Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бар икән күрәселәр!

Депутатлар урамда тәмәке тартуны тыя торган закон чыгарганнар, ди түгелме соң? Димәк, хәзер урамда ике кулын кесәсенә тыгып, тәмәке пошкырдатып йөрүчеләргә рәт бетәчәк. Закон буенча, тәмәке тартучылар өчен махсус урыннар булдырырга тиешләр, акчасын төтенгә туздыручылар шул урында гына көйрәтергә тиешләр икән. Кызык булып китте әле. Күз алдыма килде: тәмәке тартырга...

Депутатлар урамда тәмәке тартуны тыя торган закон чыгарганнар, ди түгелме соң? Димәк, хәзер урамда ике кулын кесәсенә тыгып, тәмәке пошкырдатып йөрүчеләргә рәт бетәчәк. Закон буенча, тәмәке тартучылар өчен махсус урыннар булдырырга тиешләр, акчасын төтенгә туздыручылар шул урында гына көйрәтергә тиешләр икән. Кызык булып китте әле. Күз алдыма килде: тәмәке тартырга теләүчеләр махсус урын эзләп урам буйлап чабышалар. Әле моңа кадәр бәдрәф кенә эзлиләр иде (чөнки алары шәһәребездә гүпчим дә юк)...
Бу яңалыкны ишетүгә, телевизордан, вакытлы матбугаттан ышанычлырак хәбәр булмасмы дип көткән идем дә, алай сүз әйтүче булмады. Ә интернетта бу хакта кызу бәхәсләр дәвам итә. Тәмәке тартуны тыйдылар, дип тартучылар сафы кимемәс, билгеле. Әле салгаларга яратучылар өчен, аеруча акчасы җитмәгәнгә «фанфурик»ка өстенлек бирүчеләргә сөенечле хәбәр: 9 октябрьдән «легендар» «Боярышник» төнәтмәсен сату тыелмаячак. Бу - сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр кулланып агуланучылар санын күпкә арттырачак. Кесәсе такыр булган гади ир заты, кибеттә фәлән йөз сум торган аракыны алганчы, шул "фанфурик"ны әллә ничәне алып эчәчәк. Агулануын, үлүен уйлап торамы инде ул, йә?..
Алда телгә алынган закон үтәлерме, әллә башка бик күпләре кебек кәгазьдә генә калырмы - анысын киләчәк күрсәтер...
Исегездә булса, тәмәкечеләргә каршы көрәш 2013 елда ук башланган иде. Иң беренче эш итеп, мәктәпләрдә, уку йортларында, кибетләрдә, дәваханәләрдә тәмәке тартуны тыйдылар. Ә инде барлы-юклы бер ел вакыт узуга, тартуны тыйган урыннарга вокзал, поезд, һәм ресторан-кафелар өстәлде. Элегрәк төшерелгән киноларда тәмәке тарту күренешләре булса, аны каплаган булып кыландылар.
Закон бозучыларга 3 мең сумга кадәр штраф түләү куркынычы янаса да, законны санга сугучы юк. Элек ничек тарткан булсалар, хәзер дә нәкъ шулай ук төтәтәләр.
 
Энҗе ГАЛИЕВА
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X