Туган як

Без – сугыш чоры балалары

Үзенең яңгырсыз, эссе көннәре белән 1947 ел тарихка ачлык елы булып кереп кала. Сугыштан соң халыкка икенче фаҗига - Яңа ел дип көткән төндә акча алышыну була. Кешеләрнең болай да булмаган акчалары юкка чыга, аларның 100 сумнары 10 сумга әйләнә, ә кибетләрдә товар хаклары үзгәрми, элеккечә кала. Ниндидер яхшылык килүенә...

Үзенең яңгырсыз, эссе көннәре белән 1947 ел тарихка ачлык елы булып кереп кала. Сугыштан соң халыкка икенче фаҗига - Яңа ел дип көткән төндә акча алышыну була. Кешеләрнең болай да булмаган акчалары юкка чыга, аларның 100 сумнары 10 сумга әйләнә, ә кибетләрдә товар хаклары үзгәрми, элеккечә кала.
Ниндидер яхшылык килүенә өмете кимегән халык 1948 елга керә. Салымнар һаман шул ук, нәрсә ашыйсың, ничек яшисең, дип беркем дә кызыксынмый. Шулай да мәктәптә укучы балаларга көненә 150 грамм ипи бирә башлыйлар. Билгеле инде, укыган көннәрдә, озын тәнәфес вакытында, өсләренә кияргә киемнәре булмаган балалар да яланөс килеп, ипи ашагач, Сталинны мактап: «Без Совет иленең бәхетле балалары», - дип җырлый иде:
Мылтык атарга оста мин,
Бик күп тордым
постта мин.
Син яшәсәң, без яшәрбез,
Мәңге яшә, Сталин!
Без, чыннан да, үзебезне бик бәхетле санадык. Капиталистик илдә яшәүче мескен Америка балаларын кызгана-кызгана, бакча артындагы аланда әнис үләннәрен ашап бетерә идек, аннары кәҗә сакалы, татлы тамыр, ашарга яраклы нәрсә туры килә - берсен дә калдырмый идек. Соңрак колхоз басуында борчак кузаклары җитешә башлый, әмма аны саклыйлар иде. Шалашлар ясап, Хәсән исемле бер бәләкәй генә карт саклап ята, кайвакыт атлы җайдаклар да була иде.
Ниһаять, урманда шомырт пешә! Монысыннан инде беркем дә кумый, әмма урманга бару өчен ун чакрым җир узарга кирәк.
1948 елның җәйге бер матур көнендә без - малайлар, кызлар Тулбай урманына шомырт җыярга киттек. Кем чиләк, кем кәрҗин алган. Шомырт җыйганда чиләкне яулык яки бау белән муенга асалар. Әле анда шомырт агачын табарга, буй җитмәсә, агачка менәргә кирәк. Өстә бер кат күлмәк-ыштан, яланаяк, яланбаш.
Бер урында шомырт агачы табып, җыя гына башлаган идек, кинәт балалар чыр-чу килә башлады, якынрак барсак: «Галимәне елан чакты», - диләр. Ауган юкә агачы булган, Галимә шул агач өстенә басып, шомырт җыйган. Агач астында яткан елан чагып, кызның баш бармагы арасын тешләгән. Без барыбыз да - бала-чага: кемгә - ун, кемгә - тугыз, ә елан чаккан Галимәгә сигез яшь. Шулкадәр чибәр, сөйкемле кыз безгә бик кызганыч булды. Ул үлән өстендә ята, аңын да җуя башлады. Арадан кайсыдыр, «жгут» салырга кирәк, диде. Кемнеңдер чиләк аскан нечкә бавы табылды, тезнең өске ягына бау бәйләдек, янәсе, елан агуы тәнгә таралмасын. Кемдер, бау буш дип, агач белән боргычларга кереште. Ә Галимә берни дә белми ята...
Юлдан «уф алла» арбасына утын төягән бер хатын кайта. Аңа хәлне сөйләп биргәч, Галимәне утын өстенә салып, без арба тартып юлга чыктык. Беребез арба тарта, икенчебез, төшеп китмәсен дип, Галимәне тотып кайта. Урыс авылының янгын сүндерү сараена кайтып җиткәнче дүрт сәгатьләп вакыт узгандыр. Аннары ат җигеп, өч чакрым ераклыктагы Күскәй больницасына барып җитәргә кирәк. Димәк, Галимәнең аягында биш сәгать кан йөрми тора.
Барып керү белән, врачлар «жгут»ны чишәләр, укол да бирәләр, әмма ике көннән Галимәне Урыс авылы зиратына алып кайтып җирләргә туры килә...
Шуннан соң җитмеш ел вакыт узды. Галимәнең чибәр йөзе, акыллы күзләре һаман күз алдымда... Кайчак аның үлемендә үземнең дә гаебем бар кебек тоям. Нихәл итәсең, ул чакларда ашарына булмыйча ачка үлгән бер Галимә генә түгел иде шул. «Тамак тәмугка кертер» дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Габделхәй САЛИХОВ,
пенсионер.
Түбән Кама шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: