Туган як

Безгә язалар

Көмеш сулы инешне күргәнегез бармы? Тик, элек шаулап аккан инеш тараеп, сыекланып калган, хәзер инде ул тар ярлар буйлап йөгерүче чишмәне хәтерләтә. Инеш тирәли таллар үсә. Иртән йокыдан инеш ягыннан ишетелгән сандугач сайравына уянасың... Туган якларга кошларның әйләнеп кайтуын кем беренчеләрдән булып күрә, шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исләренә кем тоя?...

Көмеш сулы инешне күргәнегез бармы? Тик, элек шаулап аккан инеш тараеп, сыекланып калган, хәзер инде ул тар ярлар буйлап йөгерүче чишмәне хәтерләтә. Инеш тирәли таллар үсә. Иртән йокыдан инеш ягыннан ишетелгән сандугач сайравына уянасың... Туган якларга кошларның әйләнеп кайтуын кем беренчеләрдән булып күрә, шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исләренә кем тоя? Ярга менгән таллар белән кем серләшә? Ул - Түбән Чаллы авылының гап-гади кызы Әлмира Әхмәдиева. Рәхәтләнеп саф һава сулап. туган авылына шулай табынып яши ул.

Тагын да чиста, тагын да матуррак булыр иде әле бу тирәләр, әгәр дә әллә каян күренеп торган чүп-чар өеме булмаса. Авылдашларына бу хакта әйтеп караса да, "элек-электән шунда түктек чүпне", дигән җавап ишеткән Әлмира.

Элек һәм хәзер. Элеккечә чүп арасында яшисе килми нечкә күңелле, җырга-моңга гашыйк Шәйхулла кызы Әлмираның. Үзләре "элеккечә" дип, начар гадәткә ябышып ятсалар да, берәүнең дә элекке вакыттагыча, җимерек йортта яшисе килми, мөмкинлек табып, таш йортлар салып куялар бит. "Һәр йортта "матай" бар, үз хуҗалыкларындагы чүп-чарны читкәрәк түксәләр дә ярар иде, газетада хәзерге "матурлыкны" күргәч, бәлки башкачарак уйлап карарлар", дип зарланып алды ул.

Авыл кызы авылча уйлый, авылча фикер йөртә. Үзләренең балачакларын исләренә төшерсеннәр иде, шул инешләрдә көннәр буе коенып, җәйге эссе көннәрдә шул инеш буйлап авылның бер башыннан икенче башына кадәр яланаяк салкын судан атлауларын; кыш көннәрендә тимераякта шуганнарын...

Авыл халкының ихатасындагы чүп-чар белән ярлары тулган инешкә карасаң, күңелләр елый... "Читтән килеп, беркем дә безнең өчен чистартып, тәртип салып китмәс, аны үзебез уйларга тиеш", дип әйтүче Әлмира мең мәртәбә хаклы...

Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Мәскәүдән юлланган рәхмәт

Мәскәүдән Сарман ягына кунакка кайткач, узган елның соңгы көннәрендә оныгым авырды. Зәй һәм Чаллы шәһәрләре якынрак булса да, туганнарым безне Түбән Камага алып киттеләр. Сездәге балалар дәваханәсенең пульмонология бүлегенә, хәле авыр булгач, оныгым Каролина белән икебезне бергә салдылар.

Мәскәүдән соң, биредә дәвалану өчен шартлар да, медицина җайланмалары да әллә ни түгелдер дип уйлаган идем. Дәваханәдә уздырган 20 көн эчендә Түбән Кама табибларының да осталыгын, балаларны тиешенчә дәвалау-карауларын күрдем. Палаталарда, коридорда, ашханәдә чисталык, тәртип, авыру балалар өчен әзерли торган ашлары да тәмле.

Дәвалаучы табиб Наилә Гобәева, без тиешле курсны узып бетергәннән соң, оныгымның сәламәтлеген ничек ныгытырга, алга таба нинди чаралар кулланырга икәнен аңлатып кына калмады, язып та бирде. Бу табибның балага күз төшерүгә үк, аның хәлен аңлавына, осталыгына шаккатып, бүлектәге хезмәткәрләрдән сорашкач, аның зур тәҗрибәгә ия икәнен, медицинада инде 35 ел эшләвен әйттеләр.

Гомумән, пульмонология бүлеге мөдире Лалә Юнысова, табиблар Алексей Ларионов һәм Галина Шадрухина, шәфкать туташлары, санитарлар, ашарга хәзерләүчеләр - һәркайсы авыру бала тизрәк савыгып аягына бассын өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр.

Оныгым дәваханәдән терелеп чыккач, Мәскәүгә кайтып киттек. Эш-мәшакатьләр белән кышы да, язы да үтте. Авырып, барыбызның да котын алган Каролинабыз да дүртенче яше белән бара...

Күптән түгел, Мәскәүдә танышларым белән сөйләшеп утырганда, ничектер, табиблар, аларның авыруларга мөнәсәбәте турында сүз чыкты да, мин сезнең Түбән Камада Каролинаны дәвалаган медицина хезмәткәрләрен - халатларыдай ак күңелле кешеләрне искә төшердем...

Сарман районындагы туганнарыма каяндыр килеп эләккән берничә "Туган як" газетасын укыган идем. Сезнең редакция адресын шулар аша юллатып алып, бу хатымны салып җибәрәм. Безнең керәшеннәр, соң булса да уң булсын, дип әйтергә ярата. Соңлаган рәхмәтем кешелекле табибларыгызга барып ирешер дип уйлыйм. "Туган як"ны укымый калмыйлардыр.

Валентина ТРЕТЬЯКОВА.

Мәскәү шәһәре.

Диспансеризация үтмәгән булсам...

Диспансеризация кирәк, әгәр дә яхшы табиб кулына эләгеп, диагнозны дөрес куйсалар. Бу бигрәк тә безнең шәһәрдә яшәүчеләр өчен бик мөһим дип уйлыйм. Татибларга ни язылып, ни телефоннан шалтыратып эләгеп булмый. Әле үз участок табибыңа күренә алган очракта да, ул билгеләгән анализларны бушлай тапшыру - чынга ашмас хыял. Чиратың җиткәнне көтәргә була. Алай эшләсәң, табиб язып биргән юлламаның вакыты чыгып өлгерә дә, кабат табибка керергә туры килә. Шунлыктан, акча түләп, анализ тапшырабыз инде...

Кайбер оешмаларда диспансеризация үтү өчен эш вакытында китсәң, сорап киткән сәгатьләреңне кисүләре турында сөйләп тордылар. Ә бездә башкача. Бер җирем дә авыртмый дип, диспансеризация үтмәскә уйлаган идем. Җитәкчебезгә рәхмәт, "үтәргә икән, үтәргә, сузып йөрмә", дип киңәш бирде. Ярый әле барганмын. Әгәр диспансеризация үтмәгән булсам...

Табиблар тикшерә, анализлар бирдерә торгач, үзләренә кирәкне таптылар да, кисеп тә аттылар. "Бик вакытлы килгәнсең, соңларга һич ярамый", дип тә өстәделәр. Миңа операция ясаган хирургым Ленар Әхмәтҗановны дөньяга килгәндә үк алтын куллы табиб булып туган, дияр идем. Карашындагы җылылык, бер сорауны да җавапсыз калдырмавы - иң куркыныч диагноз белән ятучыларга да яшәү көче, өмет бирә. Анестезиолог Юрий Горохов та башында күңелсез уйлар бөтерелүче авыруны тынычландыру көченә ия, аңа да рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең?! Дәваханәдән чыккач, миңа ун көн дәвамында ярамны бәйләтергә йөрергә туры килде. Анда Тәнзилә Ефимованың һәр авыруны елмаеп каршы алуын да язмый кала алмыйм. Менә шундый үз һөнәрләренә тугры булган кешелекле белгечләр эшли онкология бүлегендә.

Кемне генә күрмисең дә, нинди генә гыйбрәтле хәлләр ишетмисең анда. Бер абзыйга җитмеш яшендә иң куркыныч диагноз куйганнар. Аннан соң инде унөч ел яшәгән. Күрше караваттагы апага унике ел элек эчәкләрендә рак дигәннәр. Хәзер инде аның чәчләре куе булып, яңадан үскән. Вакыт-вакыт күренеп кенә китә икән. Элек андый диагнозны авыруның үзенә сиздермичә, якыннарына гына әйтәләр иде. Хәзер чирле кешегә дөресен әйтү ягында табиблар. Бу кешедә үзенең калган гомерен үз аягы өстендә сау-сәламәт булып уздыру теләге уята. Һәм ул, кичекмәстән, дәваланырга кирәклеген аңлый, дөрес яшәү юлларын эзли. Иң мөһиме, табиблар киңәшен һәм куелган диагнозны санга сукмыйча, вакытны сузып йөрмәскә кирәк. Чирең ачыклангач, никадәр тизрәк анализлар биреп, дәвалансаң яки операция ясатасаң, савыгу мөмкинлегең дә шулкадәр зуррак була. Өметне өзмичә, Ходай биргән кадәр гомерне саулык-сәламәтлектә һәм тыныч күңел белән яшәргә язсын.

Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Эчкерсезлек, гадилек бөркелгән җыеннар сагындыра

Хәзерге Сабантуй элек җыен дип йөртелә иде. Чәчү бетеп, бәрәңгеләр утыртылгач, бөтен халык өй юарга, мич агартырга тотына. Өй эченә чиккән матча кашагалары, түрләмәләр, тәрәзә араларына чиккән матур сөлгеләр элеп, кунак каршыларга әзерләнәләр иде. Булдыра алганнар (сугыш арты еллары бит) бавырсагын, йодрык-йодрык орлыклы төшләрен дә пешереп куялар. Җыен һәр авылда дүртәр көн була. Аның беренчесе - кунак килү көне. Хәзергечә кунак чакыру юк, чакырганны көтеп ятмыйлар, җыен буласы авылга яшьләр үзләре, төркем-төркем булып, төенчекләрен тотып баралар. Ул төенчекләрдә бер-ике күлмәк булгандыр инде. Ә яшь егетләр атларга төялеп, гармуннар уйнатып китәләр. Ул көнне җыен буласы авылда урамнарда төнгә тикле гармон тавышлары гөрләп тора. Кич булуга, яшьләр кичке уенга чыгалар.

Икенче көнне һәркем мич коймагы белән чәй эчеп, җыен буласы җиргә - ямьле су буйларындагы аланлыклы урынга җыела. Гармуннар белән яшьләр төшә, төркем-төркем кызлар килә, авыл халкы җыела. Матур күлмәкләрен җелфердәтеп, ап-ак яулыкларын җәеп бәйләгән кызлар, егетләр гармунчыны уртага алып, күбесенчә "Шахта" көенә җырлап әйләнәләр. Аннары, арадан бер егет чыгып бии дә, үзенә ошаган берәр кызны алып чыгып, аны да биетә, ә үзе урынына барып баса, Кыз уртада кала, тагын җырлап әйләнәләр.

Ә без, бала-чага, җиткән кызларның күлмәк итәкләрен тотып-тотып карыйбыз. Күрәсең, кайберсенең ефәк күлмәкләре дә булгандыр, ә малай-шалай агач ботакларын сындырып, кызлар аягыннан черки куып йөриләр. Болгарның яңа гына армия хезмәтеннән кайткан Әкмәл абый уенлыкка керергә оялып торган кызларны, шул исәптән, минем Ләйлә апамны да җайлап, үгетләп тормыйча гына уенга кертеп җибәрә. Ул кызларның аякларында ни булганын хәтерләмим, бәлки, чүәктер. Ә әнкәйнең чит-читләре зәңгәр, сәдәпләре эләктермәле булган ак чүпрәк туфлие бар иде.

Җыенда яшьләр еш кына:

"Ямьледер Зәйнең буйлары,

Тәмледер Зәйнең сулары.

Яз җиткәч, китә Зәй сулары,

Сугышларда җиңеп кайтты

Безнең Татарстан кызлары,- дип тә җырлыйлар иде.

Әйләнеп уйнаганда, егетләр үзләренә ошаган кызны арадан күтәреп алып китәләр. Еш кына кыз карыша, ычкынып китеп, кире уенга кереп йөгерә ә кайсыберләре егет белән читкәрәк китеп, озак кына сөйләшеп утыра.

Төш турысы җиткәч кенә таралышлар. Сугыш артыннан кычыткан ашы булгандыр инде, алтмышынчы елларда өйдә калган хуҗалар кунакларга бәлеш пешереп торалар иде. Аннары, тагын уен оештырылган урынга төшәләр. Шулай ике көн уйнап-көлеп бәйрәм иткәннән соң, өченче көнне мәйдан була, анысында инде көрәшләр. Бу авылда дүрт көн бәйрәм иткәннән соң, икенче авылда тагын дүрт көн бәйрәм итәләр. Шулай итеп, һәр авылда бәйрәм итеп йөри-йөри, бер ай үтеп китә. Аннары инде печән өсте җитә. Яшьләр, кызлар гармуннар белән атларга төялеп болынга печән чабарга китәләр.

Менә шулай, безнең совет заманының күмәк тормышы - бар халык өчен дә бертөрле булып, хәтта ачлы-туклы чагында да күңелле иде.

Хәзерге муллык чоры Сабантуйларында элекке эчкерсезлек, гадилек бөркелеп торган һәм кешеләр кыйммәтле бүләкләр өчен түгел, ә җан азыгы алыр, күңел ачар өчен катнашкан уен-ярышлы җыеннар сагындыра...

Лира ГАБИТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: