Туган як

Дезертирлар

Һәр авыл тарихы төрле истәлекләргә бик бай, арада аеруча фаҗигале вакыйгаларны еш искә алмаска тырышалар. Әмма ничәмә буын алышынуга карамастан, халык күңеленә нык сеңеп калган җан өшеткеч хатирәләрне бүген дә онытмаучылар бар. Бигрәк тә алар сугыш елларына барып тоташса, боларны сөйләп бирүе икеләтә кыенлаша.

Әниебез туып-үскән авылга чакрым ярым җитәрәк, юл буеннан бераз читтә, ялгыз үсеп утырган миләш агачы яныннан еш узып йөрдек. Бу агачның тарихы михнәтле еллар белән бәйле булганга, аның турында әни бик авырсынып кына сөйли алды. Авылдашларының сугыш вакытында ачлы-туклы тормыш күргәннәрен ишеткәч, моны оныта алмыйча, күңелемдә озак еллар буена саклап йөрдем.
Олы яшьтәгеләр сөйләвенчә, сугышның беренче елларында авыл тирәсендәге урманнарны моңарчы күрмәгән соры төстәге эре бүреләр басып алган. Арканлап куйган ялгыз кәҗәләрнең, инеш буйларында йөргән каз-үрдәкләрнең бер-бер артлы юкка чыгуларын баштарак халык шул соры ерткычлардан гына күргән. Әмма тора-бара хәл үзгәреп, ишекләре ябык лапаслардан да, яшь бозаулар югала башлагач, бу хәлдән аптырашка калган авыл халкы: «Бу бүре эше түгел, монда кеше кулы уйнаган», – дигән нәтиҗәгә килгән.
Ул вакытта авылда яу кырында аяк-кулсыз калып, фронттан кайткан солдатлар да күренә башлаган. Авыл советы башлыгы күпне күргән шул фронтовиклар белән киңәшкәннән соң: «Ашыкмыйк әле, малларның кая югалуын беренче кар өстендә калган эзләр буенча табарбыз», – дигән. Дөрестән дә, тагын кемдер малсыз калгач, ныклап карасалар, кар өстендәге ап-ачык аяк эзләре якындагы урманга таба илткән.
Берничә тазарак ир-егет, фронтовиклар белән урманга барып, кипкән агачлардан аннан-моннан корылган шалашта чырайларын сакал-мыек баскан, солдат киемнәре теткәләнеп беткән өч кешене тотып алганнар. Якын тирәдә күп санлы мал сөякләре аунап ятканын күрүгә, авылдагы терлекләрнең кая китүе бик тиз аңлашылган. Ачлы-туклы халык фашист золымы белән көрәш алып барганда, бу адәм актыклары сабыйларны соңгы ризыкларыннан мәхрүм итеп, кара җаннарын урманда ятып саклап калырга азапланганнар.
Каракларның шунда ук шинельләрен, күн-итекләрен салдырып, эчке күлмәк-ыштаннан гына кар өстеннән ялан тәпи агач күсәкләр белән суккалап авылга таба куганнар. Алар арасында шулчакны чыраен сакал-мыек баскан авылдашлары Локманны танып алганнар.
Басу буйлап авылга таба дүрт чакрымны кайткан арада качкыннарның баштарак дүртәү булулары ачыкланган. Арада берсе, Себер ягы кешесе: «Бу урманда безне тиз тотарлар, чын тайга – бездә ул, шунда китми булмас», – дип, яшеренеп кенә үз якларына юл тоткан. Локман, үзе белән ике татар кешесен ияртеп, сугыш мәхшәреннән шулай исән калырбыз дип уйлаган, күрәсең.
Безнең әбиләрнең урам аша күршеләре булып озак еллар буе карты белән Газизә апа яшәгән. Олыгаеп, алар бер-бер артлы якты дөньядан китеп баргач, бердәнбер кызлары Хәдичә шул авыл егете Локманны йортка керткән. Эш дигәндә янып тормаган, өстәвенә, холыксыз булуына карамастан, ир чутында йөргәнгә, Хәдичә баласы хакына барлык авырлыкларга түзгән, чыдаган. Аларның бәләкәй кызлары елаганда, Локманның: «Белмим, кем башына елыйдыр бу, тый балаңны», – дип, хатынына җикеренүен урамнан узып баручы барча халык ишетеп йөргән.
Дезертирларны авыл урамына алып керүгә: «Әтисен алып киләләр, сездә калып торсын әле», – дип, Хәдичә дүрт яшьлек Тәнзиләсен әбиләрдә калдырып киткән. Эчке киемнәре канга баткан Локманны алар йорты турыннан алып барганда сабый тагын да кычкырыбрак елап җибәргән.
Соңгы малларын югалткан авыл халкы бу вәхшиләрне үз күзләре белән күрер өчен капка төпләренә чыгып басканнар. Кемдер аларны кыйнаган, кайсыдыр йөзләренә төкергән. Хәлсезләнүдән аягында көчкә басып торган бер карчык: «Кая, кайсы ристаны безне кәҗәсез калдырган», – дип, кулындагы себерке сабы белән тегеләргә кизәнә башлаган. Кәҗә сөтенә берничә чеметем арыш оны салып ясалган боламык ул елларда күпме баланы ач үлемнән алып калган! Кәҗәсез калудан борчуга сабышкан карчык оныкларына ни ашатырга белмичә гаҗизләнеп, мал каракларыннан үзенчә үч алырга чыккан.
Дезертирларны урам буйлап шулай кара канга батырып авылның икенче башына алып килгәч, авыл советы рәисе: «Боларны монда калдырырга ярамый, районга илтеп тапшырыгыз», – дигән әмерен биргән. Әмма олы юлга чыгуга, буран котыра башлавын күргәч, ул элекке ниятеннән кире кайткан.
Авылдагы ерак туганыбыз Гайнулла абыйны фашист өерләре илебез чиген узып керүгә, беренче көннән үк фронтка алганнар. Окопларда озак ята торгач, авыр яраланган солдатны туган ягына дәваланырга кайтарып җибәргәннәр. Госпитальләрдә урыннар, башка медицина кирәк-яраклары җитмәгәнгә, үз аягында йөргән яралыларны тернәкләнеп китү өчен шулай өйләренә еш кайтарганнар.
Качкыннарны урман шалашында эләктергән чакта башка фронтовиклар арасында безнең абыебыз да булган. Бервакыт районга йомыш белән килгәч, ул бездә утырганда әти-әнигә дезертирлар белән бәйле вакыйганың ничек тәмамлануын сөйләп бирде. Аның: «Басуда чокыр казып, ул мәлгуньнәрнең башларына күсәк белән орып, шунда төртеп төшерделәр», – дип сөйләгәне хәтеремә нык сеңеп калган.
Гайнулла абыйның искә төшерүе буенча, кабер казытып, башларына бәргәләп, шунда төртеп аударганчы караңгы төшәргә өлгергән. Ирләр эшләрен бетереп авыл советындагы телефоннан райондагы НКВД бүлегенә: «Буран башлангач качуларыннан курыктык», – дип, аларны нишләткәннәрен аңлатып биргәч, чыбыкның теге очында: «Дөрес эшләгәнсез, сугыш законы буенча аларны барыбер атарлар иде», – дип, артык сөйләшеп тормыйча трубканы куйганнар.
Сугыш хәрәкәтләре барышында фронтның алгы сызыгын командир рөхсәтеннән башка калдырып киткән солдатларны дезертир дип атаганнар. Ул елларда андый җинаятьчеләргә иң югары хөкем карары – үлем җәзасы кулланылган. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда, урманда тоткан качкыннарга карата мондый гамәл куллану, бәлкем чын вәхшилек булып тоеладыр. Нишлисең, бары тик шундый кырыс законнар аша гына Мәскәүгә килеп җиткән фашистны туктатып кала алганнар бит!
Күпмедер вакыт узгач, Хәдичә иренең бу хурлыгына түзә алмыйча йөрәк өянәгеннән вафат булган. Аның кечкенә кызын каядыр еракта яшәгән туганнары кайтып, үзләре янына алып киткәннәр. Шул китүдән ул авылда башка күренмәгән. Аның кайтмавы, бәлки хәерле дә булгандыр, чөнки Тәнзиләгә монда барыбер тыныч тормыш күрсәтмәсләр иде, диешкәннәр авылдашлары.
Еллар узып дезертирлар кабере өстендәге ялгыз миләш агачы акрынлап корыды һәм бу урынны трактор сукалап, җир белән тигезләде. Күпме кайгы-хәсрәт китергән сугышның бу ачы хатирәсе халык күңелендә шулай ук әкренләп сүрелерме, моны әлегә төгәл берәү дә әйтә алмастыр шул.

Илдар Хәйруллин

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: