Туган як

Бөек Ватан сугышы вакытындагы Суслонгер лагере турында язма

Илгиз Хәеркәевка Мәскәүдән поезд белән кайтканда, Ворошиловның Суслонгерда булганын күргән кеше белән очрашырга туры килә. Сүзне озакка сузып тормый гына, эшнең асылына тукталыйк.

Илгиз абыйның купе күршесе ул вакытта урман буенча ниндидер җитәкче була һәм Ворошиловны каршы алуда катнаша.

Берәүнең бәхетсезлеге булса да, Суслонгерда михнәт чигүчеләрнең бәхетенәдер бәлки, Мари республикасында (тик бу мәгълүмат төгәл түгел) военком белән бер депутат чәкәләшә. Нәрсә бүлешкәннәрдер, анысы бәхәссез. Ә военком сугыш чоры законнарын сылтау итеп, теге депутатны Суслонгерга илтеп тыга. Депутатның мондагы хәлләрне күреп, чәчләре үрә тора һәм Мәскәүгә хәбәр юллый. Закон буенча, депутатның хатларын ачып укырга ярамый, һәм ул шунлыктан гына мондагы хәлләрне Ворошиловка җиткерә ала... Бу хәл ни дәрәҗәдә дөреслеккә якындыр, әле тагын бер фараз бар. Суслонгерда михнәт чигүче солдат могҗиза белән лагерьдан чыгып кача алган һәм мондагы газаплар турында әтисенә сөйләгән. Ә әтисе легендар халык комиссары Климент Ворошиловның танышы була һәм бу хакта аңа җиткерә.

Тик миңа һаман әле бер нәрсә аңлашылып җитми. Суслонгердан бит сугышка солдатлар китми тормаган, киткән. Аларның берсе булса да сугыштан хәбәр язмый калмагандыр. Тик нигәдер ике елдан артык чара күрелмәгән. Димәк, совет солдатларының сугыштан тыш кырылуы да, кемнәргәдер кирәк булган дип уйларга нигез бар . Ә монысы әле дә Суслонгер фаҗигасенең бер табышмагы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: