Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бәхет өчен күп кирәкми

Һөнәрем буенча тормыш авырлыкларын күп кичергән кешеләр белән еш аралашам. Язмышларның ниндие генә очрамый. Авырып китеп урын өстендә калуны һәркем үзенчә кичерә. Бераз гына авырып китүгә төшенкелеккә бирелеп, яшәүдән туйган кешеләр дә бар. Инвалид арбасында утырып та, башкаларга үрнәк булып яши белүчеләрне күреп сокланам. Нәкъ менә шундый кешеләр – Евгений Пашин, Мария Логинова-Пашина һәм Раиса Мищихина турында язарга булдым.

Өчесе дә якты дөньяга сау-сәламәт булып аваз салганнар. Ләкин иртәгәсе көнгә язмышның нинди сынау әзерләгәнен беребез дә белми. Алар өчесе дә, сынаулар алдында югалып калмыйча, тормышта үз юлларын тапканнар.
Евгений башта философия фәне, аннары компьютерлар белән кызыксына башлаган. 1994 елда Киров шәһәрендә чыккан «Вектор» компьютеры сатып алган. Чаллы һәм Казаннан информатика буенча китаплар кайтартып укыган, үзлегеннән программист һөнәрен үзләштергән. Иҗатка һәм сәнгатькә гашыйк егет синтезаторда да уйный. Хәзерге вакытта ул ТИСБИ ның юридик факультетында читтән торып укый. 
Хатыны Мария 66 нчы һөнәри училищесын тәмамлап, шин заводында слесарь, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза, бүгенге көндә дүрт китап авторы. Ә кайчандыр язмышындагы авыр сынаулардан соң тормышы туктап калган кебек тоелган. Евгенийны очратып бергә яши башлагач, үзен яңадан туган кебек тоеп, дәртләнеп яши башлаган. Шигырьләренең күбесен ул 17 ел гомер иткән иренә багышлаган. «Женя белән мин бик бәхетле. Ул миңа балаларымны үстерергә ярдәм итте. Кызым Катяны кияүгә биргәндә, улым Романны өйләндергәндә аның ярдәмен тоймасам, үзем генә башкарып чыга алыр идемме икән?» – ди Мария. Үзе дә ирен һәрвакыт кайгыртып яши. Аның яраткан ризыкларын пешерергә тырыша. 
Евгений белән Мариянең аерылмас дуслары Раиса да актив  тормыш белән яши. Ул 53 нче һөнәр училищесын тәмамлагач, озак еллар буе 12 нче төзелеш идарәсендә буяучы булып эшләгән. Раиса һәрвакыт хәрәкәттә: спорт белән шөгыльләнә, җырларга һәм, ни гаҗәп, биергә ярата. Бию өчен махсус арбасы да бар аның. 
Евгений, Мария һәм Раиса 2008 елда үзләре оештырган «Таң» төркемендә иҗат итеп, сау-сәламәт кешеләргә концерт куялар. Коллектив республиканың шәһәр һәм авылларында булган. 2011 елның җәендә алар чакыру буенча Казаннан ерак булмаган «Регина» лагеренда иҗади яшьләр фестивалендә катнашып, анда килгәннәрне шаккаттырганнар. Башта «булдыра алмаслар», дип шикләнгән директор да соңыннан кат-кат рәхмәт әйткән. 
Күптән түгел иҗат төркеме «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә  искиткеч концерт күрсәтте. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Женяның бәрхет тавышы белән җыр башлап, күмәкләп бернинди музыкасыз «Выйду ночью в поле с конем» дигән җырны халык тын да алмыйча тыңлады. Раиса исә татарча һәм көнчыгыш халыклары биюләре белән таң калдырды.
2011 елда Б.Урманче урамындагы Ветераннар йортында иҗат үзәге ачыла. Аңа да «Таң» дигән исем бирәләр. «Шәфкатьлелек» үзәге директоры Ләйлә Әхмәдишина үзәкне ачуда, уңайлы җиһазлар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәткән. Төркемдәгеләр үзәктә репетиция уздыралар, пенсионерларны һәм инвалидларны кул эшләренә өйрәтәләр. Гомумән, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр, күп булмаса да, бар. 
Әйе, бу дөньяда үзеңне бәхетле итеп санау өчен бик күп нәрсә кирәкми. Һәр иртәне елмаеп каршылау, тормышның матур мизгелләрен күреп шатлана белү дә адәм баласы өчен зур бәхеттер. 
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X