Туган як

Битарафлык өзде гомерен

Мәрхәмәтсезлек, битарафлык заман чиренә әйләнде. Шул авыру аркасында иремнең гаиләсе бер-бер артлы югалтулар кичерде. Дөрес, корона-вирус пандемиясе вакытында кешеләр бер-берсенә игътибарлырак була башлады, ярдәм кулы сузучылар да артты. Сезгә бу гаилә тарихын күбрәк гыйбрәт булсын өчен сөйлисе килә. Бәлки язмам кемнеңдер тормышын, күзаллавын үзгәртер, ярдәм итәр.

Ганиулла Габидуллин Сарман районының Ран-газар авылында 1892 елда туа. 18 яше тулгач, аны 1914 елда Герман сугышына алалар. Аннан, шөкер, исән кайта. Ә 1930 елда күрше Кәүҗияк авылының Мәрзия исемле кызга өйләнә. 1932 елның гыйнварында беренче бала – Гөлсинә дөньяга килә. Җиде елдан Ганиулла әти фин сугышына китә. Аннан да кайта әле ул. Тик озакка түгел. 1941 елда Бөек Ватан сугышына китеп барганда әниебез балага узган була. Шул ук елның октябрендә ике ир бала туа. Вазыйф исемлесенең гомере кыска була, ә Назиф исән кала. Сугыш вакыты ачылыгын шул вакытта яшәгән кешеләр генә аңлыйдыр. Әни ике бала белән ялгызы көн күрә, ничек тә булса үстерергә кирәк.
Әтиебез Ганиулла исә сугышта нык яралана. Аны үлгән дип исәпләп, ниндидер сарайга һәлак булган кешеләр өеменә, күмәсе мәетләр янына итеп салалар. Ул анда өч көн яткач, дүртенче көндә аңына килеп, яктылык күрә, аннары шуышып барып, ишек шакый башлый... Әтине дәвалагач, сугыштан кайтаралар. Аларның әни белән тагын ике баласы туа. Кызганычка, Ганиулла әтиебез озак яши алмый: сугыштагы яралары төзәлмичә, 1954 елда гүр иясе була. Бу вакытта кече улы Рәискә 5 яшь тулган гына чагы.
Әни тагын ялгызы кала. Заманы шундый булганмы, аңа беркем ярдәм итми. Бар йөкне, авырлыкны үз җилкәсендә күтәрә. Балалары үсә, белем ала, эшли башлый. Назиф абый төп йортта кала, колхозда тракторчы булып хезмәт куя. Шул ук авылның Гөлүсә исемле кызына өйләнеп, дүрт бала үстерәләр. Әниебез оныкларын үстерергә булыша. Инде хәлләр бераз җиңеләйде, тормышлар җайланды дигәндә генә, 1977 елда Мәрзия әниебезнең ике күзе дә авырта башлый. Табиблар «глаукома» дигән диагноз куялар. Башта – бер күзенә, аннары икенчесенә операция ясыйлар. Әмма уңышсыз булып, нәтиҗәдә, әни бөтенләй күзсез кала. Тик «бәла ялгызы гына килми» диюләре хактыр... Күпмедер вакыттан соң гаилә тагын бер фаҗиганы кичерә.
Назиф абый Рангазар колхозында тракторда эшли. Аның белән бер сменада икенче тракторда Җәүдәт йөри. Язгы, җәйге, көзге эшләр беткәч, аларны тракторларын төзәтергә Теләнче Тамагы авылына җибәрәләр. Эш бер айга сузыла. Шулай көтә торгач, гыйнвар ае да җитә. Ниһаять, 26 гыйнварда кайтырга чыккач, ике тракторчының юллары аерыла. Назиф – Сарман, Җәүдәт Әлмәт аша китә.
Назиф абый Сарман тавына менгән чакта, аны Рангазар колхозы автобусы куып җитә, узып китәргә юл бирүен сорый. Ул тракторын уң якка кырга таба борып, юл бирә, ләкин кар көртенә кереп бата һәм ярты авыш хәлдә кала. Автобустагылар моны күрсәләр дә, туктап тормый, алга таба китеп бара. Караңгы төшә. Ләкин авылдашлар да, иптәше Җәүдәт тә килеп, Назиф абыйның кайту-кайтмавын белешми. Шулай төн үтеп, таң ата.
Икенче көнне Назиф абый узган юлдан Гөлүс исемле ир барганда, тракторны танып туктый: тимер ат карга баткан, ә эчендә беркем юк. Гөлүс тиз арада авылга кайтып, Гөлүсә апага кереп, күргәннәрен сөйли. Килендәшем җыенып, колхоздан трактор сорап, кешеләр белән Назиф абыйны эзләргә китәләр. Аны басу эчендә табалар. Үзен кар күмә язган, өшегән, ләкин исән булган.
Тракторга салып, район хастаханәсенә алып китәләр, ләкин күп ара үтмиләр. Назиф абый трактор арбасында хатыны Гөлүсә апа кулында җан бирә. Мәетне өйгә алып кайткач, авыл халкы җыела. Сукыр әниебез берни аңламый. Киленнән кешенең шулкадәр күп җыелуының сәбәбен сорый. Ә ни булганын ишеткәч, аңын югалтып егыла.
Шулай итеп әни кеше 38 яшьлек улын югалта. Гөлүсә апа өстендә дүрт бала һәм кайнана кала. Ләкин әни һаман күңеленә тынычлык таба алмады. Аның күңелен күрик дип, Түбән Камага да алып килдек. Бездә ул бер төн эчендә улына бәет чыгарды.
Бисмиллаһи, ва биллаһи
Җитәр Корбан гаете.
Мин әйтәем, сез тыңлагыз
Өшегән Назиф бәетен, –
дигән сүзләр белән башлана ул. Анда әни гади генә сүзләр ярдәме белән улына булган бар яратуын, аны сагынуын,  тормышының бөтен авырлыгын, күргәнен-кичергәнен сөйләгән. Ул Назиф абый үлгән елда – 1979 елда 72 яшендә вафат булды. Үзе үлде, ә тормышы, ачы язмышы турында үзе язган шигырьләре әле дә саклана. Гөлүсә апа исә авылда яши.
Авырлык кичергән кеше яныннан тыныч кына узмагыз. Яхшылык та, яманлык та әйләнеп кайта ул. Ул көнне авылдашлары Назиф абый тракторын чыгарсалар, бәлки исән калыр, озак яшәгән булыр иде. Әнисе дә кайгыдан китеп бармас иде. Кем белә...

Мария Габидуллина

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: