Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Буржуйларны якларга кирәкме?

«Туган як»ның август-сентябрь ае саннарында Ралия Кәримованың «Буржуй» дигән хикәясе дәвамлап басылып килгән иде. Аны укыгач ук, үз фикеремне белдерергә җыенеп йөрсәм дә, газетада барыбер басмаслар дип, уемнан кире кайткан идем. Инде менә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгы да узып китте. Ул бәйрәм уңаеннан, кайберәүләр газетага мәкаләләр дә яздылар....

«Туган як»ның август-сентябрь ае саннарында Ралия Кәримованың «Буржуй» дигән хикәясе дәвамлап басылып килгән иде. Аны укыгач ук, үз фикеремне белдерергә җыенеп йөрсәм дә, газетада барыбер басмаслар дип, уемнан кире кайткан идем. Инде менә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгы да узып китте. Ул бәйрәм уңаеннан, кайберәүләр газетага мәкаләләр дә яздылар. Соң булса да уң булсын дигәндәй, мин дә үз фикеремне белдерергә булдым.
Ралия, иҗат җимешең газета битләрендә дөнья күрү белән котлыйм үзеңне! Ләкин мин синең хикәяңдәге фикерләр белән килешмим. Илне сатып, кыргый капитализм ясаган буржуйлар бүгенге көндә дә аз түгел - миллиардерлар гына да 200ләп исәпләнә бугай. Андыйларның саны буенча Россия беренче урындадыр, мөгаен. Шикле юллар белән баеган хәзерге буржуйлар белән элеккеләренең аермасы зур, әлбәттә. Ә хәерчелектә яшәгән, ачлы-туклы көн күргән крестьян һәрвакыт кемнәргәдер бил бөккән, икмәген үстергән, хәтта тонна-тонна икмәкне җилкәсенә күтәреп, байның пароходына ташып та биргән. Бай (буржуй диик инде) ул икмәкне үстерүгә үзенең бер көче кермәсә дә, хезмәтчеләренә ачка үлмәслек итеп кенә түләсә түли, түләмәсә юк. Шулай булгач, нишләп корсак үстермәсен соң ул?!
Чабаталы ярлы халык, хәзерге пычрак атучылар сүзе буенча, ялкау булганга ярлы булмаган, ә эшләгәненә тиешле хезмәт хакы түләнмәгәнгә хәерче калган.
Син, Ралия, большевиклар «шундый да яхшы, бер гаепсез буржуйны тотып аттылар» дип бик кызганасың. Ә алар халыкны кызганганмы соң? Хәзерге бай катлауны гына алыйк: 70 ел буе халык булдырган байлыкны талап, аларның «кара көнгә» дип банкларга җыйган меңнәрен (хәзерге миллионнарын) урлап, Ельцин, Чубайс, Кудрин, Гайдар һ.б. кебекләр кинәт кенә миллиардер булды...
Ә большевиклар каян килеп чыкты дип беләсең? Алар шул ук чабаталы, ач-ялангач крестьяннар, эшчеләр, Владимир Ильич Ленин төзегән большевиклар партиясенә берләшеп, патшага, буржуйларга каршы чыгып, революция ясаганнар һәм җиңеп чыгып, дөньяда беренче булып илдә социализм төзегәннәр.
Безнең социалистик илебезне бөтен дөнья халкы хөрмәт итә иде. Океаннарда кызыл байраклы корабларыбыз белән очрашканда, аларга сәлам бирмичә китми торган булган чит ил кораблары. Ә хәзер безнең корабльләрне «заложник» итеп алып, 2-3 атна җибәрмичә дә тоталар. Ельцин заманыннан бирле илебез белән исәпләшмиләр дә.
Менә шулай, Ралия, язган матур шигырьләреңә гашыйк булсам да, Бөек Октябрьнең 100 еллыгын каршылаганда шундый хикәя язып, минем алда үзеңнең дәрәҗәңне төшердең.
Безнең нәселебез укытучылар, табиблар династиясе булгач, мин буржуйларны сагынып мәкалә яза алмыйм шул.
Лира ГАБИТОВА, пенсионер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев