Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Булдыралар бит!

Шәһәребезнең татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 83 нче балалар бакчасында «Туган тел» гаилә фестивале узды. Чара Бөтендөнья шигърият көненә багышланды.

Бу бакчада барлыгы 311 бала тәрбияләнә. Шулардан катнаш гаиләдән булган рус фамилияле 11 бала да саф татар телендә тәрбия ала.
Гаилә фестивалендә бөтен чыгышларның да бары татар телендә генә алып барылуы, ата-аналарның (әби-бабайларның да) балаларына телебезгә, әдәбиятка, мәдәниятка мәхәббәтне җыр, бию, шигырьләр аша җиткерүләре безне аеруча шатландырды. Шушы сыйфатларны үз күзебез белән күрдек, колакларыбыз белән ишеттек.
Кичәдә катнашкан кунак әби-бабайлар, әти-әниләр һәм сабыйлар авызыннан туган телебезгә мәхәббәт сүзләре бертуктаусыз яңгырады. Кичәдә төрле балалар бакчаларыннан җыелган 16 гаилә балалар тәрбияләүдәге үрнәк сыйфатларын күрсәттеләр.
Жюри әгъзалары барлык катнашучыларның чыгышларына дөрес бәя биреп, төрле номинацияләрдә урыннар билгеләде һәм мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды. Гран-прига 45 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Гүзәл Арсланова гаиләсе лаек булды. «Җыр» номинациясендә 83 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәринә Тарзимина гаиләсе беренче урынны яулады. 33 нче  балалар бакчасында тәрбияләнүче Рәнис Гыйлаҗев гаиләсе икенче урынны алды. 
«Нәфис сүз» номинациясендә 8 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Диләрә Низаметдинова гаиләсе – беренче урынны; Ташлык авылының «Таңсылу» балалар бакчасына йөрүче Аишә Зәйнуллина гаиләсе икенче урынны яуладылар. 91 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче С.Махиянов гаиләсе өченче урынга лаек булды.
«Бию» номинациясендә 74 нче балалар бакчасыннан Рамазан Хөсәенов беренче урынга чыкты.
Жюри әгъзаларына урыннарны билгеләү җиңел булмады, чөнки һәр чыгыш мактауга, призлы урынга лаек иде. Әмма шунысын әйтеп үтәргә кирәк: кичәдә катнашу, чыгыш ясау үзе зур батырлык, тырышлык һәм һәркем өчен бәйрәм булды. Кичә бик матур, кызык һәм файдалы үтте, һәркем аннан канәгать булды.
Без, аксакаллар, кичәдә катнашып, чыгыш ясаучыларга, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә рәхмәтләребезне белдереп, бергә-бергә шулай эшләсәк, телебез сакланыр, татар халкы – хезмәт сөюче, тырыш халык, илдә генә түгел, дөнья күләмендә дә тиешле урынын саклар, данын арттырыр дигән фикердә калдык. Без моңа омтылабыз һәм ышанабыз. 
Суфиян МИНҺАҖЕВ, аксакаллар шурасы әгъзасы. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев