Туган як

Әбиемне искә алып

Соңгы елларда туган як тарихын, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу әйбәт тә. Безнең Үчкә авылында бу эштә күп хезмәт куйган кешеләрнең берсе – Өлфәт Миңнеханов. Аның 1998 елда чыккан «Авылым тарихы – халкым язмышы» китабында бу авыл турында язылган.

Китапның «Акларга сәяхәт» бүлегендә аның үз әнисе Мәфтуха апаны һәм минем әбием Зәкиябану Әпсәләмованы коммунист ирләре аркасында Үчкә авылыннан 20 километр ераклыкта булган Бур-Сарай авылына сорауга алып барулары турында язылган. Ике атна буе анда яшәү дәверендә коточкыч хәлләр күрәләр. Ачлыктан, салкыннан аларны бер ярлы урыс карчыгы коткарып кала.
Өлфәт абый китабын әнисе исән чагында чыгарырга хыялланган дип уйлыйм. Күп кенә фактларны искә төшерергә, төгәллек кертергә авылыбызның аксакалы – 95 яшьлек Вәлиулла абый ярдәм итә. Автор Уфа, Минзәлә, Оренбург шәһәре архивларында эзләнеп, тарихи материалларга тап була. Аның бу хезмәте Үчкә авылына рәсми рәвештә үз исемен кайтаруга да ярдәм итә. Халык телендә Үчкә дип йөртелсә дә, кәгазьләрдә күп еллар Кече Аты дип языла.
Өлфәт абый авыл табигатен бик матур чагылдыра. Без үскән вакытта да Үчкә табигате искиткеч матур иде. Җәелеп киткән болын, печәнлек, әрәмәлекләр, андагы җиләк, чип-чиста сулы Зәй елгасы. Ә хәзер болар барысы да кая киткән дип уйланасың...
1919 елның апрель урталарында Зәйне Колчак гаскәре ала. Тәкмәк авылында штаб оештырып, шунда урнаша. Дивизия солдатлары һәр авылда туктап, халыкны җыеп, тикшереп, коммунистларны табып, халык алдында газаплап, атып яисә асып китәләр. Атлылар Түбән Чаллы, Кызыл Чапчак, Каенлы, Тоба һ.б. авылларга көн саен диярлек килә. 
Шул авыллар белән бер үк көнне безнең Үчкә авылының да асты-өскә килә, ыгы-зыгы башлана. Атлылар авылга килеп кергәндә бөтен якта тынлык була, барысы да качып-посып тәрәзәләрдән урамга карый. «Кунак»ларны авыл старостасы һәм аның ике ярдәмчесе каршы ала. Офицер старостага халыкны җыярга боера. Староста Шәйдулла абзый һәм аның ярдәмчеләре бөтен көчләренә каравыл өе янындагы баганага эленгән сука калагына суга башлыйлар. Әмма урамга беркем чыкмый. Офицер 30 га якын солдатын Үчкәнең ике башыннан халыкны җыярга җибәрә. Күп тә үтми, балачаганың, хатын-кызларның  үзәк өзгеч итеп елаган тавышлары ишетелә, мылтык тавышы яңгырый. Авыл картлары да килеп җитә. Халыкны каравыл өе янына җыялар һәм, араларында коммунистлар булса, алга чыгуларын таләп итәләр. 
Офицер, старостаны уртага чыгарып, коммунистларның, активистларның кайдалыгын сорый. Чыбыркы белән кан чыгарлык итеп сыдыргач, анысы түзми һәм аларның кызыллар белән Кама аръягына киткәннәрен әйтә. Офицер хатыннарының кайдалыгын сорый. Шулвакыт төркем арасыннан ике яшь хатын чыга. Гәүдәләре зур түгел, матур, ләкин икесе дә юанаеп килүче, бәби табарга әзерләнеп йөрүче яшь аналар. Шуларның берсе, алдан язуымча, минем әбием Зәкиябану була.
«Ирләрегез кайда?» – дип сорау биреп, офицер җавап көтсә дә, әйтмиләр. Шуннан ул: «Ирләрегез өчен сезне асабыз, үзегез дә, балагыз да һәлак булачак», – дип яный. Мәфтуха кыюланып: «Ассагыз асыгыз инде, без генә түгел», – дип җавап кайтара. Офицер Зәкиябану әбиемә таба борылып: «Ә синең ирең кайда?» – дип сорагач, ул көч-хәл белән: «Шунда инде», – дип җавап бирә һәм аңын югалтып егыла. Китә халык арасында кычкырыш, елаш...
Офицер староста Шәйдулла абзыйга коммунистлар белән элемтәдә булганнарны, Советка хезмәт иткәннәрне, бу ике хатынны да икенче көнне Тәкмәк авылына дивизия штабына китерергә боера һәм солдатлары белән Кызыл Чапчакка юнәлә.
Икенче көнне, тау артыннан кояш күренүгә үк, Шәйдулла староста җигелгән аты белән Зәкиябану әбинең капкасы төбенә килеп тә җитә. Йокларга да ятмаган әбиебез өч баласы янында тавыш-тынсыз гына елап утыра. Шәйдулла эндәшкәнгә дә игътибар итми. Кергән тавышка 7 яшьлек Мөнәвәрә (әнием) уянып китә дә, әнисенең муенына ташлана, үзәк өзгеч тавыш белән «әни» дип елый башлый, башка балалар да уянып елый башлый. Әбиебез урыныннан кузгалып урамга чыга да, арбадагы печән өстенә ава. Шәйдулла абый Мәфтуха апаны да кереп алып, икесен дә Тәкмәк авылына аклар штабына илтә. 
Тәкмәккә барып керсәләр, штаб өстендә аклар байрагы җилферди. Урам тулы халык, тугарылмаган атлар. Солдат киемендәге исәпкә алып торучы кеше төбәлеп карап тора да, старостадан: «Бу йөкле хатыннарны нигә дип алып килдең? Монда хатын-кыз беткәнмени? Өйләрендә бала тапсыннар», – ди. Ләкин икесенең дә исем-фамилияләрен язып ала һәм көтәргә куша. 
Озак та үтми, андагы халыкның барысына да Зәйнең аръягына Бүре-Сарай авылы ягына чыгарга дигән боерык ишетелә. Боз сулары да агып бетмәгән Зәй елгасы аркылы чыгып, текә ярдан көчкә менәләр. Безнең хатыннар өчен бу аеруча авыр була. Бүре-Сарай авылы калкулыкта урнашкан. Авылга керү белән, атка атланган бер яшь солдат килеп җитеп, барысын да «Коры елга»га алып барырга куша. Чокыр халык белән тулган була. Якындагы блиндаж-землянкадан чәче-башы тузган, бөтен җире канга баткан бер хатынны чыгарып ташлыйлар, аннары бер ирне... Әбием бу вакытта ниләр кичергәндер. Озак та үтми, Мәфтуха апа белән аны землянкага кертәләр. Өлкән офицер сорау ала башлый. Старостаны да алып кереп, аларны алып килүенең сәбәбен сорыйлар. Ул алдагы көнне Үчкәдә булган хәл турында сөйли. 
Ирләренең кем булуы ачыклангач, полковникның йөзе караңгылана. Офицерларның берсе: «Боларны җәзаларга кирәк», – дисә дә, полковник: «Безне болай да ерткычлар дип саныйлар, шул авырлы хатыннарны җәзалау гына җитмәгән иде», – дип, әбине һәм Мәфтуха апаны чыгарып җибәрә. Әмма чыгып, дүрт-биш метр үтүгә, артларыннан яшь офицер куып җитеп, Шәйдулла абзыйга кайтып китәргә, ә хатыннарга калырга куша. Шәйдулла абзый кайтып китә, ә алар халык арасында чокырда ни үле, ни тере басып кала. Инде кая барырга, бу салкын апрель төнен урамда ничек үткәрергә?
Шулай итеп зур хәсрәтләргә батып, уйланып торганда таныш тавыш ишетелә. Авылга үзе генә кайтып кереп, Үчкә халкы өзгәләп ташлаудан куркып, Шәйдулла абзый Бүре-Сарайдан бер рус карчыгын ияртеп килә. Әби хатыннар янына барып, йомшак кына исәнләшә. Хатыннар да җавап бирә. 
Офицер карчыкка хатыннарны үзенә алып китәргә рөхсәт иткән. Аграфена Петровна үзе генә тормыш итә, ярлы, ләкин бик тә олы җанлы булып чыга. Зур булмаган, пөхтә итеп җыештырылган, җылы итеп ягылган өендә ул аларны кунак итә. Кәбестә ашы белән сыйлый. Зәкия әбием: «Мәфтуха, кара әле, рус карчыгы булса да, нинди әйбәт, сөйкемле, изге җанлы карчык», – ди. 
Икенче көнне иртән Шәйдулла абый Үчкәгә китеп бара, ә хатыннар тагын ике атна Аграфена Петровна өендә яши. Аларны җәзаламаганнар, ә менә башкаларны чыбыркы белән канга батырганчы кыйнаганнарын күрергә туры килгән. 
Бервакыт аклар тыз-быз йөгерешә башлый. Аграфена карчык аларның китәргә җыенуларын, кызылларның килүләре турында ишетеп кайта. Ул хатыннарны икенче көнне яшерен сукмаклар белән Зәй буена озата бара. Ул аларга юлны кат-кат өйрәтә. Аерылышу авыр була, чөнки ике атна эчендә хатыннар аңа тәмам ияләшәләр, әниләре кебек якын күрәләр. Аграфена карчык та аларны кат-кат үбә, кочаклый, үзенчә дога укый. «Сез гөнаһсыз хатыннар, Аллаһы ярдәм итәр, исән-имин кайтып җитәрсез», – дип озатып кала. Әбием белән Мәфтуха апа күпме генә борылып карасалар да, әби һаман шул урында басып, аларга карап тора. Күп еллар үтсә дә, бу көннәрне оныта алмыйлар, әбине башка күрү насыйп булмый. 
Тормыш мәшәкате күп була инде. Зәкия әбинең дүртенче баласы, аннары тагын ике бала туа. Мәфтуха апаның беренче баласы – Зөфәр исемле малай дөньяга килә. Аннары гаилә арта гына бара. Кызыллар белән әйләнеп кайткан кызу канлы Нигъмәтҗан бабам староста Шәйдулла абыйны атарга җыенса да, бу уеннан Мәфтуха апаның ире Әбүзәр Миңнеханов туктата. 
Өлфәт абыйның бу китабын укыган саен еламыйча калганым юк. Аграфена Петровнага шулкадәр ярдәмчел һәм кешелекле булганы өчен чиксез рәхмәтлемен. Узган ел Киевка оныкларым янына баргач, аларга бу истәлекләрне елый-елый сөйләдем. Киләчәк буын боларны белеп үсәргә тиеш. Әтиебезнең сугышта булганы, авыр сугыш елларында әниебезнең биш бала белән калуы, кешеләрнең авыр вакытларда бер берсенә ярдәм  итүләре турында оныкларым игътибар белән тыңладылар.
Земфира РӘХИМОВА, хезмәт ветераны.
.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: