Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бер яманның бер яхшысы

Безнең Вахитов урамындагы 8/14нче йортта соңгы вакытта кайнар су юк, чөнки җылылык торбаларын алыштыралар. Көненә икешәр-өчәр мәртәбә коенып чыгасы килгән бу эссе көннәрдә кайнар сусыз читен булса да, ул ремонт эшләренең уңай ягы да булды әле. Ник дисәгез, траншеялар казып, торбаларны алыштыра башлагач, ишегалдына автомобильләр керә алмаслык итеп вакытлы «шлагбаум»нар...

Безнең Вахитов урамындагы 8/14нче йортта соңгы вакытта кайнар су юк, чөнки җылылык торбаларын алыштыралар. Көненә икешәр-өчәр мәртәбә коенып чыгасы килгән бу эссе көннәрдә кайнар сусыз читен булса да, ул ремонт эшләренең уңай ягы да булды әле.
Ник дисәгез, траншеялар казып, торбаларны алыштыра башлагач, ишегалдына автомобильләр керә алмаслык итеп вакытлы «шлагбаум»нар куйдылар. Шуңа күрә, бу арада ишегалдыбыз тыныч, башка вакытта аны кыргый стоянкага әйләндереп, подъездлар каршына үтеп йөри алмаслык итеп шыплап тутырган машиналардан, вакытлыча гына булса да, котылдык. Менә шулай, бер яманның бер яхшысы, дигәндәй, бу көннәрдә кайнар сусыз түзәргә туры килсә дә, аның каравы, ишегалдын баскан машина явыннан бераз ял итү мөмкинлеге туды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев