Туган як

Би авылы да бар

Шәһәрдәгеләр белән сөйләшкәндә Би авылыңнан икәнеңне әйтсәң, «кайсы районда соң ул», дип сорыйлар. Түбән Камада андый авыл барлыгын белмиләр шул. Дөрес, күрше-тирә авыллар безне Би дип йөртә. Зәйгә бара торган олы юлда, Сухрау белән Олы Аты арасында урнашкан авылыбыз. Шәһәр ягыннан барганда уң кулда уйсу җирдә кала. Шул юл читендәге...

Шәһәрдәгеләр белән сөйләшкәндә Би авылыңнан икәнеңне әйтсәң, «кайсы районда соң ул», дип сорыйлар. Түбән Камада андый авыл барлыгын белмиләр шул. Дөрес, күрше-тирә авыллар безне Би дип йөртә. Зәйгә бара торган олы юлда, Сухрау белән Олы Аты арасында урнашкан авылыбыз. Шәһәр ягыннан барганда уң кулда уйсу җирдә кала. Шул юл читендәге табличкага да Сименеево дип язып кына куелган. Би дигән исеме бер генә рәсми кәгазьдә дә юк, барысында да Сименеево. Шунлыктан, белмәгән кешеләр безнең авылда руслар яши дип уйлый. Чынлыкта, хәзер авылда 29 йорт булып, барыбыз да татарлар.

Без үзебез Түбән Камада гомер кичереп, олыгайган көндә минем туган авылда төпләнергә булдык. 1996 елда йорт салып, инде аны рәсмиләштереп кенә бетергәндә, авылыгыз исеме дөрес түгел дип, кат-кат йөрттеләр. Чыннан да, бер документта - «Семенеево», икенчесендә - «Сименеево», өченчесендә «Семинеево» иде. Авыл халкы телендә булган Би дигән исеме рәсми кәгазьләрдә, гомумән, юк.

Элек, безнең әниләр заманында, авылыбыз зур булган, 300дән артык хуҗалыкны берләштергән. Бүгенге көндә авылда күбрәк пенсиядәге кешеләр яши. Безнең шикелле лаеклы ялга чыккач туган авылларына әйләнеп кайтучылар дүрт гаилә. Авылда электр уты да балкып тора, йортлар газ белән җылытыла, күчмә кибет эшли, юлларны даими чистартып торалар. Кыскасы, авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов һәрчак безнең авылны игътибар үзәгендә тота. Авылдашлар үзебез дә үзара гел аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Үзебезне мактау булып яңгырамасын, авылыбыз да якты, кешеләре дә эчкерсез һәм зыялылар (укымышлы мәгънәсендә генә аңламагыз бу сүзне, ул кешенең үз-үзен тотышын да, әхлагын да, күңел сафлыгын да чагылдыра).

Авылның ни өчен Би дип аталуына килсәк, тарихчылар ничек язадыр, белмим, ә менә 1911 елгы әниебезнең телдән-телгә күчкәнне сөйләгәне хәтердә калган. Имеш, безнең авыл урынына, иң беренче булып, бер хатын-кыз килеп урнашкан. Ул үзе, имеш, Биләр ягыннан булган... Трудовой поселогы белән ике арадагы урманны әле хәзер дә Бикә урманы дип йөртәбез. Әби-бабайлар заманында Би исеме белән атап йөртелгән авылыбызның шул чын исеме җуелуы бигрәкләр дә кызганыч. Исеме татар өчен ят булса да, авылыбызның яңаруы сөенеч.

Берсендә шулай, кышын йортыбыз янына машина килеп туктады. Ике яшь кенә егет төштеләр. «Әби-ка, безгә бетеп бара торган Би авылы кирәк», диләр болар. Шушы авыл инде ул дигәч, аптырап калдылар. «Юк, бу бит чәчәк ата торган авыл», дип китеп бардылар. Йомышлары ни булгандыр, үзләре дә әйтмәде, мин дә сорамадым...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: