Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Диспансеризация үтәргә уйласаң

Халыкны, туган елына карап, медицина тикшеренүе, ягъни диспансеризация уздыралар. Поликлиникада участок табибың биргән юллама буенча тиешле анализларны тапшыргач, диспансеризация дип язылган холлга чират торасың. Ә анда - берничә табиб. Һәр эштәге кебек, аларның һәркайсы диспансеризация үтүчегә төрлечә карый. Әгәр кешенең сәламәтлеген ачыклауны үз намус эше дип санаучы табибка эләксәң, белмәгән...

Халыкны, туган елына карап, медицина тикшеренүе, ягъни диспансеризация уздыралар.
Поликлиникада участок табибың биргән юллама буенча тиешле анализларны тапшыргач, диспансеризация дип язылган холлга чират торасың. Ә анда - берничә табиб. Һәр эштәге кебек, аларның һәркайсы диспансеризация үтүчегә төрлечә карый. Әгәр кешенең сәламәтлеген ачыклауны үз намус эше дип санаучы табибка эләксәң, белмәгән чиреңне ачыклап, дәва билгеләр. Шулай ук, сиңа анкетадагы сорауларны биреп тә, җавапларыңны колагы яныннан уздырып, сәламәтлеге яхшы дип, тамга куеп кына утыручы ак халатлылар да юк түгел. Без чират торганда, невролог янындагы шәфкать туташы чыгып, кайсыбызга ничә яшь икәнен сорады. Бер әби үзен 1938 елгы, диде. Икенчесенә 54 яшь икән. Җитәкләшеп басып торучы егет белән кызның яшен ишетмәдем. Беребез дә неврологка керергә яраклы булмадык... Холл эчендәге невролог кабинетының ачык ишеге аша күреп тордык: урта яшьне узган кара гына табиб ир, кесә телефоны төймәләренә баскалап утыра. Холлдагы табиб кан басымын, буйны, билне, авырлыкны үлчәп, яныннан озатканда да, ул ак халатлы ир һаман телефон төймәсен баскалый иде. Халыкны диспансеризация үткәргән өчен медицина учреждениесенә өстәмә түлиләр, табибларны да онытмыйлардыр, мөгаен. Әмма эш анда түгел...
Диспансеризациягә баручыларны үзләре эшли торган оешма яки предприятие җитәкчесе эштән җибәрергә тиеш. Шулай эшлиләр дә....
Әмма "Отделстрой"да икенче дөнья. Диспансеризациягә киткән эшчеләр дәваханәдә ничә сәгать йөреп кайта, ул вакытны эш сәгатеннән алып ташлыйлар. Дөрес булса, хәтта, үз акчаларын да түләргә тиешләр икән әле, янәсе, "Отделстрой"ның акчасы юк, ди. Айлык хезмәт хакын да киметкәннән киметәләр. Эш кешесен күпме кысарга, халык исәбенә күпме баерга була?! Яңгырына, карына карамыйча, үтәли җил астында, хроник гайморитлар, бронхитлар белән эшләп йөрисең дә, "рәхәт"ен күрәсең: эш хакын 10 меңгә калдырдылар, анысын да икегә бүлеп түлиләр. Шул акчага үзләрен яшәтеп карарга иде... Диспансеризация узачагыбыз хакында ишеткәч, һичьюгы сәламәтлегебезне булса да хөкүмәт кайгырта, дип сөенгән идек тә, безнең "Отделстрой"да үз законнары булып чыкты.
"Отделстрой" эшчеләренә диспансеризация үтү өчен күчерелгән акча кем кесәсенә кергән икән? Төпсез, һич тулмый торган нинди кесәләрдер инде ул...
Язмага чын исемемне куймагыз, үчләшүләреннән куркам.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев