Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Әдәбият сөючеләргә бүләк»

Бездә быелгы җәй иҗат җимешләренә бай булды. Районыбызның Сухрау авылында яшәүче, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәфыйк Әхмәдинең «Йөрәк сүзе» дип аталган яңа китабы басылып чыгу да – әдәбият сөючеләргә бер бүләк.

Матур итеп эшләнгән 138 битле бу китапта авторның соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре, тирән мәгънәле робагыйлары, мәкаль-әйтемнәре урын алган. Китап Казанда «Школа» нәшриятында 200 данә тираж белән дөнья күргән.
Чыннан да, бу китапның бизәлеше һәм эшләнеше күңелләрне җәлеп итәрлек: ул җыйнак, матур, эчтәлекле. Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе, танылган язучы, шагыйрь Факил Сафинның кереш сүзе белән башланган җыентыкта каләмдәшебезнең фәлсәфи уйланулары, милләт язмышына кагылышлы уй-фикерләре, бүгенге көн проблемаларын күтәргән шигырьләре, мәкаль-әйтемнәре укучыга рухи азык бирә. Телебезне зурлап, милләтебезнең киләчәге өчен борчылып, мәнфәгатьләрен яклап, тормыш чынбарлыгыннан аерылмый яши Рәфыйк. Шуңа күрә аның иҗаты анлаешлы, халыкчан. Быел 70 яшен тутырган дустыбыз Рәфыйк Әхмәдиевтән без киләчәктә дә яңа әсәрләр көтеп калабыз.
Каләмдәшебезне китабы белән котлап, аңа иҗат уңышлары телибез.
Ралия КӘРИМОВА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең сәркатибе.

Фото Р. Әхмәдиевнең шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев