Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Әбием сөйләгәннәрдән

Әбием - Асия Шәфыйкъ кызы гүзәл табигатьле Түбән Чаллы авылында туган. Мәктәп елларында колхозда яшьтәшләре белән печән җыйган, төнге ашлык сугуда катнашкан. Бөтен эш кул көче белән башкарылган, бик авыр еллар була ул. Сыер сауганда чәнти бармакларына сөт бозланып ката торган булган. Аны сыдырып кына төшергән дә, эшен дәвам иткән....

Әбием - Асия Шәфыйкъ кызы гүзәл табигатьле Түбән Чаллы авылында туган. Мәктәп елларында колхозда яшьтәшләре белән печән җыйган, төнге ашлык сугуда катнашкан. Бөтен эш кул көче белән башкарылган, бик авыр еллар була ул.
Сыер сауганда чәнти бармакларына сөт бозланып ката торган булган. Аны сыдырып кына төшергән дә, эшен дәвам иткән.
Сауган сөтләрен 40 литрлы бидоннар белән аркаларына күтәреп бер урынга ташып куя торган булганнар. Резин «бутый» кунычыннан саз кермәсен дип, сакланып кына атлаганнар. Яңа туган бозауларны да «коровник»тан икенче бозаулар бүлегенә күтәреп илткәннәр. Шушы эшләр өстенә, урманнан алып кына кайткан усакларны кисеп-ярып, ферма өйләрен җылытып, чиратлашып дежурда торганнар. Бозаулыйсы сыерларны барлап, бозауларын алып, имезеп йөргәннәр.
Яз көненә малларга азык бетеп, түбә япкан черек салам белән башак биргәннәр. 20 сыерга ярты капчык кына он туры килгәнлектән, ачлыктан маллары күтәрәмгә калган. «Аларны күтәреп торгызулары бигрәк тә авыр иде», - дип искә ала әби. Сыерларының бозауларын да 20 көнгә кадәр үзләре үстергәннәр. Яшь булуларына карамастан, әбиләр бирешмәгән, түзгәннәр.
Әкрен генә кул көче механикалаштырыла, саву аппаратлары кайткан. Тик алар белән күп эшләргә туры килмәгән, сыерларны башка авылга күчергәннәр. Кырчыклыкта да сынатмый әбием. Тырышып эшләп, «КамАЗ» машиналары бе-лән 4әр тонна «суган» тапшыра, чөгендерләре дә уңа. Шулай эшләп йөргәндә, Югары Чаллы авылына бозау карарга алалар. Бозаулардан алып эшләгәннәре өчен төрле Мактау кәгазьләре, көнкүреш кирәк яраклары белән бүләклиләр.
Авылларында сыер фермасы ачылу белән тагын сыер савырга күчә. Әбием бик тә тырыш уңган безнең. Район буенча беренче урыннарны алып эшли. Төсле телевизор, Кырымга юллама, ОКА машиналары белән бүләкләнә. Аның тырыш хезмәте югалмый «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исеме дә бар.
Әле хәзер дә әбием безне алып фермерларга кәбестәчөгендер матикларга йөри. Безне эшкә өйрәтеп үстерә. Эш кенә кешене кеше итә, кыек юлга басудан саклый, эш тәме белгән кеше бәхетле була, ди әбием.
Наилә ТИМЕРШИНА,
30нчы мәктәпнең
тугызынчы сыйныф
укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев