Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Безгә язалар

Туган як әреме

Кешене ризык йөртә, диләр. Әкълимәгә дә туган авылыннан читтә гомер итәргә язган. Юк, тормышыннан зарланмый ул, алтын баганасы булырдай ире, итәгенә утыртып, тупырдатып сөярлек балалары, яраткан эше, әти-әнисе гүр ияләре булсалар да, төп йортта сагынып көтеп торган энесе белән килене бар.
Гомер агышын сәгать телләре санап яшәп яткан көннәрнең берсендә сыйныфташыннан СМС килеп төште. «Сабантуйда очрашабыз!» – дип язган. Ире башта: «Эш көне бит, булмый», – дип кырт киссә дә, Әкълимәсенең үтенечле карашын күргәч, җайланды тагын. Әйе, бик кайтасы килә хатынның. Иренә: «Туганнарны күрәсем килә», – дисә дә, сәбәбе башкада иде шул... 
Барысы да булмаса да, сыйныфташларының күбесе килде. Араларында «ул» да бар. Башкалар Әкълимәне елмаеп каршы алсалар да, бу очрашуга беренче мәхәббәтенең хатыны гына шатланмады. Икесен генә ялгыз калдырмас, хәтта күз карашлары да очрашмасын өчен, барысын да эшләде. Сыйныфташлар очрашуы бит, ир-хатыннарсыз гына киләбез дип сөйләшенгәннәр иде, югыйсә, булмады. Ничә еллар төшләренә кереп йөдәткән сыйныфташы белән яшьлек елларын, гаилә, тормыш турында сөйләшеп утырыр өчен генә кайтты бит ул бу очрашуга. Сыйныф җитәкчесенең:
– Ай-яй, бигрәк мөлаем ханымга әйләнгәнсең, – диюе, уйларын мәктәп елларына борды. 
Ничәнче сыйныфта икәнен төгәл хәтерләми, инша язып, аны сыйныфташ малайга күчерергә биргән иде ул. Әкълимәгә – минус тамгасы белән «өчле», ә теге малайга «бишле» булды. Сәбәбе гади – агроном улы, Әкълимә – тракторчы кызы. Ә хәзер ничек сайрый әнә! Күңелендә авыр хатирә дә яңарып, аның белән дә сөйләшә алмагач, очрашуның ямен тапмады Әкълимә, шуңа да кайтып китү ягын карады. Салмак кына туган йортына таба атлады. Юл буенда үсеп утырган берничә әремне өзеп, күкрәк тутырып иснәде.Тукта! Шушы үлән исе тартып кайтарды түгелме соң аны авылына? Үз гомерендә бик күп затлы хушбуйлар сибенсә дә, әрем исе бу мизгелдә иң татлысы булып тоелды аңа. Туган як әреме бит, туган туфрак әреме!!!
Васил КАМАЛОВ, пенсионер.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев