Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бәйрәм рухында узган бәйге

Җәлил варисларына шушы көннәрдә янә бер кат көч сынарга мөмкинлек тудырылды. Мондый төр игелекле эшне без «Мин татарча сөйләшәм» дип исемләнгән республикакүләм проекты кысаларында оештырдык. Узган елны 10 нчы һәм 11 нче микрорайоннардагы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашкан булса, быел 76 нчы балалар бакчасы балалары да бәйгедә катнашырга теләк белдерделәр.

«Нәни җәлилчеләр» чыгышын күзәтү өчен аксакаллар шурасы вәкиле Мәснәви Һадиуллин, жюри әгъзалары буларак, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева, 20 нче мәктәп директоры Илhам Ишмөхәммәтов, балалар язучысы, 39 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова чакырулы иде.
«Туган тел» җыры белән башланган бәйгедә һәрбер бала, нинди милләттән булуына карамастан саф татар телендә чыгыш ясадылар, күрше бүлмәдә оештырылган осталык дәресендә катнашып осталыкларын арттырдылар. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, мультфильм карау бәхетенә дә ирештеләр.
Бәйрәм төсмере алган кичәбезне тагын да ямьләндереп 5 нче музыка мәктәбе укытучысы Альбина Захарова скрипкада милли көйләр башкарса, Рәмзил Зиннәтуллин татарча җырлары белән куандырды.
Һәрбер бәйгенең үз җиңүчеләре булган кебек, призлы урыннарга ия булган сабыйларны да барладык. Катнашкан барлык балаларны да истәлекле бүләкләр, дипломнар, баллы призлар белән куандырдык.
Тәрбиячеләр дә зур әзерлек белән килгәннәр, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы турында театральләштерелгән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тәбрикләү өлешендә Нурзия Мирхазова тәрбиячеләргә, әти-әниләргә рәхмәт белдереп, татар телендә нәшер ителгән журналлар таратты. Китапханәбезгә китапларын бүләк итте.
Туган телебезгә багышланган, патриотик рухта сугарылган бәйрәмнәр әле моның белән генә чикләнмәс, алда әле тагын да колачлырак чаралар, очрашулар көтә үзебезне.
Әлфинә СӨНГАТУЛЛИНА , 6 нчы китапханә җитәкчесе.
Н. Мирхазова фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев