Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Чаңгы шуып уздырыйк

Гадәттә, кешеләр язны яраталар, җәйне мактыйлар, көзне көтәләр (чөнки көз ел буе куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрсәтә), ә озын салкын кыш турында, ничек булса да уздырырга инде", дип әйтәләр. Минемчә, ничек булса да уздырырга түгел, ә кышның бөтен матурлыгын күңелең белән тоеп һәм аннан җан рәхәте алып калырга кирәк. Бу, бигрәк...

Гадәттә, кешеләр язны яраталар, җәйне мактыйлар, көзне көтәләр (чөнки көз ел буе куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрсәтә), ә озын салкын кыш турында, ничек булса да уздырырга инде", дип әйтәләр. Минемчә, ничек булса да уздырырга түгел, ә кышның бөтен матурлыгын күңелең белән тоеп һәм аннан җан рәхәте алып калырга кирәк. Бу, бигрәк тә, көннәр озая башлаган февраль-март айларында кулай. Аның өчен иң яхшысы -шәһәребезне дүрт ягыннан да урап алган урманнарга чаңгыда чыгу.

Ниһаять, февраль башында миңа да Красный Ключ янындагы урманга чаңгыда чыгып кышкы саф һавалы урманга хозурлану бәхете насыйп булды.

Ул көнне акрын гына кар ява иде. 2нче трамвайдан "20нче микрорайон" тукталышында төшүгә диярлек чаңгыга басып, урманга килеп җитүгә, төрле якка таралышкан юллардан һәркем үзенә ошаган маршрут белән китә. Чаңгыда йөрүчеләр күп. Эш көне булгач, күпчелеге - өлкән яшьтәгеләр. Чаңгы юлы янәшәсендәге җәяүлеләр сукмагында да, үзара гәпләшеп, саф һава сулап атлаучы парлар, ялгыз кешеләр очрый.

Җил-давыллы көннәрдә сынып, чаңгы юлларына яуган яңа кар астында калган агач ботаклары да бар, ә юлга аркылы ауган юан агачларны, кисеп чаңгы юлларын ачканнар. Бер маршрутта, кичләрен тә чаңгыда йөрерлек булсын өчен, баганалар куеп лампочкалар да элгәннәр.

Беренче мәртәбә чыгучыларга чаңгыда күп чабарга киңәш итмәс идем, юл озынлыгын аз-азлап арттырырга кирәк. Урманда чаңгыда йөргәндә, каткан буыннар йомшара, тән языла, җан тынычланып кала. Монда Украинадагы сугышлар да, кибетләрдәге азык-төлек бәяләренең "тешләшүләре" дә, кризислар да, күрше этенең йокларга ирек бирмичә төн буе улавы да - барысы да онытылып тора. Эт дигәннән, үзләренең "өстенлекләрен" күрсәтү өчен, чаңгычыларга үзләре белән эт алып чыгарга киңәш итмәс идем (сирәк булса да андыйлар да очраштырды ). Чөнки урмандагы чаңгы юлында яшь балалар да, хатын-кызлар да күренә, ә эт этлеген итәргә тырыша бит ул.

Чаңгыда йөрүнең сәламәтлек өчен әһәмиятен бер генә мисал белән дәлилләп үтәм. Моннан 7-8 еллар элек телевизордан ветераннар арасындагы чаңгы ярышларын карап утырабыз. Бу төр ярыш буенча дөнья чемпионын да күрсәттеләр. Ул - мин хезмәт иткән елларда "дөнья хәлләре, әдәбият яңалыклары турында рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырырбыз", дип, өйләренә чакырган өлкән техник лейтенант Әхмәт абый Сираҗиев иде. Әхмәт абыйның Яшел Үзән районының Кара шәле авылында туып-үскәне, Түбән Кама районы башкарма комитетының ул еллардагы финанс бүлеге җитәкчесе Камил Фатыйховның да аның авылдашы икәне мәгълүм иде. Ул миңа Әхмәт абыйның Казандагы адресын бирде һәм 40 елдан артык вакыт узгач, хәрби хезмәттәге полкташым белән очраштык.

Әхмәт абый ул вакытта инде 80 яшькә якынлашса да, яшь күренә, гәүдәсе чандыр, йөрүе җиңел, хәрәкәтләрне төгәл иде. Ул өстәлгә "пыяла самовар" куйгач, "чемпион да кулланамы" дип гаҗәпләндем. "Ашау-эчүнең чамасын белсәң, диета тотуның кирәге юк, спорт белән шөгыльләнүчегә артык авырга китми", дигән иде ул. Юанаюдан курыкканнарга - яхшы киңәш. Ә Әхмәт абыйның йөгерү, чаңгыда йөрү белән шөгыльләнүенә, үзе әйтмешли, йөрәгенең "шаяра башлавы" сәбәп булган. Табиб аңа саф һавада күбрәк йөрергә, аннан соң ашыкмыйча гына йөгерергә һәм аз-азлап юл озынлыгын арттырырга кушкан. Сәламәтлеге ныгыган Әхмәт абыйкышларын чаңгыда йөргән, җәй көннәре йөгергән. Көн яңгырлы, бурналы булса да, ачык һавада күнегүләр ясау аның җан халәтенә әверелгән...

Урманда чаңгыда йөргәндә Әхмәт аганың шул сүзләре хәтеремдә яңарды.

Кеше гомере кыска, кайберәүләргә кыш озын тоелса да, кышкы көннәр дә санаулы гына калып бара. Кышкы матурлык белән хозурланып, җаныгызны да, тәнегезне дә сәламәтләндереп калыйм, дисәгез, чаңгыга басып, урманны әйләнеп кайтыгыз әле. Һич тә үкенмәссез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев