Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Чисталыкны алар саклый

Ишегаллары, подъездлар пычрак булганда зарланырга яратсак та, чиста чакларында кайвакыт күрмибез дә, шулай булырга тиеш дип, үтеп-сүтеп йөри бирәбез. Ә аларны чиста тоту өчен кем хезмәт куя, ничек эшли – анысы белән кызыксынмыйбыз.

Мин яшәгән йортның дүрт подъездын җыештырып, ишегалларын кыра-кыра чистартып, газоннарда бер бөртек яфрак та калдырмыйча себереп, без торуга подъезд төпләрен, юлларны, сукмакларны «ялт» итеп кардан чистартып, әле ком да сибеп куючы җыештыручыбыз Надежда Пчелкина – әнә шундый уңган җыештыручы. Һәрвакыт мөлаем, ачык күңелле бу хатынның беркайчан караңгы йөзен, ачуланганын күрмәссең. Аның бездә эшли башлавына егерме ел бар инде. Шул еллар эчендә аның эшчән куллары ничә тонна чүп-чар, калдык-постык түккәндер?! Ул гына да түгел, җәй, яз айларында, бәйрәмнәр алдыннан җыештыручыларны эш сәгатеннән соң еш кына юл кырыйларындагы бардюрларны, агачларны буярга, кайлардадыр чүплекләрне җыештырырга алып китәләр. Алла ярдәм бирсен бу хезмәт кешеләренә. Аларга рәхмәт сүзләре генә аз. Шәһәребезне гөл итеп, безне чисталыкта яшәтүчеләребезгә бәйрәм саен премияләр бирсәләр, медальләр тапшырсалар да бик яхшы булыр иде.
Чисталыкны бер кеше генә түгел, һәрберебез сакларга тиеш. Элек ярыйсы гына тәртипсез булган кешеләр дә, хәзерге көндә чисталыкка өйрәнеп килә. Урамнарда көнбагыш чүпләре, кәгазь кисәкләре ташлап китүчеләр кимеп бара. Шәһәрдәшләребезне чисталыкка өйрәтүдә Надеждабыз шикелле уңган җыештыручыларның да өлеше зур. 
Лира ГАБИТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев