Туган як

Батырлык – мәңгелек!

..Ык буендагы ерак басуда чәчү җирен тырмалап йөргән үсмерләр, томырылып килгән җайдакны күреп, шомланып туктап калалар. Якынрак килгәч, ат башындагы егетнең «Җиңү, җиңү!» дип кычкыруын ишетәләр.

Ул көнне Яхъя басудан иртәрәк кайта, өенә йөгереп кереп, әнисенә шатлыклы хәбәрне җиткерә. Тик әнисе елап җибәрә:

– Җиңү дә җитте, улым, тик әтиең кайтмас инде, өч ел бер хәбәре дә юк бит...

Минем бабай Вагыйзь Маликовка 1941 елның сентябрендә Мөслим районы хәрби комиссариатыннан повестка килә. «Запасной полк»ка – меңнәрчә татар-башкорт, мари-мордва каһәрләгән Суслонгерга эләгә ул. Анда булачак солдатларның нинди газаплар күрүләре турында күп язылды, шуңа кабатланмыйм. Тик әбием истәлекләре буенча, бер хатында: «Тизрәк фронтка җибәрсеннәр иде. Анда хет икмәккә туеныр идек», – дип язган була бабай.

1942 елның язында аларның командасы 66 нчы удар армиянең 299 нчы укчы дивизиясенең 456 нчы полкы составында Волхов фронтына җибәрелә. Ленинград блокадасын өзү максатыннан, Кызыл Армия гаскәрләре башлаган һөҗүм операциясе уңышсыз була. Сазлыклар арасындагы калкулыкларда көчле оборона ныгытмаларында фашистлар пулеметлардан безнең солдатларны сафтан чыгарып баралар. Кемдер чолганышта кала (нәкъ шул җирләрдә герой-шагыйрь Муса Җәлил дә яраланып әсирлеккә эләгә), кемдер каты җәрәхәтләнеп, тылга озатыла. Вагыйзь бабайның соңгы хаты эвакогоспитальдән килә. «Память народа» электрон сайты мәгълүматлары буенча кызылармияче В.Маликов дәвалангач, Тверь райвоенкоматыннан фронтка җибәрелә һәм 1942 елның октябрендә хәбәрсез югала. Дүрт баласы ятим кала...

Казан университетында укыганда, 3 ел рәттән, «Кар десанты» дип аталган эзтабарлар отряды составында Смоленск, Волгоград һәм Белоруссия якларында Татарстаннан оештырылып җибәрелгән хәрби частьләр тарихын өйрәндек. Архив документлары белән танышканда, ерак хуторларда ташландык каберләр һәм обелискларда һәлак булганнар исемлеген һәрчак йөрәгемдә ниндидер дулкынлану белән укый идем – ә бәлки, таныш фамилия очрар? Юк, өметем акланмады. Ә бабам турында мәңгелек истәлек булып исеме әтиемә, миңа, оныкларга фамилия булып күчте.

Әниемнең әтисе Бөек Ватан сугышына кадәр үлә. Ә менә Маһинур әби апасы Бәдринур белән 1941 елның башында вербовка буенча Ленинградка кирпеч заводына эшкә китәләр. Сугыш башланып күп вакыт та үтми, блокада да калалар. Ачлык михнәтен күп кичерергә туры килә аларга. 1942 елның кышында Ладога күле аша «Яшәү юлы»ннан эвакуацияләнәләр. Аннары айдан артык төрле поездларда Татарстан ягына юлга чыгалар. Маһинур әби туган ягы Актанышка кайтып җитә алмый, поездда каты авырып, Удмуртиянең Камбарка больницасында мәрхүм була. Бәдринур әби ул турыда болай сөйли иде: «Блокададан чыкканда, шыр сөяккә калган идек. Поездда безне кызганып, өстенә маргарин ягылган ипи бирделәр. Әз-әзләп ашарга куштылар. Тик ярты ел ач торган кешеләргә тыелу бик кыен иде. Шуның аркасында күп халык кырылды...

Шулай итеп, сугыш бер гаиләне дә читләп узмый. Инде алтмышынчы еллар уртасында, мин мәктәпкә йөри башлаганда, авылда аксак-кулсыз ветераннар күп иде. Әлегә кадәр бер аяклы һәм агач протез кигән укытучы Сәет абыйны хәтерлим. Авылның ерак башыннан ул аксый-аксый дәресен үткәрергә килә иде... Сугыш турында сөйләргә яратмый, «Үскәч үзегез аңларсыз әле», – дип җавап кайтара иде. Әлбәттә, туганнар арасында Бөек Ватан сугышыннан хәрби бүләкләр белән исән килеш кайтучылар да булды. Әтиемнең икетуган абыйсы Сәхәбетдин Садри бабай өч ел элемтәче булып хезмәт иткән, медальләре күп иде. Ә кодабыз Фәйзелгаян Манихов разведчик булган, батырлыгы өчен I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Хәзер инде алар вафат.

Быел бөек Җиңүгә 75 ел тулу юбилеен бәйрәм итү билгеле сәбәпләр аша күчерелде. Ел саен «Үлемсез полк» маршында без сугышта катнашкан һәм һәлак булган бабайларыбызны искә ала идек. Быел 9 май көнне урамга чыгып булмаса да, аларның Георгий тасмалары белән бизәлгән портретларын түргә урнаштырдык. Батырлык – мәңгелек, шуны онытмыйк, туганнар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: