Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Депутатыбызга рәхмәтлебез

Безнең Кече Җирекле халкы депутатны читтән эзләп йөрми, чөнки үз авылыбызда бу исемне сүздә генә түгел, ә эше белән исбат итәрлек кешеләребез бар. Хәзерге көндә безнең авылның депутаты үзебездә туып-үскән, шин заводындагы зур урыннарның берсендә бик җаваплы хезмәт башкаручы Федор Иванович Назаров. Ул депутат булып эшли башлаганнан бирле, авылыбызда яхшы...

Безнең Кече Җирекле халкы депутатны читтән эзләп йөрми, чөнки үз авылыбызда бу исемне сүздә генә түгел, ә эше белән исбат итәрлек кешеләребез бар.

Хәзерге көндә безнең авылның депутаты үзебездә туып-үскән, шин заводындагы зур урыннарның берсендә бик җаваплы хезмәт башкаручы Федор Иванович Назаров. Ул депутат булып эшли башлаганнан бирле, авылыбызда яхшы якка үзгәрешләр күп булды. Фёдор Иванович изге эшләре белән авыл халкын һәрдаим сөендереп тора. Депутат булганчы ук инде, ул үзенең яхшылыклары белән аерылып тора иде. Авылдагы бәйрәмнәрнең һәм башка чараларның берсе генә дә аның катнашыннан башка үтмәде.

Авыл урамына керә торган юлга ремонт ясалмаганлыктан, халык озак еллар буена интекте. Депутат булып эшли башлаганының беренче көннәреннән үк, Фёдор Иванович ул юлны тиз арада төзәттереп куйды. Хәзер инде, "юллар ниндирәк икән". дигән уйлардан арынып, авыл урамына иркенләп кайтып керергә була.

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", дигән әйтем яши безнең халыкта. Чыннан да, бик дөрес әйтелгән сүзләр бу. Бу сүзләрнең мәгънәсенә тулысынча төшенеп эш итүче депутатыбыз тырышлыгы белән, соңгы елларда авылыбызның зираты танымаслык булып үзгәрде.

Менә быел да Фёдор Иванович авыл халкына, үлгәннәрне искә алу көне җитәр алдыннан, зур бүләк ясады. 26 апрель көнне зиратта өмә оештырып, аның коймаларын яңартып һәм зурайтып тоттылар, үлән һәм яфраклардан чистарттылар, артык агачлардан арындырдылар. Зиратны төзекләндерү, тәртипкә китерү өчен кирәкле нәрсәләрнең барысын да - койма, баганалар, трактор һ.б. Фёдор Иванович үзе алып кайткан иде. Өмәдән авыл халкы да читтә калмады, кеше бик күп килгән. Һәркем көченнән килгәнчә эшләде. Өмәчеләр төшке ашка өйләренә кайтып тормадылар - анысын да Фёдор Иванович оештырган иде... Шулай итеп, авылыбызның мәңгелек йорты чистарып, матурланып калды. Аның бу эшеннән үлгәннәр дә канәгать булып ята торганнардыр. Авыл кешеләре дә куанып бетә алмый.

Бу яхшылыклары өчен, авыл халкы Фёдор Ивановичка бик рәхмәтле. Әле бик күп еллар дәвамында туган авылы халкының ныклы терәге булып, кешеләрне шатландырып эшләргә һәм яшәргә насыйп булсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев