Туган як

Бәхет-шатлыкка төренеп

Авылыбызда зур хөрмәткә лаек кешеләр бик күп. Ә менә Татьяна Ивановна Денисова аеруча үзенчәлекле тормыш юлы узган авылдашыбыз, аның турында язмыйча мөмкин түгел.

Ул 1933 елның 17 маенда Наумов Иван дәдәй белән Екатерина түтинең көтеп алынган беренче балалары булып дөньяга килә. Икенче балалары –Гриша (авылдашыбыз Гриш дәдәй Наумов авыл турында китап та чыгарды, хәзер мәрхүм), аннан соң тагын бер уллары Иван да туа, ләкин анысы үлә.

Иван дәдәй белән Катя түти бик дини булганнар, балаларын да дини йолаларга туры китереп, тәртипле итеп тәрбияләгәннәр.

1941 елның башында әниләре үлеп киткәч, 8 яшьлек Татук түтигә, энесе Гришны карарга туры килә. Сугыш башлангач, әтиләре Иван дәдәй сугышка китә, балалары әбиләре кулына кала. “Бик авыр булды, – дип искә ала Татук түти, күз яшьләрен сөртеп. – Мин дүртенче сыйныфны тәмамладым, ә аннары  укырга туры килмәде инде.

Сугыш беткәч, әтисе Анна исемле тол яшь хатынга өйләнә. “Әни әйбәт булды, сукмады-какмады, сүз йөртмәде, матур яшәдек, ләкин үги ана барыбер үги ана инде ул. Аннан тагын биш бала – ике кыз, өч малай тудылар. Барысы белән тату яшибез”, – ди ул.

Әлбәттә, иң олы бала булганга, аңа бик авырга туры килгән – коедан су ташу, бәкедә кер чайкау дисеңме – барын да эшләргә туры килгән. Бигрәк тә 1948 нче ел исендә калган. Гриш дәдәй дә үзенең китабында ул елларның авырлыгын искә алган. “Әти каядыр еракка эшкә китте. Ә без  кыш көнне Таня белән чана тартып, урманга утынга бара идек. Көненә өчәр тапкыр барырга туры килгәләде. Ә урман бездән өч чакрым ераклыкта. Өйне җылытырга кирәк бит, өй тулы бала-чага. Ә кичләрен  Татук түти туку станогына утыра иде”, – дип язган ул.

1954 елда 21 яшендә Татук түти чибәр, озын буйлы, авылда бригадир булып эшләүче Василийга кияүгә чыга. Бик матур яшәделәр. Сигез бала – Петя, Зина, Вера, Екатерина, Мария, Валера, Зоя, Ольга – табып, тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге вакытта барысы да башлы-күзле, исән-саулар, матур яшиләр. Василий дәдәй генә иртәрәк китте. Аның үлгәненә 11 ел.

“Төп нигездә кече кызыбыз Ольга белән киявебез Тимофей зур йорт салдылар. Ул бик заманча, бөтен уңайлыклар тудырылган. Кияүнең кулы алтын, минем әтигә охшаган”, – ди Татук түти.

Татьяна Ивановнага 88 яшь. Аны балалары ялгызын гына калдырмыйлар. Шундый матур гөлләргә күмелгән зур йортта рәхәтләнеп гомер кичерә ул.

“Зур бәйрәмнәрдә барыбыз да әни янына кайтабыз. Барыбыз бергә җыелсак, 56 кеше булабыз. Менә быел Покрауда 52 кеше булдык. Берничәсе кайта алмады”, – ди Катя исемле кызлары.

Татук түтинең 17 оныгы, 15 оныкчыгы бар. “Ходаема рәхмәт, рәхәт гомер, матур картлык ичерәм” – ди ул.

Аның заманында авылда матур җырчы булуы турында ишетеп белә идем. Әйдә, берәр җырыңны искә төшер әле, дигәч, әкрен генә җырлап та җибәрде:

– Туганаем “туган” дигән чакта,

Буладыр ла минем күңелем.

Син туганым килеп кергәч,

Буладыр ла минем күңелем.

 

Әйдә, туган, җырлыйк әле,

Безнең туганлыкны белсеннәр.

Кешеләрдән сорап йөрмәсеннәр

Үз күзләре белән күрсеннәр.

Менә шулай  рәхәтләнеп сөйләшеп утырып, коймак белән чәйләр эчеп кайттым, Татук түти яныннан. Аңа Яңа елда да исәнлек-саулык телик. Балаларын, оныкларын сөендереп, аларга киңәшләрен биреп, әле тагын бик озак еллар яшәсен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: