Дуңгыз да чиста, ә кеше...
Күптән түгел Интернет сайтларының берсендә күпкатлы йортта подъездын җыештыручы хатынның хатын урнаштырганнар иде. Ул чираттагы ялга җыенганда әлеге йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыга. «Һичьюгы, мин булмаганда үзегезне тәртипле тотып, хайваннан кешегә әйләнсәгез иде», дип яза җыештыручы. Хатының ахырында чисталыкны белмәгәнгә «дуңгызлар» дип тә атый ул аларны. Бәлки, йортта яшәүчеләрне бу...
Күптән түгел Интернет сайтларының берсендә күпкатлы йортта подъездын җыештыручы хатынның хатын урнаштырганнар иде. Ул чираттагы ялга җыенганда әлеге йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыга. «Һичьюгы, мин булмаганда үзегезне тәртипле тотып, хайваннан кешегә әйләнсәгез иде», дип яза җыештыручы. Хатының ахырында чисталыкны белмәгәнгә «дуңгызлар» дип тә атый ул аларны. Бәлки, йортта яшәүчеләрне бу сүзләр үпкәләткәндер дә, тик кем әйтмешли к...тенә кулы җитмәгәннәрне тагын ничек атыйсың ди инде?!
Мәсәлән, мин үзем Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 17нче йортта яшим. Подъездагы пычраклыкка эчем поша. Инде бу җәйдә махсус урыннардан, кафе-рестораннардан тыш, башка җирдә сыра эчүне тыючы закон да кабул иттеләр. Безнең йорттагыларга ул кагылмый, ахры. Подъездларда сыра шешәләренә абынып егылырлык, ул көнбагышны бөтен йорт белән ашаганнар диярсең. Үзләре шул шапшаклыкка ияләшсә дә, күршеләрен уйласыннар иде. Безнең йортта яшь гаиләләр шактый, күбесенең балалары кечкенә. Менә аларга нинди үрнәк күрсәтәбез соң?! Гел бетмәгән реклама кәгазьләре дә шул бездән калган чүп-чарга өстәлсә, подъезд идәне төрле төскә әйләнә дә куя инде. Почта тартмаларыннан коелган ул кәгазьләрне иелеп алырга иренәбез бит, анысы да шул җыештыручыларга кала.
Беркөнне лифтка кергәч, бер почмакка гына сыенып бардым. Ышанасызмы-юкмы, басып торырлык та урын юк, лифт чүп-чар савытын хәтерләтә. Анда нәрсәләр генә очратмыйсың: тәмәке төпчеге, сыра шешәсе, бала уенчыгы, кәнфит кәгазе һ.б. Фәлән каттан төшеп җиткәнче ул чүпләрне кулда гына тотып булмыймы икән? Үзләре йөргән, үзләре яшәгән урынны чиста итеп, тәртиптә күрәселәре дә килми микән?! Әгәр дә шулай артларыннан пычратып йөрүдән тәм табалар икән, үз квартирларында шулай кылансыннар.
Белүемчә, җыештыручыларның хезмәт хакы күп түгел, ә безнең арттан һәр пычракны җыеп йөрүне бер дә җиңел эш димәс идем.
Бер танышым подъезд җыештырган өчен ай саен илле сум җыябыз, ди. Үзләренең йортында яшәүче бер апа җыештырырга риза булган, әлбәттә инде, рәсми рәвештә түгел, үзара килешенеп кенә. Биш катлы бу йортның бер подъездын җыештырган өчен - сигез йөз сум исәбеннән, дүртесенә барлыгы өч мең ике йөз сум акча ала теге хатын. Әле бит ул айга ике мәртәбә генә җыештыра, идән-стеналарны хлор белән ышкып юа. «Безнең йортта да тәртип юк инде, беренче катта һәр иртә саен сыра шешәләре артып кына тора», - ди танышым.
Әйдәгез, чисталыкка өйрәник әле, җәмәгать, дип эндәшсәм, колагына элүче табылыр микән?! Подъездда сыра эчеп утыручылар газета укымыйдыр шул, укысалар, андый шапшак булмас иде алар. Теге ханым шикелле хат язып элсәк кенә инде...
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.6000
-
15 февраль 2019 - 11:32Баш тартырга ашыкмагыз Кызамык белән авыручылар саны арта. Аны эләктерүчеләр бигрәк тә Россиядә (Мәскәүдә), Грузиядә, Украинада һ.б. урыннарда теркәлгән. Шунысы да бар, аны дәвалау өчен дару да юк. Бу авырудан бары тик прививка гына саклый.1800
-
15 февраль 2019 - 11:31Алу җиңелләшәчәк Түбән Каманың күпфункцияле үзәгендә яңа хезмәт күрсәтелә башлады. Хәзер ИНН алу яки алыштыру өчен, элеккечә, салым инспекциясенә түгел, ә үзәккә мөрәҗәгать итәргә була.1900
-
15 февраль 2019 - 11:26Сорауларыгыз булса... Түбән Кама шәһәре һәм районы эчке эшләр идарәсе җитәкчеләре халык сорауларына җавап бирәчәк.1500
-
4 май 2018 - 12:59Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
-
18 март 2018 - 19:54Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
-
15 февраль 2019 - 11:29Газетага да языл, спектакль дә кара... Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2019 елның икенче яртысына газеталарга вакытыннан алда яздыру бара. Шунысын искәртәбез, 1 апрельдә язылу бәяләре артканчы, «Туган як»ка хәзер язылып куйсагыз, отышлырак була. Газетага шәһәр һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.8800
-
12 февраль 2019 - 10:24Яшьләргә – эш, кардан чистартырга – техника һ.б. Узган атнада Түбән Камада Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашында булган шәһәр һәм район депутатларының сессиясе турында язган идек инде. Анда узган елга исәп-хисап ясалды. Чыгышлардан күренгәнчә, 2018 елда горурланырлык күрсәткечләр дә булды, әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә калды. Чара Николай Зеленовны искә алу белән башланды.13500
-
15 февраль 2019 - 11:29Газетага да языл, спектакль дә кара... Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2019 елның икенче яртысына газеталарга вакытыннан алда яздыру бара. Шунысын искәртәбез, 1 апрельдә язылу бәяләре артканчы, «Туган як»ка хәзер язылып куйсагыз, отышлырак була. Газетага шәһәр һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.8800
-
15 февраль 2019 - 10:50«Могҗизалы дөньяга кергәндәй буласың» Белгәнебезчә, театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан, РФ Президенты Указы белән 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде.6301
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.6000
-
15 февраль 2019 - 10:43«Шигырьләрендә милли рух бар» Каләмдәшебез Рәфыйк Әхмәдигә 70 яшь тула. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә килүенә әле ундүрт еллап кына вакыт узса да, активлыгы белән бик күпләрне уздыра ул.5400
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.5200
-
15 февраль 2019 - 11:05«Ул Түбән Каманы нык яратты» Аны беренче тапкыр мин 1982 елның язында күрдем. «Түбән Кама Шин» берләшмәсенә урнашып, вулканлаштыручы булып эшли идем.4900
-
15 февраль 2019 - 11:15МИЛЛИ ХӘЯТ Туган тел декадасында милли-мәдәни җәмгыятьләр актив катнаша.4100
-
15 февраль 2019 - 10:56Истәлекле очрашу Татар халкының бөек шәхесе, җырчысы, сандугачы Илһам Шакировның вафаты күпләрне тетрәндерде. Аның белән аралашкан кешеләр Илһам аганың кешелекле, гади булуы турында сөйлиләр. Шуларның берсе – Халидә апа Касыймова, редакциягә килеп, Илһам Шакиров турындагы хатирәләре белән уртаклашты.2200
-
15 февраль 2019 - 11:24Үзенчә файдаланганнар Шәһәребез иреклеләре (волонтерлары) үзләре дә белмичә, наркотик ясаучыларга ярдәм иткәннәр. Бу хакта 2015 елда «Сәламәт балалар» хәйрия фондына нигез салучы Джавид Магеррамов кулга алынгач билгеле булган.2200
-
15 февраль 2019 - 10:24Табиб булырга хыялланалар Үзәк хастаханәдә «ачык ишекләр көне» узды. Ел саен үтә торган «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында бирегә гомерләрен медицина белән бәйләргә теләгән 100 дән артык укучы килгән. Чара җиденче тапкыр уздырыла.2000
-
15 февраль 2019 - 10:22Спортчылардан калышмыйча «Россия чаңгы юлы» акциясендә үзәк хастаханәнең 50 табибы һәм шәфкать туташы катнашты. Юл «Батыр» спорт комплексы янындагы урманнан узды.1900
-
15 февраль 2019 - 10:30Бурсык турында әкият Борын-борын заманда урман патшалыгында бәйрәм – Шүрәленең туган көне икән.1900
-
15 февраль 2019 - 11:31Алу җиңелләшәчәк Түбән Каманың күпфункцияле үзәгендә яңа хезмәт күрсәтелә башлады. Хәзер ИНН алу яки алыштыру өчен, элеккечә, салым инспекциясенә түгел, ә үзәккә мөрәҗәгать итәргә була.1900
-
15 февраль 2019 - 10:26Авырулар белән эшли белергә кирәк Түбән Камада «Дустанә поликлиника» республика проекты тормышка ашырыла. Дәресләр шәһәр балалар хастаханәсендә үткәрелә.1800
-
15 февраль 2019 - 10:36Тугры дустыбыз Беркөнне ишегалдында мәш килеп уйнаган вакытта, әти кайдандыр алып кайтып, алдыбызга көчекне китереп куйды. Кызыклы уен онытылды, бөтенебез шул кечкенә эт баласы янына җыелдык. Көчекнең юан аяклары бик кыска, бүксәсе зур булганга, ул йомгакны хәтерләтә. Борыны чем-кара төстә.1800
-
15 февраль 2019 - 11:21Авылда эшләүчеләргә – өстәмә түләүләр Пенсияләрнең уртача күләме хәзерге вакытта 14007 сум 23 тиен тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда ул 460 сумга арткан. Пенсия фонды начальнигы Лариса Семенова шәһәр һәм район җитәкчеләренең киңәшмәсендә шул хакта белдерде.1800
-
15 февраль 2019 - 11:32Баш тартырга ашыкмагыз Кызамык белән авыручылар саны арта. Аны эләктерүчеләр бигрәк тә Россиядә (Мәскәүдә), Грузиядә, Украинада һ.б. урыннарда теркәлгән. Шунысы да бар, аны дәвалау өчен дару да юк. Бу авырудан бары тик прививка гына саклый.1800
-
15 февраль 2019 - 11:26Сорауларыгыз булса... Түбән Кама шәһәре һәм районы эчке эшләр идарәсе җитәкчеләре халык сорауларына җавап бирәчәк.1500
-
15 февраль 2019 - 11:01«Өлкән яшьтәге кеше өчен гаилә» Өлкән яшьтәге кеше ялгыз калса, аңа яшәү кыенлаша һәм ул үзен якын иткән кешенең ярдәменә мохтаҗ була. Ә якын кешесе янәшәсендә, нинди генә яшьтә булса да, аңа яшәве жинелрәк.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ №ТУ 16-01036 от 16.05.2013
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика