Туган як

Баламның баласы балдан татлы...

«Үз балагызны үзегез карагыз, безгә беркем дә булышмады», дигән әби-бабайларга исем китә. Авылда яшәп тә, оныкларын кайтартуга теш-тырнаклары белән каршы алар, югыйсә, пенсиядә өйдә яталар бит инде. Тормышыбызның бөтен яме, тәме - балаларыбызда, оныкларыбызда бит, шулар өчен яшәргә кирәк. Алар бит безгә яшәү дәрте бирәләр. Ирем хәрби хезмәттә булганлыктан, үзебез...

«Үз балагызны үзегез карагыз, безгә беркем дә булышмады», дигән әби-бабайларга исем китә. Авылда яшәп тә, оныкларын кайтартуга теш-тырнаклары белән каршы алар, югыйсә, пенсиядә өйдә яталар бит инде. Тормышыбызның бөтен яме, тәме - балаларыбызда, оныкларыбызда бит, шулар өчен яшәргә кирәк. Алар бит безгә яшәү дәрте бирәләр.
Ирем хәрби хезмәттә булганлыктан, үзебез дә әти-әнидән еракта яшәдек. Хәзер инде балаларым да әтиләре юлын сайладылар: кызыбыз - Мәскәүдә, улыбыз Мәскәү янындагы Норофоминскида. Еракта яшәгәч, балаларны да, оныкларны да еш күреп булмый. Шуңа да, оныклар кайта дип, җәйне көтеп алабыз. Үз балаларыбызны да ул кадәр яратмаганбыздыр. Оныкларның «әбикә», «бабай» диюләре генә дә ни тора! Лилиана белән Алексей исемле алар минем.
Оныгыма бөтен нәрсә дә аллергия биргәч, кәҗә сөте кирәк булды. Кәҗә тота башлавыма биш ел инде. Җәйнең һәр көне иртәнге парлы кәҗә сөте эчерүдән башлана. Тәмле исләр таратып, мичтә коймак пешерәм. Авыл миченең нәрсә икәнен белсеннәр дип. Алар әле, «это деревенский камин», дип тә әйтеп куялар.
Ирем белән бергәләп, оныкларга татарча сүз-ләр өйрәтергә тырышабыз. Ашап туйгач - «рәхмәт, тәмле булган», ә мунчадан соң, «рәхмәт мунча хөрмәтенә» дип әйттерәбез. Инде кызыбыз татарча саный да башлады.
Кәҗә тоткач, аны карыйсы да, яланга алып чыгып, үлән ашатасы да бар бит әле. Быел бигрәк тә, чөнки дүрт бәрән китерде. Оныкларымны да кәҗә көтәргә алып чыгам. Алар өчен поход була инде ул. Походка Аты тау башына менәбез. Анда инде футбол, качышлы һ.б. уеннар уйнап, үлән кертләүче кәҗә бәтиләре белән мәж киләбез. Кәҗә бәтиләренең барысына дә исемнәр куштылар. Арып-талып уйнагач, аппетитлары ачыла, тау битендә утырып рәхәтләнеп ашыйбыз, авылны күзәтә-күзәтә. Үземә дә бик яхшы зарядка була бу.
Походта йөреп кайту белән генә эш бетмиәле, бакча көтә. Бакча утаганда аларны ияртәм дә, чүп үләннәре белән таныштырам, утарга өйрәтәм. Ә бабай инде печән әйләндерергә, сәнәк тотарга өйрәтә һәм малайга инструментлар, аларны ничек дөрес кулланырга икәнен сөйли.
Кич якынлашып, кәҗә саугач (быел алты яшьлек кызыбыз да кәҗә савырга өйрәнде), өй артында ял итеп утырабыз. Тик тынычлап ял итәрмен димә, нинди дә булса уен уйлап табалар.
Бабай мунчаны ягып өлгерткәч, юынырга алып керәм үзләрен. Монда юынып чыгу гына түгел, хуш исле каен себеркесе белән чабынырга да өйрәтәбез. «Балакайларым исән булсыннар, таза булсыннар», дия-дия укып чабам шуларны рәхәтләнеп.
Мунчадан соң инде, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатам алтын күкәйләремне (әти безгә шулай дия торган иде, мәрхүм).
Авылда яшәп тә, иркен йортларында оныкларына урын тапмаган кешеләрдән йөз, мең мәртәбә бәхетлегә саныйм үземне. Алда язганымча, алар белән рәхәт. Яшермим, оныклар карап арыган чакларым да була, ә шулай да күңелгә рәхәт. Ничек рәхәт булмасын, шикәрләрдән тәмле, балдан татлы шул баламның балалары.
Ирина САДЫЙКОВА.
Олы Аты авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: