Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бездә сыйфаты яхшырак та булган

СССР таркалырга торган, «тимер пәрдәләр» яңа гына ачылган чорда химкомбинаттан безне - ике дистәдән артык белгечне чит илгә командировкага юлладылар. Максатыбыз: бераз укып кайту, танышу һәм тәҗрибә туплау. Программада ял көннәре һәм аз гына булса да мәдәни-агарту чаралары да каралган иде. Ике көн лекцияләр тыңлап, аудиторияләрдә утырганнан соң, өченче көнне...

СССР таркалырга торган, «тимер пәрдәләр» яңа гына ачылган чорда химкомбинаттан безне - ике дистәдән артык белгечне чит илгә командировкага юлладылар. Максатыбыз: бераз укып кайту, танышу һәм тәҗрибә туплау. Программада ял көннәре һәм аз гына булса да мәдәни-агарту чаралары да каралган иде.
Ике көн лекцияләр тыңлап, аудиторияләрдә утырганнан соң, өченче көнне завод-производстволар күрсәтергә алып киттеләр. Делегациябездә заводта эшләүчеләр генә түгел, монтажлау оешмалары, транспорт предприятиеләре вәкилләре, патент, кадрлар буенча хезмәткәрләр дә бар иде. Һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзләде, үзебездә куллану өчен материал туплады, фотога төшерде, кирәкле дип санаган мәгълүматларны язып алды. Кыскасы, бу чараның файдасы булды.
Мине борчыган сорауларның берсе контроль-үлчәү приборлары буенча иде. Төгәлрәк әйткәндә, диаграмма язулары. Шулай берничә объектта булганнан соң, безнең заводка охшаш бер җитештерү предприятиесенә килдек. Карап йөрим, төркемнән читкә дә тайпылып эзләнәм: диаграммаларга параметрларны язып бара торган безнеке шикелле зур операторныйлары юк. Ә бит карасы акмый, диаграмманы пычратмый торган нинди материаллар куллануларын беләсе килә. Безнең теркәү диаграммалары пычрануның сәбәбе язу карасыннанмы, әллә диаграмма кәгазеннәнме? Тик сорауларым җавапсыз калды: мине аңламадылар.
Корылмаларның тышкы күренешендә әллә ни аерма юк. Тик, безнеке белән чагыштырганда, территориядә чүп-чар күбрәк, ә тәртип кимрәк тә әле. Кунакханәгә кайткач та баш ваттым: нигә алар миңа кирәкле әйберне күрсәтмиләр икән? Сүз уңаеннан: кунакханәнең исеме «Халидә»гә охшаш булганга (Holiday), Мидхәт күршем белән без аны 12 көнлек командировка дәвамында шулай атап йөрттек тә.
Уй-фикерләрем белән кунакханәдәге иптәшләрем белән дә уртаклаштым. Баксаң, аларда зур операторныйлар юк, ә ул чорда ук барлык күрсәткечләрне компьютер мониторына язып бара торган булганнар. Безнең заводларыбызның алтмышынчы, сиксәненче елларда төзелгәннәре ул вакытларда «гади, ләкин ышанычлы» принцибына таянып эшләгән. Аларда монитор экранында җитештерү процессының бер өлеше генә күз алдында тора. Безнең операторныйларда исә аппаратчы нинди дә булса күрсәткечнең үзгәрүен приборлар щитын карап әйләнеп килгәндә үк күреп ала һәм кичекмәстән чара күрелә. Ә аларда хезмәткәрләре әлеге күрсәткеч белән бәйле процессны мониторга чыгарганчы һәм нормадан читкә тайпылу очрагы ачыкланганчы шактый вакыт узарга мөмкин. Димәк, чит илләрдә ул вакытларда кулланыла торган яңа технологияләрнең дә кимчелекләре булган.
Шул фикеремне төркемебездәге җитештерү-техник бүлеге белгече дә хуплады. Соңыннан өстәп тә куйды: шуңа күрә дә бездә җитештерелгән продукциянең сыйфаты чит илләрнекеннән калышмый, ә күп очракта өстен дә әле.
Васил КАМАЛОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев