Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бер көн өчен...

Искечә Яңа ел узгач, шәһәр йортларының ишегалларында чыршылар күренә башлый. Юк, алар үсеп чыкмыйлар, аларны шул йортларда яшәүчеләр квартирларыннан чыгарып ыргыта. Чыннан да, бәйрәм күрке булып, өйләрне бизәп торган бу урман гүзәлләре ишегалларын бер дә бизәми шул инде. Иң аянычлысы, ел саен һаман бер балык башы булса да, әлеге вәхшилеккә...

Искечә Яңа ел узгач, шәһәр йортларының ишегалларында чыршылар күренә башлый. Юк, алар үсеп чыкмыйлар, аларны шул йортларда яшәүчеләр квартирларыннан чыгарып ыргыта.

Чыннан да, бәйрәм күрке булып, өйләрне бизәп торган бу урман гүзәлләре ишегалларын бер дә бизәми шул инде. Иң аянычлысы, ел саен һаман бер балык башы булса да, әлеге вәхшилеккә бернинди чара күрелми. Югыйсә, бер көнлек бәйрәм өчен ясалма чыршылар да әйбәт. Ә монда, шәһәрнең бер ишегалдында аунаучы чыршылардан чыгып фикер йөрткәндә генә дә, ничә гектарлы урман харап ителгән дигән нәтиҗәгә киләсең. Бер куандырган нәрсә: ул да булса, шул урман гүзәлләре яңа ел бәйрәме көннәрендә күпме бала-чаганың күңелендә бәхет-шатлык хисләре тудыргандыр?..

Ярар, алары ичмасам бәйрәмдә кемнәрнедер куандырган дип тынычланыйк. Ә менә беркөнне, базар яныннан узып барганда, шунда чәчелеп ятучы күп санлы яшел чыршыларны күргәч, шаккаттым. Яңа ел алдыннан кешеләргә сатылмый калган чыршылар инде болар. Алыпсатар аларның бәясен бәйрәм алдыннан шактый югары куйгандыр әле. Ә хәзер, әнә, поты - бер тиен, дигәндәй, беркемгә дә кирәк түгел.

Ул чыршыларны алыпсатарлар аша түгел, ә һәркемгә бер я ике чыршы исәбеннән, питомниктан барып алышлы итеп оештырсалар, бәйрәмдә дә файдаланылмаган килеш, турыдан-туры свалкага күчүче чыршылар булмас иде, минемчә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев