләнү, йокы сәгате, ә кичке якта саф һавага чыгалар. Авыл малайлары бит, рәхәтләнеп җыр сузып җибәрәләр. Берсе –мишәр, икенчесе – Ык елгасында су коенып үскән егет. Читенсенеп тору аларга хас түгел. Шулай бер көнне боларга тагын дүрт кеше килеп кушылды. «Берничә көн сезне читтән генә күзәтеп-тыңлап йөрибез. Алыгыз әле безне дә үз компаниягезгә», – диләр. 
Ул вакыттан соң күпме еллар узды. Тормыш юлында төрлесе булды: советлар иле таркалды, акчалар алышынды, ил берничә тапкыр икътисади кризис кичерде. Бары бер нәрсә генә үзгәрешсез калды: аларның дуслыгы һәм яшьлек җырлары. Хәер, бүгенге яшьләр аларны үзләренчә үзгәреп җырлый. 
Бүген ул бик иртә – таң атканчы ук уянды. Өстәл өстендә җыр китабы ята. Кулына алып, бер битен ачты һәм күзләре Зөлфәт Хәким шигыренә барып төртелде: «Шик туса кинәт җаныңда әгәр, йә килсә сиңа...» Уйландыра торган сүзләр. Раушанның йокысы качты. Укуын дәвам итте: «Авыр болытлар каплап китсәләр, каршы искән җил капланса тынга...»
Бервакыт дусты аңа үпкәләде. Күпме генә тырышмасын, Раушан моның сәбәбен белә алмады. Тик бу аларның арасын суытуга сәбәп булмады. Әле кичә хатыны белән кунакка килделәр. Шулай да, теге сер эчне тырнап тора. Берничә тапкыр Раушан дустыннан шуның турында сорарга талпынса да, сабыр итте, берәр җае чыгар әле, дип уйлады. Шигырьне укыганда юкбар белән кәеф төшереп вакланмаганга сөенеп куйды, теге эчне тырнаган уйлар да таралып юкка чыкты.
Ул укуын дәвам итте: «Ышана күрмә, ашыга күрмә...» Әйе, бу юллар мәхәббәт турында, әмма Раушан аны дуслык турында дип кабул итте. «Узар гомерләр искән җил кебек, дуслык – мәңгелек, дуслык – мәңгелек», - дип җырлап җибәргәнен сизми дә калды.
Вәсил Камалов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: