Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Барыр юлларыгыз якты булсын

Мәктәп, мәктәп... һәр кеше өчен дә кадерле, изге булган сүзләрдер бу. Чөнки бу тормышта һәркем «мәктәп» дигән олы тормыш баскычын уза. Балалык, яшүсмер еллары, беренче тәҗрибә туплау да мәктәптә уку чорына туры килә. Ул елларны күңелле һәм нәтиҗәле итеп үткәргән кешеләр олы тормыш юлына аяк баскач та югалып калмый, үз...

Мәктәп, мәктәп... һәр кеше өчен дә кадерле, изге булган сүзләрдер бу. Чөнки бу тормышта һәркем «мәктәп» дигән олы тормыш баскычын уза. Балалык, яшүсмер еллары, беренче тәҗрибә туплау да мәктәптә уку чорына туры килә. Ул елларны күңелле һәм нәтиҗәле итеп үткәргән кешеләр олы тормыш юлына аяк баскач та югалып калмый, үз сукмакларын, үз юлларын таба ала. Чөнки мәктәптә алынган белем һәм тәрбия балага гомерлек юлдаш, маяк, нигез ташы була... Миңа Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә узган чыгарылыш кичәсендә катнашырга туры килде.
Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән залда утырам. Каршымда алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар - бары яхшылыклар гына көтүче чыгарылыш сыйныфлары укучылары. Күзем балаларда... Моңсу миңа, чөнки гимназияне тәмамлаучы 43 бала бүген олы тормыш юлына тәүге адымнарын ясарга әзерләнә.
Әле кайчан гына нәни кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасын атлап кергән сабый балалар инде зур егетләр һәм кызлар булып өлгергән. Аларны алда күп тормыш сынаулары көтә. Әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән хушлашу көне аларны да дулкынландыра. Сөенеп тә утырам, чөнки минем каршымда милләтебезнең киләчәге, 11 ел дәвамында гимназиядә заманча белем һәм милли тәрбия алган, республикабызның данын күтәрергә сәләтле яшьләр. Сүзләрем нигезле. Алар арасында 11 медалист! Бу 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча иң күп медаль алучы уку йорты! Сыйныфлары белән сәләтлеләр: спортта да, сәнгатьтә дә, укуда да гел алдынгы булдылар.
Әйе, аларның һәрберсе бер хәзинә, һәрберсе бер табыш иде.
Язмамның ахырында гимназия укучыларына һәм шәһәребезнең быел мәктәпне тәмамлап чыгучы балаларына иң изге теләкләремне җиткерәсем килә. Балалар, барыр юлларыгыз якты, теләкләрегез изге булсын! Алдыгызга куйган максатларыгызга ирешегез. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, ныклы адымнар белән алга баруыгызны телим. Дәүләтебезнең, милләтебезнең ныклы терәге булыгыз.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев