Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бердәмлектә көчле без

«Берегиня» пенсионерлар клубы ике зур чара уздырды. Беренчесе – клуб әгъзалары һәм «Шанс» иҗат төркеме белән берлектә Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йортында концерт.

Чарада рус, татар, казах, украин һәм чегән милләте мәдәниятләре, гореф-гадәтләре белән таныштырдык, аларның җырларын, биюләрен башкардык. Илсөяр Җаббарова оста итеп татар биюен башкарганда, аңа кушылып биючеләр булды. Залда милли киемнән килүчеләрне күрү бик тә күңелле иде. Галина Прокофьева чегән биюен башкарды, киемен дә үзе теккән. Концерт тәмамлангач, төрле милләт ашлары белән сыйланып, чәй эчтек. 
«Шәфкатьлелек» үзәгенең сәнгать җитәкчесе Галина Сабирова чакыруы буенча, анда да барып концерт куйдык. Чара шулай ук Олег Корнилов җитәкләгән «Шанс» иҗат коллективы чыгышлары белән үрелеп барды. Кичәне баянчы һәм җырчы Нургали Дәүләтшин ачып җибәрүе ямь өстәде. 
Бу юлы «Шәфкатьлелек» үзәгендәге дәваланучылар арасында берьюлы алты пар бар икән. Шәһәрнең ЗАГС бүлегеннән аларны котларга килделәр, бүләкләр тапшырып, актлар китабына имзаларын куйдырдылар. 
Розалия һәм Марс Мукасеевларның бергә тормыш итүләренә 43 ел тулган. Аларны әниләре таныштырган икән. Гаилә ике кыз тәрбияләп үстерә, хәзер өч оныклары һәм ике торыклары бар. Ләйлә һәм Шәйхраза Җамалетдиновлар – икесе дә хезмәт ветераны. Гомер итүләренә 65 ел тулган. Мәхәббәт җимешләре – ике уллары һәм кызлары – хәзер үзләре дә әби белән бабай. Җамалетдиновларның бер-берсенә булган мәхәббәте әле дә күренеп тора. Гөлчәчәк һәм Нургаяз Садыйковлар тормыш юлыннан  31 ел бергәләп атлый. Алар эштә таныша. Бер уллары һәм кызлары бар, ике оныклары тормышларын ямьләндереп тора. Галина һәм Иван Батиннар 1978 елда язылыша, ә Нәкыя һәм Рәвхат Галимовларның тормыш коруларына 44 ел тулган. Флария һәм Мөхәрләм Гыйлаҗевлар күптән түгел алтын туйларын билгеләп үткән. Алар ике уллары, биш оныгы һәм торыгы белән горурланып яши. 
«Берегиня» клубы әгъзалары бу күркәм гаиләләрне чын күңелдән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерде. Җырларыбыз, биюләребез, шигырьләребез аларга багышланган иде. Олег Корнилов та тамашачы күңелен яулады. Һәр җырына шаулатып кул чаптылар, кушылып җырладылар, биеделәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Сафиуллин хатыны Элиза белән залны кабындырып, йөрәкләрне җилкетеп җырладылар. 
Ял итүчеләр рәхмәтләрен белдерде. 91 яшьлек ветеран Миңнеәхмәт Фәхретдинов «мондый концерт күргән юк иде әле» диде. Бергәләп фотога да төштек. Безнең коллективка мондый бәя бирү күңелләргә рәхәтлек иңдерде.
Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» клубы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X