Туган як

Барысы өчен үрнәк алар

Казанга эш белән барган көннәрдә якташыбыз, Ташлык авылы егете Алмаз Хәмзиннең иҗат кичәсендә булу бәхетенә ирештем. Габдулла Тукай исемендәге филармония залы шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк иде. Залның искиткеч матур бизәлеше, бәйләм-бәйләм чәчәкләр, танылган артистларның юмор белән тулган чыгышлары, фойедагы халыкның Алмаз Хәмзин белән фотога төшү өчен чиратка...

Казанга эш белән барган көннәрдә якташыбыз, Ташлык авылы егете Алмаз Хәмзиннең иҗат кичәсендә булу бәхетенә ирештем.
Габдулла Тукай исемендәге филармония залы шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк иде. Залның искиткеч матур бизәлеше, бәйләм-бәйләм чәчәкләр, танылган артистларның юмор белән тулган чыгышлары, фойедагы халыкның Алмаз Хәмзин белән фотога төшү өчен чиратка тезелеп басуы - барысы да истә калырлык вакыйга булды. Халкымның иҗат кешесен шулай зурлый белүенә горурланып йөрдем.
Алмазны республикада белмәгән кеше аздыр. Әмма сүзем, гомумән, Хәмзиннәр гаиләсе турында булыр.
Мин бу гаиләне 40 елдан артык беләм. Иң өлкәннәре Мәликә әби булды. Ул беркайчан да автобусларга утырып йөрмәде. Балаларының, оныкларының хәлен белергә шәһәрнең бер башыннан икенче башына җәяү йөрде. 100 яше тулган көнне барыбызны да табын янына җыйды, басып, һәр баласы турында аерым-аерым кызык итеп сөйләп бирде. Ул көнне без аның хәтере яхшылыгына, сөйләү осталыгына таң калган идек.
Ял көннәре якынлашса, Наил абый белән Разия апа, кулларын каш өстенә куеп, капка төбендә балаларын яки кунак көтәләр иде. Ә кайтучыларның исәбе-хисабы юк. Өй эченә генә түгел, ишегалдына да сыеп бетәрлек булмый иде.
Бу гаиләдә дүрт егет үсте. Казанда укыган чакта ук бу туганнардан беренче булып Айрат белән танышкан идем. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Өч баласын ятим калдырып, яшь килеш фаҗигале төстә гүр иясе булды. Өч бертуган - Алмаз, Азат, Айдар - бер йодрык булып, дус-тату яшиләр. Алар кебек туганнар адым саен очрап тормый. Мәрхүм туганнары Айратның гаиләсенә дә һәрдаим ярдәм итеп торалар.
Төп нигездә, барысына да терәк булып, барысын бергә җыеп, төпчек энеләре Айдар яши. Хатыны Илүзә белән алар Наил абый белән Разия апаны озак еллар кадер-хөрмәттә яшәтеп, соңгы юлга озаттылар. Илүзә турында аерым сөйлисе килә. Кайчан барып керсәң дә, йөзе якты, өстәл тулы сый-хөрмәт, һәркем өчен ишеге ачык аның. Кайбер хатын-кыз төн йокыларын йокламыйча ирен карап үстергән биана-биатасын хөрмәт итми, бөтенләй аралашмаучылар да бар. Үзенең ашаган савытына пычрак тутырып яшәүче андый елак-сытык хатыннарга Илүзәне маяк итеп куярлык.
Гомумән, Хәмзиннәр барысы да - башкаларга үрнәк кешеләр. Алар гаи-ләләре өчен, хатыннарын, балаларын бәхетле итү өчен барысына да әзер.
Иҗат кичәсендә Алмаз:
«Әтием кебек, мин дә ба-лаларыма үрнәк була алсам иде, дип теләдем», - диде. Аның сүзләрен куәтләп кызы Алия: «Әтием, мин сине бик яратам. Синең белән горурланам», - диде. Әти кешегә моннан да зур бәя бирү мөмкин дә түгелдер.
Бу күркәм туганнарга киләчәктә дә сау-сәламәт булып, бәхетле тормышта пар канатлар булып озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын иде.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: