Туган як

«Дөньяларның тыныч булуын телим!»

Илгә ябырылган олы кайгы – миллионнарча корбаннар биргән сугыш афәте без – балалар өчен дә зур сынау, балачагыбызны урлаган, безне ятим иткән куркыныч көннәр булып йөрәккә уелып калган. Искә төшереп, күз алдына китерсәң, җаннар телгәләнә.

Мин – сугыш чорының авыр көннәрен күреп үскән бала. 1941 елның 22 июнен бүген дә хәтерлим. Сугышка ир-атларны авылдан ат арбасына утыртып алып чыгып киттеләр. Аларны авыл капкасына кадәр озатып калдык. Әтием Нәбиулланы сугышка озатканда әнием япь-яшь килеш 4 бала белән калды. Шул көннән соң әнинең авыр тормышы башланды, көне-төне эшләде ул.
Урак өстенә төштеләр. Көннәр бик кызу, хатын-кызлар бөтен көчләрен биреп урак ура, аякларында – чабата. Без аларга булышабыз дип артларыннан калган башакларны җыябыз. Җир өстендә башаклар калса, җәзага тартырга да мөмкиннәр иде. Сугыш чоры законнары кырыс иде шул... Ачлык, ашарга юк, хәлсезләнеп арып кайталар, шулай да фронтка дип оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрәләр иде.
Шулай итеп, айлар узды, әтидән хәбәр юк. Әни әрнеп-әрнеп елый, без аңа кушылып елыйбыз. Бик авыр иде ул чорлар. Әнием безнең – 4 баласының тамагын туйдырырга ни генә эшләмәде. Без ашамаган үлән, черек бәрәңге, алабута, язга чыккач яшь кычыткан, дисеңме – берсе дә калмады. Урманнан юкә яфраклары, агач бөреләре җыеп, әни шуларны киптереп, уып җәймә ясый иде. Ул чорда күп кешеләр ачтан үлде. Безнең күз карасыдай саклаган кәҗәбез бар иде. Шул кәҗә генә үлемнән алып калды безне, ди иде әнием.
Әти сугыштан кайткан көн иң бәхетле, якты көн булып хәтеремдә сакланган. 1945 ел, көз, бакчада бәрәңге алынып беткән иде инде. Әти исән-сау сугыштан кайтып җитте. Ул кайткач, ничектер, рәхәт булып китте. Мин беренче сыйныфка укырга кердем. Өскә, аякка кияргә юк. Әти чабата үреп бирде, әни әтинең шинеленнән оек текте. Аннан әкрен генә тормышлар җайга кереп китте. Күптән ипи ашаганыбыз юк иде, әти кайткач ашадык. Бөтен күзәнәкләремә кадәр тоемлап ашаганым хәтеремдә ул ипине.
Әтиемнен сугыштан кайтканда ике «бүләге» бар иде: берсе – уң кулындагы ярасы, икенчесе аягындагы пуля тишкән яра эзләре. Ул яралар аңа сугыш хатирәсе булып тордылар.
Мәрхүм әтием намаз укырга тотына иде дә, азан әйткәндә кычкырып-кычкырып елый иде: «Днепр суын йөзеп чыктык, йөзә белмәгәннәр су өстендә актылар. Ничә кеше калганын әйтергә тыелган иде. Беренче сугышка кергәндә тәкъбир әйтеп, азан әйтеп кердек», – дип сөйли-сөйли елый иде. Ни кызганыч, 1989 елда гүр иясе булды әтием. Бу матур тормышларны күрә алмады. Совет хөкүмәте чорында ул кадәр игътибар булмады шул ветераннарга. Хәзер аларга нинди зур кадер-хөрмәт күрсәтәләр, зурлыйлар!
Ул авыр чорлар үтсә дә, хатирәләр булып сакланалар. Аллага шөкер, барыбыз да исән-саулар. Тормыш җилләре төрлебезне төрле якларга таратты. Мине исә Түбән Кама районы Афанас авылына китерде. Барыбыз да гаиләләр корып, балалар үстердек. Шушы матур тормышларда инде оныклар сөябез. Дөньялар тыныч булып исән-сау яшәргә язсын дип телим барыбызга да.

Нәбиулла Сәрваров / фото Сәлаховларның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: