Туган як

Барысына да өлгерәбез

Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Тәгъзимә Садыйкова җитәкчелегендә, Россия пенсионерлар берлегенең җирле оешмасы февраль аеннан башлап, өлкән яшьтәгеләрне компьютерда эшләргә өйрәтә башлады. Бүгенге көндә 24 төркемгә берләшеп, барлыгы 430 пенсионер бу өлкәдә үз белемен арттыра. Безнең төркемдәге 17 кеше, компьютер белеменә өйрәнү өчен, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама...

Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Тәгъзимә Садыйкова җитәкчелегендә, Россия пенсионерлар берлегенең җирле оешмасы февраль аеннан башлап, өлкән яшьтәгеләрне компьютерда эшләргә өйрәтә башлады. Бүгенге көндә 24 төркемгә берләшеп, барлыгы 430 пенсионер бу өлкәдә үз белемен арттыра.

Безнең төркемдәге 17 кеше, компьютер белеменә өйрәнү өчен, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалына йөрибез. Биредә безне беренче көнне үк ачык йөз белән каршы алдылар. Филиал директоры Илсөяр Мезикованың, урынбасары Лилия Архипованың һәрдаим игътибарын тоябыз. Укытучыбыз Наталья Токаловадан да бик уңдык. Белемле, түземле, вакытын кызганмыйча аңлата.

Мин үзем уку башлаганда язу машинкасында да баса белми, шунлыктан компьютерга тотынырга куркып тора идем. Хәзер инде «мышка»ның да, клавиатураның да нәрсә икәненә төшенеп, Интернетка һәм сайтка керергә өйрәнеп киләбез. Текст язу, электрон таблицалар төзү, рәсем ясау программаларын да үзләштердек. Һәрберез аерым компьютерда эшли. Түбән Кама сайтына кереп тә, шактый кызыклы мәгълүмат табабыз.

Компьютерга өйрәнү белән генә чикләнмибез. Шул ук өченче буын университеты программасы нигезендә, сәламәтлекне ныгыту төркемнәрендә дә йөрибез.

Минем җитәкчелектәге «Берегиня» клубы әгъзалары 2нче мәктәпнең спорт залында һәм агропромышленность колледжының тренажерлар залында шөгыльләнә. Шулай ук, «Берегиня» клубындагылар Г.Тукай исемендәге китапханәгә төрле кичәләргә йөриләр. Быел гына инде өченче мәртәбә очраштык.

Февраль азагында кыш белән саубуллашу кичәсе оештырып, «Кемнең коймагы тәмлерәк» дигән конкурс үткәрдек. Беренче урынны пенсионер Мария Федорова алды.

«Әйдәгез әле, әбиләр, үзегезне күрсәтегез» кичәсендә җиде төрле конкурс кына уздырдык. Кул эшләре (бәйләнгән, чигелгән һ.б.) буенча беренче урын - Флүзә Хәйруллинага, икенче урын Раиса Фәтхетдиновага бирелде. «Аш хәзерләү осталыгы» конкурсында жюри беренче урынны Мария Федоровага бирде. Икенче урында «Дракон» салаты хәзерләп килгән Дания Мансурова булды.

Безнең пенсионерлар «Альфа», «Дискоцентр» һәм «Титан» клубларында уздырыла торган очрашуларда да катнашалар. Ул клубларда кичәләр бик күңелле үтә. Аннан чыкканда үзеңне яшәргән кебек хис итәсең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: